Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа цех мул уңыш белән сынала

Район басуларында 15812 гектар мәйданда уҗым бодае теземнәргә салынган. Игенчеләр урак башланганнан бирле 33422 тонна ашлык суктырып алдылар. Бөртеклеләрнең 43 проценты (кукуруз мәйданнарын санамыйча) җыеп алынган инде. "Салман", "Ташбилге" отрядлары борчак урагын тәмамладылар, ә "Алпар", "Әхмәт" хуҗалыкларында аны суктыруга керештеләр. "Хузангай" җәмгыятенең Йолдыз авылы янәшәсендәге көзге бодай чәчелгән басуына бардык...

Район басуларында 15812 гектар мәйданда уҗым бодае теземнәргә салынган. Игенчеләр урак башланганнан бирле 33422 тонна ашлык суктырып алдылар. Бөртеклеләрнең 43 проценты (кукуруз мәйданнарын санамыйча) җыеп алынган инде. "Салман", "Ташбилге" отрядлары борчак урагын тәмамладылар, ә "Алпар", "Әхмәт" хуҗалыкларында аны суктыруга керештеләр.

"Хузангай" җәмгыятенең Йолдыз авылы янәшәсендәге көзге бодай чәчелгән басуына бардык без. Һәм чын мәгънәсендә кызу чорга туры килдек. Ерактан карасаң, басу зур бер кырмыска оясын: хәтерләтә. Биредә "Дон", "Нью Холанд", "Класс", "Торум", "Акрос" һәм башка маркадагы утызлап комбайн туктаусыз эшләп тора иде. Бункерлары тулу белән алар янына йөк машиналары ашыга. "КамАЗ" автомобильләренә хәтта өстәмә арба такканнар. Тагын шунысы игътибарга лаек: әрҗәләр бөртек белән тулуга аны яхшылап брезент белән каплап куялар. Янгын куркынычсызлыгы да кайгыртылган, ремонтчылар бригадасы да шунда ук, басуда. Әнә бер комбайн ватылды бугай, ремонтчылар аның янына ашыкты. Эш бөтен нәрсәне алдан уйлап, җиренә җиткереп оештырылган. Максат - үстерелгән уңышны югалтмыйча, сыйфатлы итеп җыеп алу.

Баш агроном да биредә.

-Бүген тулысынча көзге бодай урагын тәмамлап киләбез. Ә бит аны 5 мең гектардан артык мәйданда чәчкән идек. Һәр гектардан уртпача 21,5 центнер уңыш чыга. Бу күрсәткеч елына күрә әйбәт тә кебек, әмма, иң кирәкле чакта яңгырла яуса, югарыракбулыр иде,-ди Юрий Льдинов.

Игеннәрне вакытында урып-җыю бик мөһим әлбәттә. Уңышны амбарларга урнаштыру, эшкәртү һәм югары сыйфатка җиткереп тиешле урынга тапшыру тагын да мөһимрәк. "Хузангай" җәмгыяте уңганнары моны да кайгыртканнар, кырларга чыгарга шактый вакыт кала ындыр табакларын, андагы барлык җиһазларны әзерләп куйганнар. Узган елның июнь аенда хуҗалыкта Франциядә җитештерелгә җиһазлар куелачак яңа ашлык киптерү цехына нигез салалар һәм аны ноябрьдә тулысынча сафка бастырып, эшләтеп тә җибәрәләр. Сихтермә-Хузангай авылына җитәрәк әлеге цехның биек бинасы әллә кайдан күренеп тора.

-Басудан кайткан ашлык базларга бушатыла, чистартыла һәм һәрберсе 500 тонна сыйдырышлы савытларга (алар өчәү) озатыла. Аннан исә бөртек киптерү җайланмасына (алары да өчәү) юл тота икмәк,-ди шунда оператор булып эшләүче Константин Родионов.

Производство буенча урынбасар Сергей Мукусев белән предприятиенең ничек эшләвен карап йөргәндә кырдан кайткан унлап йөк автомобиле базга бодай олауларын китереп актарды.

-Берничә сәгатьтән бу өемнәрдән бер бөртек тә калмаяча,-дип көлеп куйды Сергей.

-Ничек инде?-дип кызыксынып сорадым мин.

-Һәр смена саен (ә ул 11 сәгать дәвам итә) бер киптерү цехыбыз 500 тонна, тәүлегенә 1 мең тонна ашлыкны чистартып, дымлылыгын 11-13 процентка калдырып, саклауга озатырга сәләтле безнең җиһазлар,-дип аңлата Сергей Мукусев.

Шунысы гаҗәп, биредә бер сменада нибары дүрт кеше эшли. Әлегә бер сушилканы гына эшләтәләр, егетләнр өлгерәбез диләр. Цехны тулы куәткә кукуруз бөртеген, конбагыш белән суданканы җыеп алгач кына эшләтергә җыеналар. Ә эш җитәрлек булачак: хуҗалыкта 5 мең гектар мәйданда кукуруз, 2772 гектарда көнбагыш игелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев