Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләргә шартлары да кызыгырлык, өмет тә зурдан

Чит илдән товар, бигрәк тә азык-төлек кертү чикләнгәч, ил халкын үзебездә җитештерелгән ит-сөт, яшелчә белән тәэмин итү мәсьәләсе тагын да актуальләште. Димәк, авыл хуҗалыгына күләмлерәк бурычлар йөкләнә. Ә аларны хәл итүдә иң мөһиме - белемле, тырыш эшчеләр, хезмәткәрләр. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән? Аларга нинди...

Чит илдән товар, бигрәк тә азык-төлек кертү чикләнгәч, ил халкын үзебездә җитештерелгән ит-сөт, яшелчә белән тәэмин итү мәсьәләсе тагын да актуальләште. Димәк, авыл хуҗалыгына күләмлерәк бурычлар йөкләнә. Ә аларны хәл итүдә иң мөһиме - белемле, тырыш эшчеләр, хезмәткәрләр. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре кадрлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән? Аларга нинди белгечләр җитми? Бу турыда без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев белән сөйләштек.

--Роберт Рәшитович, район икътисадының нигезе - авыл хуҗалыгы. Димәк, әлкилеләрнең дә күпчелеге шунда эшлидер. Бу шулаймы?

--Әйе, хәзерге вакытта агросәнәгать комплексында мең ярым чамасы кеше хезмәт куя. Аларның бер меңңән артыгы "КВ-Агро" җәмгыятенең Әлки филиалында эшли. Тракторчы, үсемчелек тармагы эшчеләре, савымчылар, терлекчеләр һәм башка шундый эшче һөнәр ияләре 832, тагын 251 белгеч бар. "Хузангай" җәмгыятендә 260 кеше эшли. "Яшь көч", "Түбән Кәчи", "ПСК Салман" җәмгыятельләре коллективлары кечерәк, билгеле.

--Хуҗалыкларда белгечләр җитәрлекме?

--Барлык өлкәләр дә белгечләр белән тәэмин ителгән дип әйтә алмыйм, билгеле. Безгә ветеринария табиблары, агроном. Инженерлар кирәк. "Көньяк Әлки" идарәсе бухгалтерларга, икътисадчыларга мохтаҗ. "Чаллы" терлекчелек комплексында һәм Әлморза терлек симертү мәйданчыгында эшләргә ветеринария табиблары эзлибез. Борискино отрядына инженер, "Юхмачы" терлекчелек комплексына көтүне тулыландыру буенча технолог, "Хлебодаровка" отрядына агроном кирәк. Иске Матакта ике терлекче, биш савымчы, лаборант җитешми. Күрәсез, эш эзләгән кешеләргә урыннар бар.

--Мохтаҗлык булгач, ул белгечләрне әзерләү турында да кайгыртасыздыр, шулай бит?

--Әйе. Хәзерге вакытта безнең районнан 27 студент ветеринария академиясендә, 56 егет һәм кыз Казан дәүләт аграр университетта, 22 кеше авыл хуҗалыгы техникумнарында белем ала. Аларның бишесен үзебездән юллама биреп укытабыз. Киләсе елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 30 белгеч кайтыр дип көтәбез.

--Кайтуын кайтырлар да, алга таба эшләп китәрләрме, яшьлек романтикасы я башка сәбәпләр аларны читкә тартмас микән соң?

--Ел саен яшь белгечләр кайта безгә. Аларны әйбәт каршылыйбыз, эшкә урнаштырабыз, ярдәм, киңәш кирәккәндә булышсыннар дип, тәҗрибәле. Белгечләрне беркетәбез үзләренә. Һәр яшь белгеч белән хезмәт килешүләре төзелә. Татарстан Министрлар кабинетының махсус ккарары бар, шуның нигезендә белгечләргә матди ярдәм күрсәтелә. Әйтик, югары белемле белгечкә берьюлы 100 мең сум, ай саен хезмәт хакларына өстәп 5 мең сум акча түләнә. Бу яшь кешегә хезмәт юлын башлап җибәргәндә әйбәт этәргеч булып тора. Гомумән, төрле кызыксындыру чаралары күп бездә. Әйтик, район ветеринария берләшмәсендә эшләүче яше 30 дан артмаган белгечләргә 3 ел буе саллы гына өстәмә акча түләнә. Моның өстенә яшь ветеринарларга көнкүрешләрен җайлап җибәрүгә белем дәрәҗәсенә карап 15-35 мең сум акча бирелә. Күрәсез, кызыксындыру чаралары аз түгел. Әле генә уку йортын тәмамлаган, тәҗрибәсе дә булмаган белгеч өчен бик әйбәт шартлар бит. Һәм күпләр моны дөрес кабул итә, тырышып эшли, авыл хуҗалыгын үстерүгә үз белеме, хезмәте белән өлеш кертә.

--Чынлап та, яшьләр өчен кызыгырлык шартлар тудырылган икән. Роберт Рәшитович, ә ныклап торып эшләп киткән, инде "яшь белгеч" дәрәҗәсеннән узганнарга нинди стимуллар каралган?

--Соңгы өч елда республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы "Иң яхшы белгеч" дигән конкурс үткәрә. Конкурсның максаты --авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешкән белгечләр эшчәнлеген тиешенчә бәяләү, популярлаштыру. Безнекеләр дә әлеге конкурста катнашып килә. Әйтик, 2014 елда иң яхшылар дип 7 белгечебез танылды һәм 100әр мең сумлык грантка ия булды. Быел да шундый исемгә 12 белгечебез дәгъва кыла. Конкурс нәтиҗәләре ел ахырында билгеле булачак. Күрәсез, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең тырышлыгы бәяләнмичә калмый. Гомумән, тармакны белгечләр белән тәэмин итүгә республика зур игътибар бирә.

--Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Роберт Рәшитович. Мәктәпләребезнең чыгарылыш сыйныфларында укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен ул кызыклы булыр, дип ышаныңк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев