Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлны ачтылар, клуб төзергә вәгъдә иттеләр

Дүрт дистә генә кешесе булган кечкенә Яңа Әнҗерәдә быел бер шатлыклы вакыйга икенчесе белән алышынып кына тора. Кечкенә булса да, төш кенә шул биредә яшәүчеләр: үзләре дә бик актив, кирәкле гозерләрен тиешле колакка җиткереп, нәтиҗәсенә ирешә дә беләләр. Быел Иске Әнҗерәдән урман куелыгына сеңеп утырган бу авылга юл салынды. Исемнәре...

Дүрт дистә генә кешесе булган кечкенә Яңа Әнҗерәдә быел бер шатлыклы вакыйга икенчесе белән алышынып кына тора. Кечкенә булса да, төш кенә шул биредә яшәүчеләр: үзләре дә бик актив, кирәкле гозерләрен тиешле колакка җиткереп, нәтиҗәсенә ирешә дә беләләр.

Быел Иске Әнҗерәдән урман куелыгына сеңеп утырган бу авылга юл салынды. Исемнәре охшаш булса да, аралары шактый, яңа юл да 7 километрдан артыграк булып чыкты. Әлегә ул ком-таштан гына тора, асфальт "күлмәге" юк-югын, әмма "урман кешеләре" - әнҗерәлеләр өчен зур бәхет.

Җәй үк төзелгән (аны юлчылар августта үткәрелгән авыл көненә өлгерттеләр) бу юлны республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да карап китте. Пәнҗешәмбе көнне "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев министрны яңа юлдан шушы урман аланына - Яңа Әнҗерәгә алып килде.

Әллә ни тантана оештырмадылар юлчылар бу вакыйгадан: юлны ал тасма белән дә бүлеп тормадылар, мондый очракларда була торган ыгы-зыгы да күзәтелмәде. Безнекеләр дә килгән җирләренә чәк-чәк күтәреп чыкмады. Әмма министрны, машинадан төшүенә, үз итеп, сөенеп каршыладылар. Эчкерсез рәхмәт сүзләрен белдереп, Ленар Ринат улы:

-Миңа түгел, депутатыгызга әйтегез бу сүзләрегезне,- дип Фоат Вәлиевны җилкәсеннән кагып куйды һәм дәвам итте:

-Татарстан авылларын юллы итүгә республикада зур игътибар бирелә. Дөрес, әле бөтен җирдә дә бар юллар, дип әйтә алмыйбыз, 600 ләп авыл юл көтә әле. Ә менә сезгә килгән инде. Әлегә асфальтланмаган, билгеле, анысын да эшләрбез алга таба. Рәхәтен күрегез. Авылыгыз искиткеч матур урында, кадерен белегез, балалар табып үстерегез,- соңгы сүзләрен яшьләргә карап әйтте ул.

Яңа Әнҗерә халкы үзара яратып: "Ул безнең авыл советы инде"-дип йөрткән Румия апа Гобәйдуллина (ул шушы авылда 26 кешелек гаилә анасы, киленнәрен, оныкларын исәпләп, билгеле) рәхмәт сүзләрен дәфтәргә теркәп куйган икән.

-Белсәгез иде, нинди зур бәхет китерде безгә бу юл! Балаларыбызны ат арбасына я чанасына төяп, Иске Әнҗерәгә укырга озатканда йөрәкләр өзелеп кала иде. Ә хәзер иртән автобус килеп ала үзләрен,-дип, хисләрен тыя алмый күз яшьләрен дә сөрткәләп, кая укып, кая үзеннән авылдашларының рәхмәтен җиткерде. Министрга мондый эчкерсезлек бик ошады бугай. Ул:

-Шунда яшәп ятканыгыз өчен үзегезгә рәхмәт. Сорагыз, сезгә тагын ни кирәк?-дип куйды. Кыюланып китеп, Румия Гобәйдуллина:

-Менә күрәсез, сезне ачык һавада каршы алабыз. Әгәр менә шушында бер клуб кебек нәрсә төзелсә, кунак каршыларга да, яшьләргә аралашырга, бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә дә урын булыр иде,-дип куйды. Гөрләтеп кул чаптылар әнҗерәлеләр, көлешеп алды кунаклар. Әмма сүз әйтелде, җавабы да булды: "Төзешербез, үзегез дә катнашырсыз. Сезне клублы итәрбез",-диделәр министр да, Дәүләт Советы депутаты да.

Мондый эчкерсез аралашу кунаклар күңеленә хуш килде бугай. Инде хушлашкач та китәргә ашыкмадылар алар, авылның өлкәннәре белән дә, яшьләр белән дә сөйләшеп тордылар. Мөгаен, бу кечкенә бәйрәмнең әнҗерәлеләр файдасына зуррак дәвамы булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев