Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү турында семинар үтте. ФОТО

Тарихта шундый вакыйгалар була, күпме вакыт үтсә дә, алар халык хәтереннән җуелмый,

киресенчә, еллар узган саен эчтәлекләре тирәнрәк ачыла, әһәмиятләре арта бара. Совет халкының 27 миллионнан артык корбан биреп, чиксез михнәтләр кичереп, тиңдәшсез батырлык күрсәтеп Бөек Ватан сугышында үз азатлыгы хакына көрәше һәм мәгърүр Җиңү яулавы әнә шундый мәңге онытылмаслык вакыйга ул. Быел без бу җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Әйе, вакыт, җир шарында нинди генә процесслар булмасын үзенекен эшли: Бөек Ватан сугышыннан җиңү яулап кайткан буын әкрен генә арабыздан китеп бара. Әле узган елда Җиңү бәйрәмен каршылаган ветераннарыбызның күбесе вафат булды. Иске Алпардан Нургали ага Вәлиев, Каргадан Бисияр ага Илалов, Югары Әлкидән Әшрәфетдин ага Шәйхетдинов, Яңа Чаллыдан Зиннәт ага Латыйпов, Иске Әнҗерәдән Риза ага Рәхимов, Базарлы Матактан Бари ага Илалов, ни кызганыч, 9 Майда бәйрәм тантаналарын күрмәячәк. Әмма алар турында җылы истәлекләр балалары, оныклары, авылдашлары, әлкилеләр хәтереннән һич югалмас.

Тиздән Россия генә түгел, элеккеге союздаш республикаларда яшәүче ватандашларыбыз өчен кадерле, газиз бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез. Аңа әзерлек инде күптән бара. Авыл җирлекләрендә ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә игътибар арта. Мәктәпләрдә укучыларга Ватан сугышы турында ешрак сөйлиләр, очрашулар үткәрәләр. Киләсе атнада хөрмәтле ветераннарыбызга бәйрәм күчтәнәчләре таратылыр…

Сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмаларының район советы башлангычы белән мәктәпләр директорлары һәм аларның тәрбия эше буенча урынбасарлары катнашында үткәрелгән семинар да әнә шул бәйрәм алды чаралары исемлегеннән. Чөнки семинар укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышланган иде. Илебездәге соңгы берничә дистә елда булган үзгәрешләр барыбызны да рухи кыйбласыз калдыра язды. Нинди идеаллар белән яшәргә, нинди кыйммәтләргә таянып балаларыбызны тәрбияләргә? Беравык бу сораулар җавапсыз калып торды. Шөкер, вакыт барысын да үз урынына куя бугай: яшьләрне туган ягын яратырга, аның үткәне белән горурланырга өйрәтмәсәк, киләчәгебезнең бик тә ышанычсыз буласын аңлап киләбез. Рәхмәт әле укытучыларыбызга, бернигә карамый үз укучылары күңеленә һаман шул мәңгелек хакыйкатьне сеңдерергә тырыша алар.

Бу уйлар семинарда катнашкан һәркемдә тугандыр. Бигрәк тә Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР", Юхмачыдан "Йолдыз" клублары һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең "Ритм" отряды чыгышларын карагач. Бу мәктәпләр искиткеч зур эш алып баралар! Клублар һәм отряд җитәкчеләре - үз эшләренең чын энтузиастлары. "ОРКЕСТР" клубын укытучы Сергей Платонов җитәкли. Ул үз укучыларында илебезнең сугышчан тарихына, армиясенә карата хөрмәт хисләре тәрбияли. Клуб әле 2013 елда гына оешса да, аның укучылары инде үзләрен республика ярышларында да күрсәтеп өлгерделәр: төрле спартакиада, конкурс һәм ярышлардан һәрчак призлы урыннар яулап кайталар. Бу җиңүләр - туктаусыз алып барылган хәрби-патриотик тәрбия нәтиҗәсе. Балалар физик һәм рухи яктан ныгыйлар, белемнәрен арттыралар, малайлар армиядә кирәк булачак күнекмәләр алалар. "ОРКЕСТР" чыныгуы алган укучылар хәрби училищеларга кереп, киләчәкләрен армия белән бәйли.

Юхмачы мәктәбенең "Йолдыз" клубының оешуына быел 10 ел тула. Аның инде үз тарихы, үз традицияләре бар. Клуб 11-17 яшьлек үсмерләрне берләштерә. Ул хәрби-патриотик берләшмәләрнең Бөтенроссия "Стяг" ассоциясе, "Юнармия" Бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе әгъзасы. "Йолдыз" балаларга физик әзерлек бирә, медицина ярдәме күрсәтү нигезләренә өйрәтә, иҗтимагый файдалы хезмәт белән шөгыльләндерә (ветераннарга, өлкән яшьтәгеләргә төрлечә булышалар), үз музейларын даими тулыландырып торалар. Ә Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Юхмачы авылының электрон Хәтер китабын булдыралар. Гаять зур һәм кирәкле эш бу. Гомумән клубның эшчәнлеге күпкырлы, алар бөтен Татарстанга мәгълүм. Тагын бер нәтиҗә хәзерге вакытта клубның 12 әгъзасы армиядә хезмәт иткән, 6 сы контракт буенча хезмәтен дәвам итә, 4 укучылары бүген полициядә хезмәттә, өчесе югары уку йортларының хәрби кафедраларында укый. Болар турында клуб җитәкчесе Андрей Романов сөйләде.

Гимназиянең "Ритм" отряды әле бөтенләй яшь. Шулай булса да мактауга лаек эшләре бар: алар Әфганстан республикасында хезмәт иткән якташларыбыз турында мәгълүмат туплап, Хәтер китабы әзерләгәннәр. "Вакыт безне сайлады ("Время выбрало нас") дигән бу китапны хәзер күбрәк экземпляр итеп бастырасы һәм авыл китапханәләренә, мәктәпләргә таратасы иде. Чөнки өстәрәк әйткәнчә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар арабызда бик аз калды. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә аларның урынын "әфганчы" якташларыбыз алачак бит.

Семинарда шул турыда ветераннар оешмаларының район советы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин да әйтеп үтте.

-Нишлисең, ветераннарыбыз рәтләре елдан-ел сирәгәя. Бүген безнең районда сугышта катнашкан 9 кеше генә калды, алар 7 авылда гына бар. Ветеран исемен 473, тыл хезмәтчәне статусын 389 кеше йөртә. Аларның иң яшенә 89 яшь Балаларыбызга патриотик тәрбия бирүдә буыннар чылбыры өзелмәсен дисәк, безгә хәзер сугыш чоры балалары белән элемтә җайларга кирәк. Чөнки 1932-1945 нче елларда туган буын сугыш чоры рухиятенең шаһитлары бит. Күбесенең хәтере әйбәт, алар белән очрашулар үткәрергә, истәлекләрен язып алырга кирәк. "Сугыш чоры балалары искә төшерә" дигән проект турында уйланыйк әле,-диде Ришат ага.

Яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләгән укытучылар дәүләткүләм мөһим эш башкара. Аларга рәхмәт әйтеп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова Әлфия Шагалиевага (гимназия), Зөлфия Гыймадиевага (Юхмачы мәктәбе), Лилия Садыйковага (Базарлы Матак урта мәктәбе) Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Киләчәктә бүләкләнүчеләр күбрәк булыр дип ышанам. Чөнки мәктәпләрдә гаять зур эш эшләнә бит. Шул ук мәктәп музейларын да җанландыра төшәсе иде. Һәр база мәктәбендә хәрби-патриотик клублар төзергә кирәк. Үрнәк булырдай тәҗрибә бар, аны кулланасы гына,-диде ул.

… Менә шундый җитди сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу булды мәгариф хезмәткәрләре арасында. Очрашуга чыкырылган ветераннар чыгыш ясаучыларны бик кызыксынып, игътибар белән тыңладылар, карадылар. Сүз алып бәя бирмәсәләр дә, өлкәннәр ишеткән-күргәннәреннән канәгать иделәр. Чөнки чынлап та яшьләребез белән өлкән буын арасында рухи элемтә өзелмәсен, аларның батырлыгы онытылмасын өчен укытучы-тәрбиячеләребез бик тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев