Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренчеләр өчен күңелле бәйрәм

Бу атнада район мәдәният йортында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" дигән акциягә кагылышлы тантана булып үтте. Аңа районның барлык авылларыннан быел беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларны җыйдылар. Алар безнең 231 кыз һәм малай. Сөенә алабыз, чөнки узган елга караганда булачак беренчеләр саны 20 гә артык. Уку елы башланырга бераз вакыт бар...

Бу атнада район мәдәният йортында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" дигән акциягә кагылышлы тантана булып үтте. Аңа районның барлык авылларыннан быел беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларны җыйдылар. Алар безнең 231 кыз һәм малай. Сөенә алабыз, чөнки узган елга караганда булачак беренчеләр саны 20 гә артык.
Уку елы башланырга бераз вакыт бар әле. Ә әти-әниләр кызларын һәм улларын мәктәпкә әзерли дә башладылар инде. Алар мәктәп формасы, спорт костюмы, аяк киемнәре сатып алалар. Букча һәм аңа салынасы дәфтәр, карандашлар кебек кирәк-яракларны алуда менә берничә ел инде иганәчеләр ярдәм итә. Традиция буенча республикада үткәрелә торган бу акциягә беренчеләрдән булып Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кушылды.
Башта бәйрәмгә килгән балаларга түгәрәк күмәч, аның дуслары турында сәхнәләштерелгән әкият күрсәттеләр. Балалар әкият герое язмышында бик теләп катнаштылар, белемнәрен кулланып, аңа төлке Алисадан һәм мәче Базилиодан качырга булыштылар. Нинди бәйрәм бүләкләрсез үтсен?! Булачак укучыларны һәм ата-аналарны Айрат Хәйруллин исеменнән "Көнбатыш Әлки" территориаль идарә директоры Марс Сәгыйров котлады. Ул малайларны һәм кызларны тырышып укырга чакырды, ә мәктәпне тәмамлагач игенче һөнәрен сайларга киңәш итте. Аннары ул бертөркем кызларга һәм малайларга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар таратты. Марс Сәгыйров зуррак сыйныф укучылары өчен дә бүләкләр алып килгән. Күп балалы гаиләләрдә үсүче укучыларга спорт костюмнары бирде ул.
Фоат Вәлиев исеменнән кунакка килүчеләрне депутат ярдәмчесе Лия Мәрдегалләмова ике дәүләт телендә котлады. Ул балаларны туган авылларын, мәктәпләрен, укытучыларын яратып, үз ягыбызның патриотлары булып үсәргә өндәде. Аннары ул гимназиянең беренче сыйныфына укырга керәчәк балаларга мәктәп букчалары тапшырды. Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәт әйтте. Александр Федорович районда күп балалы, керемнәре түбән булган гаиләләр дә яшәвен, алар өчен "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең җитди булышлык икәнен ассызыклады.

Кирилл Амуков, 7 яшь, Борискино авылы.
-Быел мин мәктәпкә барам. Бүген миңа зур зәңгәр рюкзак бүләк иттеләр. Аның эчендә нәрсә генә юк! Мин аларны саклап тотарга тырышырмын, бигрәк матурлар бит.
Ирина Яшина, Хлебодаровка мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:
-Кызганычка каршы, кайбер ата-аналарга баласын мәктәпкә җыю бик авыр. Шулай да була, баланың дәресләрдә шөгыльләнү өчен кирәкле әйберләре җитми. Ә һәркемгә бертөрле бүләкләр тарату бик яхшы.
Гөлшат Низамова, әни кеше, Түбән Әлки:
-Берничә көннән кызым Элина мәктәпкә китә. Без инде "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе турында ишетеп белә идек. Әмма портфельләр таратуны шундый матур, бәйрәмчә, тантаналы итеп оештырырлар дип уйламадык та. Әкият геройлары балаларны гына түгел, олыларны да мавыктырды. Барыбыз да канәгать. Букчалар тапшыру әти-әниләргә ярдәм дә, балаларга шатлык та. Сер түгел, һәркем бүләк биргәнне ярата, бигрәк тә балалар моңа сөенә. Бүгенге вакыйганы анда катнашучыларның берсе дә онытмас, мөгаен.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев