Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Заманча технологияләр кулланыла

Татарстан Президенты башлангычы белән республиканың моннан 30 ел элек төзелеп тә капиталь ремонт күрмәгән мәктәпләрен төзекләндерү буенча махсус программа төзелде., ул инде гамәлгә ашырыла. Әлеге программага безнең районнан 2 мәктәп кертелде, шуларның иң зурысы - Базарлы Матак урта мәктәбе бинасы. Ул райондагы иң зур бина гына түгел, иң таушалганы да...

Алдагы 3 елга исәпләнгән программа нигезендә үткәреләчәк капиталь ремонтның эш төрләре билгеләнгән: мәктәп биналарының түбәләре алыштырыла, яңа ишек һәм тәрәзәләр куела, эчке коммуникацияләр (җылыту системасы, электрүткәргечләр), санузеллар яңартыла, моңарчы булмаган икән, төзелә.
Әлеге программа нигезендә районның 2 мәктәбе - өстә аталган Базарлы Матак һәм Яңа Салман урта мәктәбе биналары инде ремонтлана. Базарлы Матакта ремонт эшләрен Казаннан килгән "Төзелеш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять алып бара. Әлеге коллективның безнең районда эшләү тәҗрибәсе бар инде - үзәк хастаханәнең терапия бүлеген ремонтладылар, үзләренең оста, булган төзүчеләр икәнлекләрен күрсәтеп өлгерделәр инде.
Һәм менә егетләр тагын бер җитди объектны ремонтларга алынганнар. Базарлы Матак мәктәбендә ремонт эшләре уку вакыты бетүгә - 25 майда башланып китә. Шуның белән уку елын кыскартырга да туры килми. Төзүчеләр барлык эшләрне яңа уку елы алдыннан - 25 августка төгәлләргә дип торалар. Эш башланганнан алып үткән бер айда башкарылган күләмгә караганда, төзүчеләрнең ремонтны әйткән вакытка тәмамлыйсыларына шик калмый. Киресенчә, ремонт эшләре графиктан бераз алда бара.
Ремонт эшләре белән "Төзелеш" җәмгыяте җитәкчесе урынбасарлары Константин Засыпкин (ул документлар буенча белгеч) һәм Дмитрий Зимагулов идарә итәләр. Дмитрий Ингелович безне мәктәпнең бер катыннан икенчесенә күчә-күчә йөртеп, ремонтның барышы белән таныштырды. Исең китәр, әлеге мәктәптә тәрәзәләр саны гына да 290 икән бит! Аларның 70 проценттан артыгын алыштырганнар да инде.
Дмитрий Зимагулов тәрәзә алыштыручы егетләрнең эшенә югары бәя бирә, тиз һәм сыйфатлы эшлиләр, ди. Мәктәптәге тәрәзәләр үзләре дә бит безнең өйләрдәгедән 3-4 тапкыр зуррак. Яңа тәрәзәләр 3 катлы пыяла куеп, сыйфатлы материаллар файдаланып ясалган. Шундый бер тәрәзәне янына ук килеп карадык. Сыйныф бүлмәсендә балалар утырганда һава алыштырырга уйлап форточка ачсаң, балаларга салкын тиюе бар. Ә бу яңа тәрәзәләрдә һаваны кертү өчен микроярыклар җайланмасы уйланылган. Янәшәдә генә идәндә иске тәрәзәләр ята - шул кадәр черегәннәр, алар ничек җылы тоттылар икән, дип аптырыйсың.
Башка кеше эшләгәнне карап торуы күңелле бит, бигрәк тә ул биредәге эшчеләр кебек оста булсаң. Безгә дә тәрәзә алыштыручылар эшләгәнне күзәтү кызык иде. Әмма Дмитрий Ингелович җылыту системасын алыштыручы егетләр янына ашыктырды безне. Мәктәпнең кайчан куелганлыгы да онытылган батареялары корычтан булса да, шулкадәр искергәннәр, череп, эчтән юшкын белән тулганнар. Аларны аллюминийдан ясалган җиңел һәм бер үк вакытта җылылыкны күбрәк бирә торганнарына алыштыралар. Әйе, тормышыбызга яңа технологияләр үтеп керү нәтиҗәсендә төзелештә бик уңайлы, озак хезмәт итәрлек яңа материаллар күпләп кулланыла башлады шул.
Егетләр иске батареяларны алып бетергәннәр, урыннарын чистартып, шпаклевка белән шомартканнар, яңа батареяларны элеп та куйганнар. Алары бик матур, уңайлы.
Биредә бөтен эш берьюлы алып барыла, шул исәптән электрүткәргечләре дә алыштырыла. Укучылар өчен мәктәптәге санузелның яңартылуы, җылы туалетлар ясалу, аларның саны арттырылу (элекке 4 туалет янына тагын 4не өстәгәннәр) бигрәк тә уңайлы булачак.
Класс-кабинетларда элек нинди генә ишекләр юк иде. Ремонт нәтиҗәсендә аларны бертөрле итеп ясалган яңа матур ишекләр алыштырачак. Мәктәп бинасында 130 ишек барын исәпкә алсак, бусы да бик зур эш икәнне аңлыйбыз.
Мәктәп бинасы буйлап озак вакыт йөрдек, әмма эшсез басып торган бер генә төзүчене дә күрмәдек. Һәрберсе үз эше белән мәшгуль.
Мин Дмитрий Ингеловичка үземне борчыган бер сорауны бирми кала алмадым:
-Күрәбез, егетләрегез эшне сыйфатлы итеп башкаралар, матур итәргә тырышалар. Ә бу сыйфат озак еллар хезмәт итәрлек булырмы?
-Мәктәп бинасы Татарстан Президенты программасы кысаларында төзекләндерелә. Эшебезнең сыйфатын әллә ничә оешма тикшереп тора. Әле яңа гына Төзелеш министрлыгыннан белгечләр килеп китте, әлегә барысы да әйбәт, диделәр, шулай дәвам итәргә куштылар.
Әңгәмәбезгә мәктәп директоры Луиза Абдрахманова да кушыла:
-Төзүчеләр ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар, без инде аларга ышанабыз. Биредә район башлыгы Фердинат Мидхәтович Дәүләтшин да еш була. Билгеле, үзем дә көне буе төзүчеләр янында,-ди ул.
Киеренке эш барган, кырмыска оясын хәтерләткән мәктәп бинасыннан урамга чыгабыз. Аның тышкы кыяфәте дә күзгә күренеп үзгәрә, буяулары кубып беткән шөкәтсез тәрәзәләр берничә генә калган. Түбә калайлары да өлешенчә алыштырылган, котельня түбәсе яңартылган. Кыскасы, Базарлы Матак мәктәбе бинасы көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә, яңара, матурая.
**
Киләсе елга Президент программасына Иске Матак, Борискино, Иске Алпар, Түбән Кәчи, Түбән Әлки, Чуаш Борнае, Чуаш Кичүе мәктәпләрен ремонтлауны кертү өчен документлар әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт школ