Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЗАГС органнарына нигез салынуга 100 ел тулды

1917 елның 18 декабрендә яшь Совет дәүләтендә "Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык халәте актлары китапларын алып бару турында"декрет кабул ителә.

Бу дата илдә гражданлык халәте актларын теркәү органнары төзелгән көн булып санала. Әлеге олы юбилей уңаеннан без район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина белән әңгәмә кордык.

-Энҗе Фирхәтовна, үз гомерендә бер генә кеше дә ЗАГС органнарына мөрәҗәгать итми калмый…

-Чынлап та шулай. ЗАГС органнары хезмәткәрләре иң шатлыклы да, иң хәсрәтле дә минутларда кешеләр янәшәсендә булалар. Иң мөһим һәм төп документларны һәркем бездән ала бит. Нарасый дөньяга килгәч, аның тууы турындагы таныклыкны без бирәбез. Никах теркәү, уллыкка алу, баланың әтисе булуны тану, исем-фамилияне алыштыру кебек әһәмиятле мәсьәләләр дә бездә хәл ителә. Аерылышулар, үлем-җитем дә ЗАГС бүлегендә теркәлә. Бер сүз белән әйткәндә, туганнан алып соңгы минутына кадәр кешенең тормышы ЗАГС белән бәйле.

-Сез бирә торган һәр документ бик әһәмиятле, аның артында - конкрет кеше язмышы бит. Гражданлык халәте актлары сездә күпме вакыт саклана?

-Бу урында шуны да әйтеп үтим, гражданлык халәте актларын теркәү илебездә Петр I указы белән 1721 елда кертелгән. Бала туу, никахлашу һәм үлем очраклары нигездә чиркәү һәм мәчетләрдәге метрика китапларында язып барылган. Бу эшкә ул чакларда да зур әһәмият бирелгән. Безнең архивларда революциягә кадәрге чорга караган теркәү китаплары саклана иде (алар инде хәзер Татарстан Милли архивына тапшырылды). Әлеге китаплар бик төгәл тутырылган, мәгълүматлар матур итеп язылган. Китапларның тышлыгы чыдамлы тукымадан эшләнгән, һәр бите әйбәт сакланган. Гасырдан артык вакыт үтсә дә, аларның төсе дә уңмаган, язуы да югалмаган иде.

Ә документлар бездә 100 ел саклана. Безнең архивларда бүген 117 мең 419 акт язмасы (запись) исәпләнә. Быел Россия Президенты указы белән гражданлык халәте актлары язмаларының бердәм дәүләт реестрын булдыру эше башланды. 1920 елдан башлап барлык язмалар электрон базага кертелә. Бу зур күләмле хезмәт өч елда тулысы белән төгәлләнергә тиеш. Моның өчен ЗАГС бүлегендә өстәмә ике штат булдырылды.

-Сер түгел, бик күпләр ЗАГС хезмәткәрләрен никахларны теркәү эше белән генә шөгыльләнә дип уйлый…

-Шулай шул. Ә чынында безнең вазыйфаларыбыз бик күп төрле. Җиде төрдәге гражданлык халәте актларын теркәү белән беррәттән, без архив документлары белән эшлибез, телефоннан консультацияләр бирәбез, ә иң мөһиме - кешеләр белән аралашабыз. Иртәдән кичкә кадәр бүлектән халык өзелми. Кайбер көннәрне хәтта 25-30 кеше кабул итәбез. Безгә нинди генә мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итмиләр!

-Ә нинди гозерләр соң ул?

-Төрле документларның күчермәләрен сорап килүчеләр бик күп. Саксызлык аркасында документларын югалтучылар шактый. Нигездә туу турындагы таныклыкның күчермәсен сорыйлар. Паспорт алгач әлеге таныклыкның кирәге шулкадәр генә, дип уйлаучылар бар. Әмма кешегә иң беренче булып бирелә торган документ беркайчан мөһимлеген җуймый, гомер буе аның кирәге чыгып тора. Ә кемгәдер исемен, фамилиясен аныкларга кирәк була, кемгәдер туган елын…Нигездә әти-әниләре вафатыннан соң мирас бүлгәндә, нотариус аша җир кишәрлеген рәсмиләштергәндә, пенсияләрне яңадан исәпләгәндә (перерасчет) шундый проблемалар килеп чыга. Туу, никахлашу, үлем фактларын раславыбызны сораучылар да бар. Мондый гозерләр белән Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгатьләр (запрос) юллыйлар. Ел башыннан бирле 600 дән артык шундый хатка җавап бирдек.

-Энҗе Фирхәтовна, районыбыз өчен мөһим, кешеләр өчен кызыклы булган - балалар туу, гаиләләр төзелү турындагы сездән алынган мәгълүматлар белән без ай саен газета укучыларыбызны таныштырып барабыз. Ә бит, югарыда аталган барлык эшләрдән тыш, сез әле кешеләр тормышындагы истәлекле вакыйгаларны тантаналы һәм онытылмаслык итү өчен күп төрле чаралар да оештырасыз.

- Өйләнешүчеләрнең законлы никахын теркәүне һәр очракта диярлек тантаналы төстә үткәрәбез. Моның өчен хәзер безнең затлы һәм зиннәтле итеп эшләнгән никахлашу залыбыз бар. Элек, үзебездә андый шартлар булмаганда, байтак парлар язылышырга күрше районнарга йөри иде. Хәзер исә яшьләр бик теләп үзебездә язылышалар. Залыбыз матур, уңайлы. Никах теркәүне кешеләрнең теләкләре буенча татар һәм рус телләрендә үткәрәбез. Бу истәлекле вакыйганы төрле милли йолалар белән бизибез. Халыкка бик ошый. Яшьләргә киенү-бизәнү, фотосессияләр үткәрү өчен дә мөмкинлекләр тудырыла. Бездә тантананың вакыты чикләнмәгән, беркемне ашыктырмыйбыз. Язылышулар бик җылы, дулкынландыргыч мохиттә үтә. Яңа туган бәбиләрне бала табу бүлегеннән бүләкләр биреп, тантаналы төстә озату, бәйрәмчә шартларда туу турындагы таныклыкларны тапшыру да әледән-әле оештырыла. Күптән түгел быел бездә 100 нче бала булып теркәлгән Нурлан Юсубовны (Базарлы Матак авылыннан) һәм аның әти-әнисен шулай хөрмәтләдек. 50, 60 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләүне, ана капиталы сертификатлары тапшыруны да тантаналы итеп үткәрүне гадәткә керттек. Яңа өйләнешүче яшьләрнең Базарлы Матактагы үзәк паркта агачлар утыртуы да күркәм традициягә әверелде. Яңа гаилә корган парларны соңгы елларда Сабантуйларда да тәбриклибез. Мондый чараларны тагын бик күп санап булыр иде. Болар барысы да гаиләнең абруен күтәрү, бала туу шатлыгын тагын да арттыру, күп балалы, нык һәм матур гаиләләрне данлау максатында оештырыла.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Энҗе Фирхәтовна. Бәйрәмегез котлы булсын, уңышлар сезгә.

Люция Низамиева сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев