Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлки районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Ул зур бассейн ачу тантанасында катнашты (+ФОТО)

25 августта Базарлы Матакта зур бассейн ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Нәкъ бер ел элек әлеге бассейнның нигез ташына капсула салынган иде. Биредә урнаштырылган бассейн савыты былтыр Казанда узган Су төрләре буенча дөнья чемпионатында файдаланылган. Шундый өч савыт дөнья чемпионатында беренче сынау алып, республиканың төрле төбәкләренә...

25 августта Базарлы Матакта зур бассейн ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Нәкъ бер ел элек әлеге бассейнның нигез ташына капсула салынган иде. Биредә урнаштырылган бассейн савыты былтыр Казанда узган Су төрләре буенча дөнья чемпионатында файдаланылган. Шундый өч савыт дөнья чемпионатында беренче сынау алып, республиканың төрле төбәкләренә озатылды. Аның берсе Казанда калса, тагын икесе Яр Чаллыга һәм безгә - Базарлы Матакка бүләк ителде. Республиканың өч ноктасында урнашачак бассейннарның нигез ташына былтыр бер үк вакытта капсулалар салынды. Һәм менә августның эссе көнендә беренче булып Базарлы Матактагы бассейн файдалануга тапшырылды.
Әлеге бассейн гаҗәеп зур. Аның буе 33 метр, иңе 25 метр. Биредә 13 йөзү полосасы бар. Кама аръягы районнарында әле мондый зур бассейн бердәнбер. Бу спорт объектында республика, Россия, хәтта халыкара дәрәҗәдәге турнирлар үткәрергә була.
Бассейн район халкының инде яраткан урынына әйләнгән "Алинә" универсаль спорт залы каршында төзелде. Шуннан ерак түгел чаңгы базасы төзелүен дә искә алсак, Базарлы Матакның бу ягы тулысы белән зур спорт мәйданчыгына әйләнеп баруын күзаллавы кыен түгел.
Яңа бассейн "Ләйсән" дип аталды. Аны ачу тантанасына бик күп халык җыелды. Районыбызның төрле авылларыннан, читтән дә кунаклар килгән иде. Ә иң олы кунак, билгеле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та килгәннәр иде.
Тантананы ачып, сәламләү сүзе белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.
-Берничә ел элек кенә Базарлы Матакта "Алинә" универсаль спорт залы төзелгән иде. Инде шунда шөгыльләнгән егетләребез каратэ, бокс, ирекле көрәш кебек спорт төрләрендә республика күләмендә зур җиңүләргә ирешәләр,-диде Александр Федорович. - Менә бу йөзү бассейны ачылгач, якын киләчәктә бәлки безнең төбәктән дә су спорты буенча республика чемпионнары чыгар. Районыбызда кыска гына вакыт эчендә шундый заманча йөзү бассейны төзүдә ярдәм иткәнегез өчен сезгә, Рөстәм Нургалиевич, барлык әлкилеләр исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-Әлки районы бик бай тарихлы төбәкләрдән санала,-диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин. -Аның бер ягында борынгы Болгар шәһәре, икенче ягында чал тарихлы Биләр. Шуларны тоташтырган ныклы боҗра җире бу. Бүген әлкилеләр, кошчылык тармагын исәпкә алмаганда, республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерлар исемлегендә. Республикадагы товарлыклы бодайның 15 проценты биредә үстерелә. Соңгы елларда район зур күтәрелештә. Инде бу бассейнны алыйк. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен нинди зур бүләк ясалды. Гомумән, авыл халкы шәһәрдәгегә якын шартларда яшәсен өчен бүген бик күп эшләнә.
Үз җиреңдә, табигать кочагында яшәп тә менә дигән хезмәт һәм ял шартларыннан файдаланырга мөмкин икән бит. Сезне, әлкилеләр, бу куанычлы вакыйга белән ихластан тәбриклим.
Заманында Олимпия уеннарында көмеш медальгә лаек булган, Россиянең күп тапкыр чемпионы, дөнья кубогы иясе, су полосы буенча Татарстанның баш тренеры Ирек Зиннуров та районыбызда бассейн ачылу уңаеннан чын күңелдән сөенүен әйтте.
-Бер ел элек бассейн нигезенә капсула салуда да катнашкан идем. Инде объект бүген әлкилеләргә файдалануга тапшырыла. Җитәкчеләребезгә бассейнны республикада калдырулары өчен зур рәхмәт,-диде ул.
Менә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.
-Зур шәһәрме ул, кечкенәме, зур авылмы, әллә бәләкәйме - аның халкы уңайлы шартларда яшәргә тиеш. Без шуңа омтылабыз. Ә авыл җиренә аеруча кайгырту һәм игътибар кирәк. Чөнки авыл ул безнең традицияләрне яшәтүче. Алга таба да без агросәнәгать комплексын да, авыл халкының хезмәт һәм яшәү шартларын да кайгыртырбыз. Бүген мин бу йөзү бассейнының файдалануга тапшырылуына сезнең белән бергә шатланам. Монда республика, Россия күләмендә танылган спортчыларны гына тәрбияләп калмыйча, дөнья чемпионнарын, Олимпиада җиңүчеләрен дә үстерерсез әле. Әлкидә тырыш, үҗәт, максатчан халык яши. Яшьләрегез бик талантлы. Уңышлар сезгә!-диде Рөстәм Нургалиевич. Аның сүзләрен җыелган халык алкышлар белән хуплады.
Аннан йөзү бассейнының җитәкчесе Айтуган Вафинга символик ачкыч тапшырылды. Барлык кунаклар яңа бинага чакырылды.
Без зәңгәрсу сулы гаҗәеп матур һәм зур бассейнга сокланып торган арада Казаннан килгән спорт осталары йөзү буенча мастер-класслар да күрсәтергә өлгерделәр. Президент яңа бассейнны телефонына фотога төшереп тә йөрде.
Бу бассейн әлкилеләрнең яраткан ял урынына әверелсен иде. Биредә шәһәрлеләр көнләшерлек әйбәт шартлар тудырылган. Иркен тренажер залы, киенү-чишенү, медицина хезмәте күрсәтү, душ бүлмәләре…
Аннан соң Рөстәм Миңнехановка район үзәгендәге яңа гына капиталь ремонт үткәрелгән "Каенкай" балалар бакчасын күрсәттеләр. Биредә сабыйлар олы кунакларны шигырьләр укып сәламләделәр, бакчаны яңартуда ярдәм иткән абыйларына матур итеп рәхмәтләрен җиткерделәр.
Соңрак республика Президенты "Алинә" спорт залы каршында авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр белән очрашты.
-Менә бүген без сездә зур йөзү бассейны ачтык, ремонттан соң файдалануга тапшырылган балалар бакчасын карадык. Әлкинең бүгенге тормышы белән таныштыруны район башлыгыннан сорыйк,-диде республика җитәкчесе.
Александр Никошин:
-Әлки республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен төгәлләде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30 центнердан артык уңыш алдык. Ашлыкның тулаем җыемы 90 мең тоннадан артып китә. Әле көнбагыш, бөртек өчен кукуруз урагы башланмаган. Бу культураларның да уңышы мул булачак. Көзге чәчү эшләре актив бара. Уҗым культуралары быел 25 мең гектарда игеләчәк. Арыш чәчү инде төгәлләнде, хәзер көзге бодай чәчәбез,-дип сөйләде район башлыгы.
Сүзгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кушылды:
-Әлки җиренә бик зур күләмдә инвестицияләр кертелде. Биредә авыл хуҗалыгының нык һәм уңышлы эшлисенә ышаныч зур,-диде.
Районның баш табибы Светлана Одушкина:
-Рөстәм Нургалиевич, Сезгә медицина юнәлешендәге күп төрле программаларны уңышлы эшләтүегез өчен рәхмәт. Без алардан киң файдаланабыз. Миллион сум алып авыл җирендә эшләүче табибларыбыз байтак. Бала тудыру бүлеген дә ремонтласак бик әйбәт булыр иде,-дип Президентка мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Нургалиевич Әлкидә соңгы елларда күпме бала туу белән кызыксынды. Бәбиләр туу арта баруын ишеткәч:
-Ремонт буенча уйлашырбыз,-дип өметләндерде.
Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев исә:
-Соңгы елларда авылларда бик күп эшләр башкарыла. Авыл халкын кайгыртуыгыз, һәръяклап ярдәм итүегез өчен Сезгә зур рәхмәт. РФ Дәүләт Думасына сайлауларны да оешкан төстә үткәрербез,-диде.
Аннан Президент вертолеты белән Яңа Әнҗерә поселогына килде. Биредә аңа республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да кушылды. Кунакларга "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев төзеткән күп функцияле мәдәни үзәкне күрсәттеләр. Яңа Әнҗерәдә бу көнне авыл бәйрәме дә үткәрелә иде. Һәр тарафта җыр-музыка яңгырап тора. Ямь-яшел чирәмле урамга куелган табында Президентны мәтрүшкәле чәй, кайнар коймак белән сыйлады әнҗерәлеләр.
Республикабыз җитәкчеләре бу кечкенә авылны гөрләтеп яшәткән халыкка рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп юлга кузгалдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев