Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылы турында җылы вакытта кайгырт

1 сентябрьдән үк кайбер социаль объектларга газ ягып җылы бирә башларга мөмкиннәр. Район башкарма комитетының биналарга җылылык бирү мәсьәләсе каралган утырышында шулай әйтелде. Быел социаль учреждениеләр биналарын җылытуга әзерлек күпкә алдан төгәлләнәчәк. Хастаханәләргә, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына, Салмандагы балалар приютына иң беренче чиратта җылы бирелә. Аннан балалар бакчаларына җылы...

1 сентябрьдән үк кайбер социаль объектларга газ ягып җылы бирә башларга мөмкиннәр. Район башкарма комитетының биналарга җылылык бирү мәсьәләсе каралган утырышында шулай әйтелде.

Быел социаль учреждениеләр биналарын җылытуга әзерлек күпкә алдан төгәлләнәчәк. Хастаханәләргә, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына, Салмандагы балалар приютына иң беренче чиратта җылы бирелә. Аннан балалар бакчаларына җылы бирү тулысынча әзер булырга тиеш. Мәктәпләр һәм клублар да газ яга башлауга әзер торсын.

Утырышта әлеге мәсьәләләр җентекләп тикшерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Хөснетдинов җылылык бирү буенча әлегә проблемалары булган берничә социаль объектны атады. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбендә бу җәһәттән кайбер җитешсезлекләр бар икән. Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова әлеге мәсьәләләр буенча эш алып барылуын һәм алдагы берничә көндә аларның тулысынча хәл ителәчәген хәбәр итте.

Район үзәк хастаханәсенә узган ел ике яңа газ казаны бирелгән булган. Быел аларны тулысынча эшләтеп җибәрү буенча документацияне тиз арада әзерләп бетерү зарур.

Былтыр шулай ук мәктәпләребез дә республиканың энергия ресурсларын экономияләүгә корылган программасы нигезендә 14 газ казанын алыштыра алды. Бу инде мәктәпләрне газ белән җылыту мәсьәләсен шактый җайларга мөмкинлек тудырды.

Әлеге программа быел да гамәлдә. Шуңа мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләре аннан файдаланып калырга тырышсыннар иде.

Район мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина белдерүенчә, быелгы ягу сезонында үзәк мәдәният йортыбыз яңа газ казаннарыннан җылылык алачак. Башка клублар да ягу сезонына әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин беренче салкын көннәрдән үк хастаханәләргә, балалар бакчаларына җылы бирелергә тиешлеген басым ясап әйтте. Ул шулай ук котельняларга хезмәт күрсәтүчеләрне укыту-өйрәтү, белемнәрен яңарту, инструктаж үткәрү зарурлыгын ассызыклады. Һәр җирдә янгын хәвефсезлеге мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев