Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районының Кошки авылында ачылган яңа модульле ФАП– районда инде унынчысы (+ФОТО)

Кошки - район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларның берсе. Дөрес, монда да инде асфальт килеп җитте. Әмма бу юнәлештәге юл полотносының берничә урында шактый тузган булуы юлчыларга байтак уңайсызлыклар тудыра. Сүз дә юк, үзәктән читтәге мондый авылларда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел баскычы булган ФАПларның әйбәт хәлдә булуы гаять мөһим....

Кошки - район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларның берсе. Дөрес, монда да инде асфальт килеп җитте. Әмма бу юнәлештәге юл полотносының берничә урында шактый тузган булуы юлчыларга байтак уңайсызлыклар тудыра.
Сүз дә юк, үзәктән читтәге мондый авылларда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел баскычы булган ФАПларның әйбәт хәлдә булуы гаять мөһим. Кошкида бу мәсьәлә уңышлы хәл ителде - узган атна азагында биредә яңа модульле ФАП ачылды.
-Бу фельдшер-акушерлык пункты - районыбызда унынчысы,-диде баш табиб Светлана Одушкина яңа объектны ачу тантанасында. -Заманча таләпләргә җавап бирүче мондый модульле ФАПларда халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Кошкилылар фельдшердан да уңды. Илсөяр Шәмәрданова 24 ел инде шушы авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. Аңа тырыш хезмәте өчен рәхмәт. Ә авыл халкының саулыгына бик игътибарлы булуын теләр идем.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов та Кошки халкын бу сөенечле вакыйга белән котладылар, авыл җирендә медицина учреждениеләре төзүгә һәм капиталь ремонтлауга юнәлтелгән республика программасының бик кирәкле һәм вакытлы булуына басым ясадылар. Сергей Осипов әйтүенчә, бу инде республикада 347 нче ФАП икән.
-Авыл халкы яңа ФАПка чирләп түгел, ә тикшерелер өчен, профилактика максатында гына килсен иде,-дип тә өстәде министр урынбасары. -Мин бигрәк тә ир-атларга табибларга ешрак күренергә киңәш итәм. Бүген ир-егетләребез саулыклары белән әллә ни мактана алмыйлар. Аларның уртача гомер озынлыгы да кыскарак. Сөекле хатын-кызларыбыз, ирләргә игътибарлы булыгыз, аларның сәламәтлеген саклагыз.
ФАПны ачу тантанасында очучы-космонавт Александр Баландин да катнашты.
-Хатыным белән Бакирово шифаханәсенә барышыбыз. Базарлы Матак минем өчен бик якын хәзер, шуңа бирегә сугылмый үтә алмадым,-дип аңлатты районыбызга сәфәрен космонавт. - Әлкигә мин бик сөенеп кайтам. Менә бу юлы нинди күркәм вакыйга шаһиты булдык. Илнең кайбер төбәкләрендә бүген медицина учреждениеләре, мәктәпләр ябыла, ә сездә әнә яңадан-яңа объектлар ачыла. Минем сезгә иң зур теләгем: балалар күбрәк тусын. Биш елдан без яңадан кайтканда авылыгызда халык саны 10 процентка булса да артсын иде.
Кошки авыл җирлеге башлыгы Эльфира Нуртдинова сүз алып, авыл халкы турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Ә Евгения Чурина барлык авылдашлары исеменнән әйтте:
-Яңа медпунктны без озак көттек,-диде ул. -Инде менә бер дигән ФАП пәйда булды. Бу эшкә катнашы булган һәркемгә без бик рәхмәтле. Авылда балалар күбрәк тусын, ә өлкәннәргә иминлектә озын гомер итәргә язсын.
Менә ишектәге ал тасма киселде, халык яңа медпунктка узды. Монда аларны фельдшер Илсөяр Шәмәрданова каршы алды.
-Биредә эшләве үзе җан рәхәте!-диде Илсөяр ханым, яңа бинадагы шартлар турында кызыксынгач. -Моңа кадәр медпункт мәктәптәге бер бүлмәдә иде. Анда салкын, кысан, канализация юк. Ә биредә бит барлык уңайлыклар тудырылган. Авыруларны кабул итү, процедура кабинетлары, хатын-кызларны, балаларны карау бүлмәләре, менә дигән санузел, кайнар һәм салкын су, канализация. Бинабыз электр белән җылытыла. Суыткычлар, буй һәм авырлык үлчәүләре, инструментларны стерильләштерү шкафлары, кирәкле барлык медикаментлар - һәммәсе бар.
-Аягым җиңел булсын, беренче пациент мин булыйм,-дип, ул арада Вера Рукавишникова артериаль кан басымын, кандагы шикәр күләмен үлчәтеп алды. Ул да яңа медпункт төзелүгә бик канәгать булуларын әйтте.
Шулай, яңа ФАП авыл халкының саулыгын ныгытуга хезмәт итсен. Авырулар кимесен, ә халык саны артсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев