Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сайлаучылар Президентлыкка кандидатлар белән очраша

27 июньдә Казанда Теннис академиясе бинасында Татарстан Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак. Анда безнең районнан да 24 кеше катнаша. Быел сентябрьдә узасы Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатларын праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. Илебездә беренче тапкыр...

27 июньдә Казанда Теннис академиясе бинасында Татарстан Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар сайлаучылар белән очрашачак. Анда безнең районнан да 24 кеше катнаша.
Быел сентябрьдә узасы Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатларын праймериз, ягъни партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. Илебездә беренче тапкыр Татарстанда партия төбәкнең иң югары җитәкчесе вазыйфасына кандидат тәкъдим итү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне җәмәгать оешмаларына ышанып тапшырды.
Газета укучыларыбызга мәгълүм булганча, 13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасы Президент праймеризында катнашу өчен республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иттеләр. Әлеге берләшмәләр арасында республиканың ветераннар оешмалары, "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте, Фермерлар ассоциациясе, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе һ.б. бар.
Иҗтимагый оешмалар тарафыннан праймеризда катнашу өчен тагын өч кандидат тәкъдим ителде. Алар - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия Президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов.
Иртәгә узачак праймеризда сайлаучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән дүрт кандидат арасыннан өчесен сайлап алачаклар. Июль башында булачак "Бердәм Россия" конференциясендә партия, праймериз йомгакларын исәпкә алып, республика Президенты постына кандидат тәкъдим итәчәк.
Праймеризның зур бинада - Теннис академиясендә узуы бу чараның масштабы белән аңлатыла. Анда күп санда сайлаучылар һәм чакырылган кунаклар катнашачак. Кандидатларның сайлаучылар белән очрашуын өч дистәдән артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары күзәтәчәк.
818 сайлаучыны республиканың 33 иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән. "Бердәм Россия" партиясе исеменнән шулай ук 818 сайлаучы катнашачак. Алар - Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәрләре вәкилләре. Партия эчендә алдан тавыш бирүнең хисап комиссиясенә 35 кеше кергән.
Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва иткән кандидатларның сайлаучылар белән очрашуына 24 райондашыбыз барырга җыена. Аларның 14 е праймеризда - сайлаучылар, ә калганнары чакырылган кунаклар (приглашенные) буларак катнаша. Сайлаучылар - "Бердәм Россия" партиясе һәм "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре.
Без аларның кайберләре белән очрашып сөйләштек. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов праймеризда кайсы кандидат өчен тавыш бирәчәген үзе өчен күптәннән аныклаган.
-Һич икеләнүсез республиканың бүгенге лидеры Рөстәм Миңнехановка тавыш бирәм,-ди ул. -Чөнки бүгенге катлаулы шартларда республиканы ышанычлы үсеш юлыннан алып барырга ул гына сәләтле дип исәплим. Рөстәм Нургалиевичның сәяси зирәклегенә, үткен акылына, җитәкчелек тәҗрибәсенә күп тапкырлар инандык. Уйлап карагыз, бүген авыл җирендә Татарстан Президенты инициативасы белән кабул ителгән күпме программалар уңышлы тормышка ашырыла. Яхшы юллар, социаль объектлар, торак йортлар төзелә. Авыл халкы киләчәккә өмет белән карый. Һәм авылдашларым республиканың бүгенге лидеры сәясәтен хуплыйлар.
Калган сайлаучылар да Илалетдин Җәләлетдиновның фикеренә кушылулары хакында белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев