Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа мәктәп диярсең

Кичә - 1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Капиталь ремонттан соң яңарып, матураеп киткән Түбән Әлки мәктәбе дә үз укучыларын кабул итте. Биредәге бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов,...

Кичә - 1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.
Капиталь ремонттан соң яңарып, матураеп киткән Түбән Әлки мәктәбе дә үз укучыларын кабул итте. Биредәге бәйрәм тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов та катнаштылар.
Түбән Әлки мәктәбе үзе белем һәм тәрбия биреп чыгарган укучылары белән бәхетле. Әлеге уку йортын элекке шәкертләре Татарстанга, бөтен Россиягә танытты. Биредә белем алган артистларны гына санап китү дә ни тора. Татарстанның халык артистлары Рузия Мотыйгуллина, Исламия Мәхмүтова, Әсхәт Хисмәт… Әлеге мәктәп сукмаклары үзендә белем алган шагыйрәбез Бикә апа Рәхимованың да эзләрен саклыйдыр әле. Ә район һәм республика дәрәҗәсендәге күпме җитәкчеләр биредә канат чыгарган.
Тантаналы линейка да бик эчтәлекле итеп оештырылган иде. Иң түрдә бүген беренче сыйныфка керүче сигез бала урын алды. Ә алар янәшәсенә бу уку елының чыгарылыш укучылары чакырылды. Бәйрәмгә лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучылар чакырылган, әти-әниләр дә күп килгән иде. Тантананы бик матур итеп мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Закирова алып барды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин үзенең сәламләү сүзендә:
-Бүген без республикабыз Президенты программасы нигезендә ремонтланган сигезенче мәктәпне файдалануга тапшырабыз. Уку йорты бинасы эчтән дә, тыштан да җиренә җиткереп төзекләндерелде. Биредә балаларга тирән белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Әле яңа гына Президентыбыз 1 миллион 400 мең сумлык мәктәп җиһазлары сатып алуга средстволар бүлеп бирү турында карар чыгарды. Ике-өч атнадан мәктәпкә өр-яңа җиһазлар урнаштырылыр,-диде.
Әлеге хәбәрне бәйрәмгә килгән халык көчле алкышлар белән кабул итте.
Фәрит Хәйретдинов бәйрәмдә катнашучыларны Республика Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайнар котлады.
-Белем көне беренче сыйныфка керүчеләр өчен бигрәк тә дулкынландыргыч. Бүген республикабызда 4 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп партасына утыра. Алда сезне искиткеч матур, мавыктыргыч белем дөньясы көтә, балалар, -диде Фәрит Юсупович.
-Бу мәктәпне ремонтлаганда берьюлы өч республика программасы тормышка ашырылды. Мәктәпне төзекләндерүдән тыш, мөмкинлекләре чиклеләр өчен керү юллары ясалды һәм энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану программасы нигезендә яңа котельня сафка бастырылды,-ди район мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин.
Мәктәпнең бүгенге зур бәйрәмендә катнашучы Әсхәт Хисмәтов та һәркемне Белем көне белән тәбрикләде.
-Без бу мәктәпне 1969 елны тәмамладык. Әле кайчан гына аның 80 еллыгын зурлап уздырган идек. Мин җае чыккан саен: "Без данлыклы Түбән Әлки мәктәбен тәмамладык", дип горурланып әйтәм,-диде ул.
Уку елының беренче кыңгыравы шылтырады. Мәктәп директоры Фәнис Мисалов өр-яңа бинага башта беренче сыйныф укучыларын озатты, аннан кунакларга зур үзгәрешләр кичергән, төзекләнгән классларны күрсәтеп йөрде.
Ике катлы мәктәп танымаслык булып үзгәргән шул. Кабинетлар якты, иркен, зәвык белән эшләнгән. Спорт залы, ашханә, актлар залы да матурланган, яңарган.
Мәктәп бүген икенче туган көнен билгели сыман. Укучылар, укытучылар, ата-аналар - һәммәсе шат, канәгать. Мондый шатлык рухы бу бинада озак саклансын, мәктәп гел укучылар белән тулып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев