Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елны иң якыннар белән каршылыйбыз

Менә көтеп алган иң күңелле бәйрәмебез - Яңа ел да килеп җитте. Иртәгә иң якын кешеләребез белән бәйрәм табынына утырып, Яңа 2017 елны каршы алачакбыз. Ә сез Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз? Ирина Мамбетова, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы: -Безнең җирлек шактый зур - дүрт торак пунктны берләштерә....

Менә көтеп алган иң күңелле бәйрәмебез - Яңа ел да килеп җитте. Иртәгә иң якын кешеләребез белән бәйрәм табынына утырып, Яңа 2017 елны каршы алачакбыз. Ә сез Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз?

Ирина Мамбетова, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең җирлек шактый зур - дүрт торак пунктны берләштерә. Һәр авылда халык, шөкер, Яңа елны иминлек, күңел күтәренкелеге белән каршылый. Әхмәт авылында бүген, Чуаш Кичүендә иртәгә мәдәният йортларында Бал-маскарадлар узачак. Анда яше-карты чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачар, бәйрәм итәр. Авыл тормышында аеруча активларны, иң уңган-булганнарны билгеләп тә үтәчәкбез. Йолдыз һәм Сушка бистәләрендә андый бәйрәм кичәләре булмаса да, әлеге авылларга барып, кешеләр белән очрашып һәммәсен Яңа ел белән котладык. Сөенеч белән шуны да әйтим: җирлектә бер генә бала да бәйрәмгә бүләксез калмады. Әти-әниләренең эш урыннарыннан бүләк алмаганнарга Яңа ел күчтәнәчләрен үзебез хәзерләдек. Халык бик уңган бездә, бәйрәмгә өй тирәләрен шулкадәр матур итеп бизәделәр. Кичләрен гирляндалардан авыллар аллы-гөлле төсләргә чума. Бик күпләр урамда да чыршылар бизәделәр.

Ә гаиләбездә күптәннән килгән традиция буенча Яңа елны үзебездә каршылыйбыз. Гаиләбез зур, тату безнең. Ирем, каенанам белән бергә биш бала тәрбияләдек, инде оныкларыбыз бар. Бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелабыз. Чыршыны да балалар белән бергәләп бизәдек. Гаиләбез интернациональ безнең, бәйрәм табынына да төрле милли сыйлар хәзерлибез. Каз да, күп төрле салатлар да, гөбәдия дә, солянка да булачак.

Ә Яңа елдан мин тотрыклылык, иминлек көтәм. Сугышлар туктасын, һавада да, җирдә дә һәлакәтләр булмасын, халыклар тату, тыныч яшәсен иде.

Булат Хәйдаров, Югары Әлки авылы:

-Мин Казанда автотранспорт техникумының 4 нче курсында укыйм. Яңа елны дуслар, сыйныфташлар белән бергә авылда каршы алачакбыз. Авылыбызда бәйрәм бик матур уза. 31 декабрь кичендә һәммәбез авыл клубына Бал-маскарадка җыелабыз. Аннан һәркем үз компаниясе белән Яңа елны каршыларга тарала. Мин киләсе елда һәркемнең бәхетле, сәламәт булуын телим.

Вера Юринкина, почтальон, Иске Тумба авылы:

-Гаиләбезнең иң яраткан бәйрәме ул Яңа ел. Улларыбыз Данила белән Денис күрше Нурлат районының Ялаур урта мәктәбендә 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда укыйлар. Атна буе интернатта яшәп, ялларда автобус белән өйгә кайтып йөриләр. Алар кышкы каникулга кайтуга, бергәләп чыршы бизәдек. Инде мәш килеп Яңа елны каршыларга әзерләнәбез. Без ел да бу бәйрәмне өйдә гаиләбез белән үткәрәбез. Туганнар кайта икән, шатланып каршы алачакбыз. Авылда балалар өчен Чыршы бәйрәме булды инде, иртәгә клубта Бал-маскарад үтәчәк. Шөкер, тормышларыбыз мул, матур. Күп итеп терлек асрыйбыз, сыерлар тотабыз. Сөтне сатар да идек, әмма авылда аны җыймыйлар шул. Бәйрәм табынына төрле пироглар, бутербродлар әзерлибез. Билгеле, оливье, холодец, тозлы гөмбә һәм яшелчәләр булыр, пылау пешерербез. Бергәләп телевизор карап, сыйланып утырырбыз. Каникул вакытында балалар белән шәһәргә кунакка да барып кайтасы килә. 2017 - Әтәч елының иминлек, шатлык белән килүен бик телибез. Балалар сәламәт, бәхетле булсыннар, сугышлар чыга күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев