Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенчеләр көзге чәчүгә кереште

8 августта кайбер хуҗалыклар арыш чәчә башлады. Тагын ике көннән исә "КШ-Агро"ның барлык филиалларында да чәчүгә керешәләр. Көзге культураларга быел 25 мең гектар мәйдан биреләчәк. Арыш чәчү өчен иң кулай вакыт - 10-20 нче август көннәре. Ә уҗым бодае чәчүгә 20 августтан да соңга калмый керешергә кирәк. Бурыч - барлык...

8 августта кайбер хуҗалыклар арыш чәчә башлады. Тагын ике көннән исә "КШ-Агро"ның барлык филиалларында да чәчүгә керешәләр. Көзге культураларга быел 25 мең гектар мәйдан биреләчәк.
Арыш чәчү өчен иң кулай вакыт - 10-20 нче август көннәре. Ә уҗым бодае чәчүгә 20 августтан да соңга калмый керешергә кирәк. Бурыч - барлык мәйданнарда чәчүне 10 сентябрьгә кадәр төгәлләү.
Көзге чәчү өчен пар җирләре файдаланыла. Хуҗалыкларда эш тыгыз булуга карамастан, туфракны чәчүгә әзерләүгә игътибар зур. Инде 21 мең гектардан артык чәчүлек җирләр орлык кабул итәргә әзер. Ә куәтле тракторлар җир эшкәртүне дәвам итә. Чәчүлек орлык та хуҗалыкларда җитәрлек. ВостокЗернопродукт»-ның Базарлы Матактагы орлык җитештерү заводы бу көннәрдә тулы куәткә эшли. Коллектив отрядларны сыйфатлы орлык белән тулысынча тәэмин итәргә ышандыра.
Чәчүгә керешү өчен ашлама да җитәкрлек. Дөрес, ул әлегә 500 тонна гына бар. Әмма "Хузангай" җәмгыяте минераль ашлама алу турында аны җитештерүче заводлар белән килешү төзеп, бу көннәрдә кайтара да башлый. "КШ-Агро" җитәкчелеге дә бу юнәлештә кирәкле чараларны күрә. Моннан тыш, республика бюджетыннан көзге чәчүгә ашлама сатып алу чыгымнарын субсидияләү каралган. Шул акчаларга якын көннәрдә ашлама кайтарыла башлаячак.
"Көнчыгыш Әлки" филиалының Иске Чаллы бүлекчәсендә Ленар Насыйров арыш чәчүгә кереште. Механизатор эшли башлаган басу бик әйбәт эшкәртелгән. Дөрес, туфракта дым юк диярлек. Әмма арыш җир куенына коры вакытта салына. Кичә, 9 августта, "Үзәк Әлки" филиалының «Салман» отряды кырларында да чәчү агрегаты эшли башлады. Михаил Бойков "Трион" тракторына 12 метр киңлектәге чәчү агрегаты тагып эшкә кереште. Михаил "Үзәк Әлки"нең мактаулы механизаторы. Ул чәчү комплексын җентекләп көйләгән. Әлеге агрегат җирне бер үк вакытта культивацияли дә, чәчә һәм катоклый да. Михаил һәр көнне 80-90 гектарда эш башкарырга исәпли. Ул планлаштырылган 365 гектар мәйданда арышны 4-5 көндә чәчеп бетерәсенә шикләнми. Павел Серягин аның агрегатына орлык ташый.
Филиалның тагын бер уңган механизаторы Алексей Балялин бодай чәчү өчен агрегатны ремонтлап бетереп килә. Бу агрегат тагын да көчлерәк, берьюлы 16 метр киңлектә чәчәргә сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев