Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур юл – яңа өметләр

Быел Апак авыл җирлегенә караган Иске Тумба авылында җыен үткәннәре белән чагыштырганда бөтенләй башка рухта узды. Кешеләрнең кәефе күтәренке, сөйләшүләрендә үк алдагы көнгә яңа планнары барлыгы сизелә. Сәбәбе - урман уртасында дөньядан "аерылып" утырган бу авылга таба юл төзелә башлады. "Алексеевскдорстрой"ның куәтле "КамАЗ"лары тыз-быз килеп балчык ташый, ә юлсызлыкның төп...

Быел Апак авыл җирлегенә караган Иске Тумба авылында җыен үткәннәре белән чагыштырганда бөтенләй башка рухта узды. Кешеләрнең кәефе күтәренке, сөйләшүләрендә үк алдагы көнгә яңа планнары барлыгы сизелә.
Сәбәбе - урман уртасында дөньядан "аерылып" утырган бу авылга таба юл төзелә башлады. "Алексеевскдорстрой"ның куәтле "КамАЗ"лары тыз-быз килеп балчык ташый, ә юлсызлыкның төп "гаеплесе" - Чирмешән ярларына тимер торбалар кагыла. Юлны быел ук төзеп бетерергә ышандырмасалар да, күперне өлгертергә вәгъдә бирәләр юлчылар. Шуңа да тумбалыларның кәефе яхшы.
Шуның өстенә урамнарга (гомер булмаган!) 23 лампа куйганнар, бу эш алга таба дәвам иттереләчәк. Су мәсьәләсе дә өлешчә хәл ителгән: су хәзер һәр йортка кергән, әмма сыйфаты әйбәт түгел икән. Моны хәл итү өчен яңа скважина казу турында кайгырта җирлек һәм район җитәкчелеге.
Бу тирәләрдә терлек асрау өчен шартлар бик яхшы, печән әзерлим дисәң, иренмә генә. Һәм авыл халкы моннан файдалана - берничә сыер асрап, дуңгыз үстерә, итен сата, кыскасы, тормыш алып бара. Сөт тапшыручылар да аз түгел.
Җыенда авыл зиратын зурайту, аның тирәсен яңадан тоту, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү кебек сораулар бирелде, аларга район оешмалары вәкилләреннән җаваплар алынды. Һәм шунысын да әйтик: берничә тапкыр Апак җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага авылдагы үзгәрешләр өчен рәхмәт әйттеләр тумбалылар.
Аннары җирлек советының киңәйтелгән утырышы Каракүлдә булды. Җирлек башлыгының отчетын, район оешмалары вәкилләрен игътибар белән тыңладылар җыенга килүчеләр. Сораулар да бирделәр. "Алексеевскдорстрой" Тумбага юл төзегән арада җәмгыять ярдәме һәм техникасы белән авыл күлен тирәнәйтәсе иде, диештеләр. "Терлек асрарга кушасыз, ә җирләребезгә дивиденд бирелми",- дип зарланучы да булды. Кызганыч, әмма, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Владимир Петров әйтүенчә, хәзер пайларны яисә аларга хокукларны кайтару мөмкин түгел икән инде.
Апакта җыен җирлек советының киңәйтелгән утырышы рәвешендә үтте. Чөнки апаклылар җыен буласына бик исләре китмәгән, килүне кирәк санамаган, 314 кешелек авылдан клубта күп булса 30-35 кеше утырды.
Җирлек башлыгы Илһамия Әбҗәббарованың ел башыннан эшләнгәннәр турында отчетыннан соң район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алда торган сайлаулар турында сөйләде. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин республикада һәм районда нинди программалар эшләп килүе, алда безне нинди үзгәрешләр көтүе хакында әйтеп үтеп, сентябрьдәге сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев