Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чисталык канга сеңсен

Апрель ае керде исә чисталык темасы бөтен җитдилеге белән калка. Бу аңлашыла да - кышын кар безнең шапшаклыкны күпмедер яшерсә, язын бөтен чүп-чар күз алдына чыга. Шуңа да апрель ае башыннан республикада чисталык икеайлыгы игълан ителә. Үткән пәнҗешәмбедә ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә үткән киңәшмә дә чисталык икеайлыгына багышланган иде....

Шәһәрләрдә инде чүп-чар җыештыру тулы куәткә башланган. Анда кыш әйләнәсе тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне юк итәргә тотынганнар. Премьер-министр Илдар Халиков санкциясез чүплекләрнең 80 проценты һәр елдагы урыннарда барлыкка килүен билгеләп үтте. Димәк, әлеге законсыз чүплекләрнең хасил булуына киртә куярга кирәк. Билгеле, моның өчен чүп-чарын тиешсез урынга түгүче төзелеш оешмаларының яки башка предприятиеләрнең әлеге законсыз гамәлләрен ачыклап, аларга карата кырыс чаралар күрү зарур.
Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов май бәйрәмнәренә кадәр чисталыкны тулысынча тәэмин итү бурычын куя. Билгеле, бу районнарга һәм авылларга да кагыла.
Видеоконференциядән соң муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә киңәшмә дәвам итте.
-Соңгы елларда районда чисталык мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә. Кайткан, килгән кунаклар да бик еш бездә "бер чүп күрмәссең" дип бәяләп китәләр. Әмма бу өлкәдә тиешле дәрәҗәдән без әле бик ерак торабыз,-диде Фердинат Мидхәтович.
Һәркем белә: чисталык җыештырган урында түгел, чүпләмәгән җирдә була. Шуңа да һәр территорияне шунда хезмәт куючылар, укучылар, яшәүчеләр җыештыруын таләп итсәң, чүпләү дә азаер иде. Әйтик, фермалар тирәләрен терлекчеләр, остаханәләр мәйданын механизаторлар, мәктәп тирәләрен балалар җыештырса, алар үзләре чисталыкны саклый башламас идемени?! Хәтта балалар бакчасы мәйданчыкларын җыештыруда сабыйлар катнашса (санитар таләпләр һәм нормаларны үтәп, билгеле), чиста яшәү күнекмәләре кечкенәдән аларның күңеленә сеңәр иде.
Элегрәк бит җыештыру өмәләре вакытында без үзебез хезмәт куйган оешма-предприятиеләр территориясеннән яфраклар, кипкән үләннәрне җыештырып ала идек тә, шуның белән тирә-юнебез ялт итеп кала иде. Ә хәзер бушаган пластик шешәләр, пакетлар, каплар кайда гына аунамый. Ә бит алар дистә еллар буе ятса да череп юкка чыкмый. Шуңа да чүп-чар мәсьәләсе елдан-ел җитди проблемага әйләнә бара.
Урамнарны, юл кырыйларын, авыл тирәләрен чүп-чардан даими арындырып торабыз әле. Ә менә урман буйларында, аланлыкларда, елга-сулык тирәләрендә чүп-чар һаман арта бара. Әнә шушы проблеманы хәл итү өчен республикабызда "Чиста урманнар" программасы кабул ителде. Без ял итәргә, табигать матурлыгы белән хозурланырга яраткан яшел урманнарыбыз безнең ярдәмгә мохтаж. Аларны чүплекләрдән арындырыр вакыт җитте. Әлеге программа нигезендә урманнар, сулыклар аерым коллективларга беркетелеп, аларны да тәртипкә сала башларбыз. Районда бу эшкә быелдан җитди алыну планлаштырыла.
Ә әлегә узган шимбәдә район үзәгендә беренче өмә булды. Хезмәт коллективлары тизрәк эресен өчен карларны тараттылар, чүп-чарны җыештырдылар, төзәтү, буяу, агарту белән шөгыльләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Двухмесячник