Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа парк түрендә Ана сыны урын алыр

Быел Президент программасы нигезендә реконструкцияләнеп файдалануга тапшырылган "Геройлар паркы" район үзәге халкының яраткан ял урынына әйләнде. Ә бүген Базарлы Матакның Имәнлек урамында нигез салынган парк төзелешендә кызу эш бара. Мәгълүм булганча, 2015 ел республика лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программаны гамәлгә...

Быел Президент программасы нигезендә реконструкцияләнеп файдалануга тапшырылган "Геройлар паркы" район үзәге халкының яраткан ял урынына әйләнде. Ә бүген Базарлы Матакның Имәнлек урамында нигез салынган парк төзелешендә кызу эш бара.
Мәгълүм булганча, 2015 ел республика лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде.
14 августта Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге яңартылган парк һәм китапханәне ачты. Әлеге ял һәм уку паркы Президент программасы кысаларында реконструкцияләнгән. Ә барысы бу программа нигезендә республикада 143 заманча парк һәм сквер барлыкка килде. Аларның 75е өр-яңадан төзелгән, ә 68ендә капиталь ремонт үткәрелә.
Президент инициативасы белән тормышка ашырылучы "Парклар һәм скверлар" программасы район үзәге Базарлы Матакның йөзен дә күркәм үзгәртте.
-Районыбызда ял зоналары булдыруга республика бюджетыннан 5 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде,-ди район капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Миләүшә Камалова. -Аның миллион сумнан артыгы Базарлы Матакта берничә ел элек төзелә башлаган "Геройлар паркы"н реконструкцияләүгә тотылды. Ә калганына Имәнлек урамында Аналар хөрмәтенә яңа парк корыла. Район үзәгендә яшәүчеләр бит әле парклар төзелешенә үзара салым да түли. Әлеге салым кертемен дүрт тапкыр арттырып республика өстәмә акча бирә. Шулай итеп, шактый саллы сумма килеп чыга.
"Геройлар паркы"ның күркәмлеген, уңайлыгын һәм матурлыгын халык бәяләп өлгерде инде. Имәнлек урамында төзелеп ятучы яңа парк та бик затлы булырга охшаган. Ул 5300 квадрат метр урын били. Төзелеш эшләрен "Строитель и К" оешмасы башкара. Төзүчеләр инде сукмак кирпече (брусчатка) түшәүне төгәлләгәннәр. Хәзер паркны челтәрле койма белән киртәләп алу эшләре башланган. Әлеге коеп эшләнгән коймаларны Түбән Кама шәһәрендә җитештерәләр. Өчәр метр озынлыктагы 30 койма бүлеме инде кайтарылган. Ә койманың гомуми озынлыгы 316 метр булачак.
Парк өчен матур эскәмияләр, чүп савытлары да эшләтеп алынган. Тиздән аларны урнаштыру һәм фонарьлар кую эшләре башкарылачак. Биредә җәяүлеләр сукмагы да, велосипедчылар юлы да булачак.
Агачлар утырту һәм чәчәкләр утырту өчен туфрак тарату хезмәт коллективлары көче белән өмәләрдә эшләнер.
Аналар хөрмәтенә төзелүче бу паркта балалар өчен уен мәйданчыгы, җәйге сәхнә урнаштыру да күздә тотыла. Җыйнак кына кибет тә булыр, диләр. Ә паркның түренә баласын кочкан Ана сыны куелачак.
Миләүшә Камалова әйтүенчә, яңа паркны бу көздә ачу күздә тотыла.
Район мәдәният йорты янында Актай елгасы ярында төзелүче ял зонасы да озакламый әлкилеләр хозурына тапшырылыр. Анда затлы кирпечтән корылган җәяүлеләр сукмагы, эскәмияләр, беседкалар булачак, кичләрен матур фонарьлар яктыртып торачак. Шунда ук балалар өчен кафе, түләүле туалет та төзү планга кертелгән. Ә мәдәният йортының теге ягында тагын бер спорт мәйданы урын алачак. Әлеге ял зонасы район мәдәният йортына капиталь ремонт кысаларында төзелә.
Парклар һәм скверлар елы үткәч тә бу мөһим эш тукталмаячак, билгеле. Киләсе елларда районның зуррак авылларында да парклар, ял зоналары булдыру планлаштырыла.
Рәйсә Хәбибуллина, Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге җитәкчесе:
-Әйтәсе дә юк, авыл җирендә парклар төзү - бик өлгергән, бик кирәкле эш. Бу язда ачылган "Геройлар паркы" зәвык белән, җиренә җиткереп эшләнгән, халык аны бик ошатты. Ә Имәнлек урамында төзелүче парк буенча кайбер фикерләремне дә әйтәсем килә. Бу тирәдәге яңа урамнарда бик күп яшь гаиләләр йорт салып керде. Шуңа төрле яшьтәге балалар бихисап. Яңа паркта бәләкәйләр өчен дә, зуррак балалар өчен дә уен корылмалары, әйтик, мини-футбол өчен мәйданчык булсын иде. Парк җәен генә түгел, кышын да рәхәтләнеп файдаланылсын өчен боз мәйданчыгы ясау да максатка ярашлы булыр иде. Аннан соң, паркта төрле урам бәйрәмнәре оештырасы иде. Әйтик, Яңа ел тирәсендә анда зур чыршы бизәп кую мәслихәт. Кыскасы, биредә кешеләр бөтен гаиләләре, дус-ишләре белән ял итә, күңел ача, аралаша, шулай ук спорт белән дә шөгыльләнә алсын.
Нина Лазарева, район үзәк китапханәсе директоры урынбасары:
-Шәһәрдә генә түгел, авылларда да парклар төзү эшен башлап җибәргәне өчен Президентыбызга зур рәхмәт. Район үзәгенең Яшьләр урамы башындагы ташландык, ямьсез урында нинди заманча парк калкып чыкты. Көндез анда олы яшьтәгеләр сөйләшеп, ял итеп утыра, балалар уйный. Ә кичләрен яшьләр шунда җыела. Иң мөһиме, биредә тудырылган матурлыкны саклап тотарга кирәк. Олылар да тәртипле ял итсен, балаларны да уен корылмаларын ватмаска, чәчәк түтәлләрен таптамаска, тирә-юньне чүпләмәскә өйрәтәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев