Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зәһәр суык зыян китермәсен

Соңгы атнада кыш безне каты суыклары белән сынады. Алдагы көннәрдә дә көчле салкыннар көтә, дип кисәтә метеорологлар. Бүген һәм 30-31 гыйнвар көннәрендә дә һава температурасы түбән төшүен дәвам итәчәк. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадагыдан 15-18 градуска түбәнрәк булачак, диләр. Төнлә һәм иртән 20-22 градус салкын көтелә, аязып киткәндә 33 градуска...

Соңгы атнада кыш безне каты суыклары белән сынады. Алдагы көннәрдә дә көчле салкыннар көтә, дип кисәтә метеорологлар.

Бүген һәм 30-31 гыйнвар көннәрендә дә һава температурасы түбән төшүен дәвам итәчәк. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадагыдан 15-18 градуска түбәнрәк булачак, диләр. Төнлә һәм иртән 20-22 градус салкын көтелә, аязып киткәндә 33 градуска кадәр җитәчәк. Ә төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы 30-35 градусны күрсәтергә дә мөмкин, дип кисәтәләр.

Мондый эстремаль шартларда зыян күрмәс өчен, билгеле, саклык чараларын истә тоту зарур. Район электр бүлү челтәрләре һәм газ хезмәтләре мондый үтә салкын һава торышы шартларында да тулы куәткә эшләүләрен әйтәләр. Халыкны, төрле объектларны газ һәм электр белән тәэмин итүдә тоткарлык, өзеклекләр булмаячак, ди әлеге хезмәтләр җитәкчеләре.

-Үткән шимбәдә һаваның салкынлыгы аркасында Карга, Демидовка авыллары юнәлешендә электрүткәргечләргә зыян килгән иде. Әлеге авария тиз арада төзәтелде,-ди электр челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин. -Безнең барлык бригадалар бүген теләсә кайсы сәгатьтә төзексезлек пәйда булган урыннарга чыгарга әзер торалар. Халык та тиешле саклык чараларын күрсен, электр приборларын, җылыткычларны караусыз калдырмасын иде (бу хакта тәфсилләп газетаның 22 гыйнвар санында язылды).

-Көчле салкыннарда газ казаннарын, бигрәк тә морҗаларны карап-күзәтеп торырга кирәк,-дип кисәтә газ хезмәте җитәкчесе Равил Нургазизов. -Мондый шартларда морҗаларның бозланып катуы куркыныч тудырырга мөмкин.

Билгеле, күпләрне бүген уҗымнарның торышы да борчый. Салкыннар уҗымнарга зыян китермәгәнме? "Россельхозцентр" ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафин әлегә хафаланырга урын булмавын белдерде:

-Уҗым культуралары чәчү шактый катлаулы шартларда барды. Шуңа карамастан, уҗымнар кышка әйбәт хәлдә керде,-ди ул. -Бүген җир 6-15 сантиметрга кадәр туңган. Кар катламы 18-32 сантиметр. Кар катламының һәр 10 сантиметры уҗым культураларын 10 градуска кадәр суыктан саклый. Уҗымнарның нинди хәлдә булуын белү өчен 15 көн саен җир катламын алып тикшерү зарур. Без инде ике мәртәбә мондый тикшерү үткәрдек. 20 гыйнварга уҗымнарның тармаклану урыны тирәнлегендә туфракның температурасы минус 3-5 градус. Әлеге тирәнлектә уҗым үсентеләре өчен куркыныч тудыру температурасы мондый: уҗым бодае өчен 16-18 градус, уҗым арышы өчен 20-22 градус, тритикале өчен 19-20 градус салкын. Димәк, безнең уҗым культураларына салкынның әлегә зыяны юк. Үсентеләрнең 2-3 проценты гына тамыр черегеннән зарарланып һәлак булуы ачыкланды. Нәтиҗә ясап, әлегә уҗымнарның торышы яхшы дип әйтә алабыз.

Салкыннан зыян күрмәс өчен нишләргә? Район үзәк хастаханәсе табибы Игорь Леонтьев киңәшләренә колак салыгыз.

Кышын, аеруча салкын көннәрдә иртән урамга ныгытып ашап чыгарга кирәк. Кайнар ризык белән тукланырга тырышыгыз. Ашап өлгермисез икән, кайнар чәй я кофе булса да эчегез.

Салкында спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмавың хәерле. Чөнки алкогольнең суыкта организмны җылытмавы, ә бөтенләй киресенчә тәэсир итүе исбатланган. Ул кан тамырларын киңәйтә, шуның аркасында тән температурасы түбәнәя, ә эчке әгъзалар суына. Бу озак дәвам итсә, кешенең үлеменә дә китерергә мөмкин.

Һава температурасы түбән булганда медикаментларны да бик сак кулланырга кирәк, бигрәк тә кан басымын түбәнәйтүче даруларны һәм антидепрессантларны. Аларның кайберләре тән температурасын түбәнәйтә. Ә салкында бу организмга начар тәэсир итәргә мөмкин.

Салкында киемнең тыгыз, җиңел һәм мөмкин кадәр күп катлы булуы мәслихәт. Аякларыгызны җылыда тотыгыз. Аяк киеме кыса торган булмасын. Йон оекбашлар җылыны бик әйбәт саклый.

Хәрәкәтләнү салкында кан әйләнешен көчәйтә һәм тәнне җылыта. Урамда торырга туры килә икән, хәрәкәтләнегез, җәяү атлагыз.

Битегезне я аяк-кул бармакларын өшеткәнсез икән, тизрәк җылы бинага керегез. Өшегән урынны кулыгыз белән яисә коры йомшак тукыма белән ышкып җылытыгыз, кайнар чәй эчегез. Тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Өшегән тәнне кар, спирт белән ышкырга, кайнар әйбер куярга ярамый!

Фото blog29.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев