Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Каз-үрдәкләрне тизрәк суеп урнаштырырга кирәк”, - ди Әлки районы баш ветеринар табибы

    Бу республикада кош гриппы очракларының ешаюы белән бәйле

    Октябрьдә Татарстанның өч районында – Мөслимдә, Буада, Чүпрәледә – берьюлы диярлек кош гриппы чыгу фактлары теркәлде. Нәтиҗәдә йөзләгән кош-корт юк ителде. Яман вирусның таралу, азу  куркынычына чик кую өчен бу бердәнбер чара.  Зур хәвеф тудыручы әлеге йогышлы чир бездәге каз-үрдәкләргә, тавыкларга да янамасын өчен нәрсә эшләргә соң? Шул хакта районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин белән сөйләшәбез.

    • Белгечләр өч районга да кош гриппының чит төбәкләрдән керүен ачыклады. Әлеге районнар башка регионнар белән чиктәш. Безнең Әлки районы да Ульяновск өлкәсе белән янәшә. Шуңа безгә дә бик уяу һәм сак булу зарур. Авыл җирендә кош-корт асрамаган кеше сирәк. Ә кош гриппы бик тиз таралучан, ул теләсә кайсы хуҗалыкта  килеп чыгарга мөмкин. Соңгы мәгълүматлар буенча, Буа районында йорт кошларында тагын әлеге чир табылган, - ди Камил Хәйруллин.
    • Чирле кошларны ничек ачыклап була?
    • Инфекция йоктырган кош-корт начар ашый, канат-каурыйлары салына (необычное положение), күз тирәләре кызарып тора. Кошлар хәлсезләнә (вялые), күбрәк су салынган савыт янында торалар, тәрәтләре сыек була. Мондый үзгәрешләр сизсәгез, тизрәк ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
    • Камил Шәрифуллович, ул чир йорт-җиргә каян керергә мөмкин?
    • Соңгы вакытта чир ачыкланган районнарга әлеге вирусны кыргый үрдәкләр, кыр казлары алып килгән дип фаразлана. Киек кошлар җәйге чорда әлеге авыру таралу куркынычы булган төбәкләрдә яшәгәннәр. Җылы якка очканда алар бездәге сулыкларга – елга, буа, күлләргә төшеп ял итәләр. Алардан инфекция сулыкларга күчеп кала. Ә бу елга-күлләрдә халыкның каз-үрдәкләре йөзәргә мөмкин. Гомумән, кош гриппы инфекциясенең су белән таралу куркынычы зур. Аны контрольгә алу мөмкин дә түгел. Кош-кортны иреккә җибәрмәү, йорт-җирдә генә тоту зарур.
    • Каз-үрдәк асраучыларга нинди киңәш бирер идегез? Кошларны күпләп, сату өчен үстерүче гаиләләр дә байтак бит.
    • Каз-үрдәкләрне кичекмәстән суеп урнаштырырга кирәк. Кар ятканны, декабрь кергәнне көтәргә һич ярамый. Югыйсә чир эләксә, йорттагы бөтен кош-корт яндыру ысулы белән юк ителәчәк.  Бу очракта бернинди түләү-компенсацияләр каралмаган. Кош-корт асраучылар өчен бу зур бәла. Шуңа бик сак булырга киңәш итәр идем.

    Без авыл халкына һәрчак кош-кортны сатып алганда ветеринария документларын (ветеринарная сопроводительная документация) карарга киңәш итәбез. Базарларда йорт кошлары сатучыларның андый белешмә кәгазьләре була, алар безнең җитди контрольдә. Ә менә  Ульяновск, Самара якларыннан килеп авылларда кош-корт сатып йөрүчеләрдән бик сак булсагыз иде.

    • Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Камил Шәрифуллович!

     

    Сезнең фикер

    Юрий Ензаев, каз фермасы тотучы, Чуаш Борнае авылы:

    • Авыл кешесе өчен бик катлаулы хәл бу. Кош гриппы безнең районга үтеп кермәс, зыян салмас дип өметләнәм. Мин инде алдан ук ниятләнгән буенча, казларны тереләй сата башладым. 200 баш тирәсе инде реализацияләнде. Калганнарын да күпләп сатып алырга теләүчеләр бар. Инфекция булмауга инаныр өчен, ветеринарларның кошлардан анализ алып каравын сорадым. Каз үстерү ансат эш түгел, чыгымы да, хезмәте дә бихисап. Кошларны исән-имин урнаштырып бетерермен дип уйлыйм. Ә каз үрчетүне алга таба да дәвам итәргә, эшемне киңәйтергә ниятлим.

     

    Газинур Фәттахов, Карга авылы:

    • Безнең авылда күпләп каз асрамаган гаиләләр сирәк. Бу су кошларын 100 әр баш, аннан да күбрәк тотучылар бар. Үзебез дә елның елында казларны мулдан үстерәбез. Әлбәттә, берничә районда кош гриппы килеп чыгу турындагы хәбәр халыкны пошманга салды. Кешеләр нигездә казларны йортта, бакчада тоталар, бер-ике гаилә генә су буена төшерә. Җирләр туңдыргач беркем дә иреккә чыгармаячак инде. Байтак кеше, шул исәптән без үзебез дә ноябрь бәйрәмнәрендә казларны суеп урнаштыра башларга уйлыйбыз. Ветеринария белгечләрен тыңлап, быел бу эшне иртәрәк башкарырга булыр.  Казлар әйбәт үсте, өлгерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: