Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында балалар өчен наркотикларга каршы акция үткәрелде

Бүген Базарлы Матакның үзәк ял паркында "Без наркотикларга каршы! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" дигән акция булды. Ул 26 июньдә билгеләп үтелүче Наркоманлыкка һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде. Чарада мәктәп балалары, укытучылар, медицина, полиция хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. -Әлеге датаны бәйрәм дип атау кыен. Бу - планетада,...

Бүген Базарлы Матакның үзәк ял паркында "Без наркотикларга каршы! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" дигән акция булды. Ул 26 июньдә билгеләп үтелүче Наркоманлыкка һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде.

Чарада мәктәп балалары, укытучылар, медицина, полиция хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты.

-Әлеге датаны бәйрәм дип атау кыен. Бу - планетада, җәмгыятьтә наркотиклар таралуга каршы көрәшкә тормышларын багышлаган., әлеге проблеманың бөтен катлаулылыгын аңлаучы кешеләрнең теләктәшлеге көне,-диде алып баручы Илфат Кыямов.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина укучыларга һәм ата-аналарга наркоманлыкны кисәтү, балаларны суицид ише хәвефтән саклау турында республика медицина профилактикасы үзәге чыгарган белешмәлек һәм брошюралар таратты.

Табиб-нарколог Марат Назаров наркотикларның куркыныч асылы хакында сөйләде.

-Кайберәүләр, бер генә татып карыйм да, аннан соң якын да килмим, дип фикер йөртәләр. Әмма, балалар, наркотикларның бөтен мәкере дә шунда - бер тапкырдан соң аннан баш тарту бик авыр. Күпләр әнә шулай үзләре дә сизмәстән наркотикка коллыкка төшәләр,-ди табиб.- Шуңа күрә аң һәм уяу булырга, наркотикларның берниндиен дә татып карамаска кирәк. Үзегез генә түгел, дусларыгызны да бу афәттән сакларга тырышыгыз.

Район эчке эшләр бүлекчәсенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе начальнигы Алексей Савинов та үз чыгышында балаларны наркотиклардан ерак йөрергә өндәде:

-Сезнең бөтен тормышыгыз алда. Наркотикларга язмышыгызны җимерергә юл куймагыз. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, спорт белән шөгыльләнегез. Моның өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. Тиздән бассейн да төзелеп бетеп файдалануга таапшырылыр. Сәламәт тән һәм сәламәт акыл кешегә алга куйган барлык бурычларын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә,-диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова шулай ук балаларны наркоманлык, эчүчелек, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрне үз итмәскә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды, җәйге каникулларда рәхәтләнеп ял итүләрен, саулыкларын ныгытуларын теләде.

Акциядә Борискино урта мәктәбенең "Мөстәкыйль балалар" отряды чыгыш ясады. Ә Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән флешмоб күрсәтте.

Аннан соң паркта балалар уеннары башланды.

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында бүген наркотиклар кулланган 12 кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев