Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районы прокуроры ярдәмчесе: Интернетта дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар урнаштырган өчен зур штраф салу каралган

Дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат өчен – административ җаваплылык

Интернет челтәрендәге, социаль челтәрләрдәге, әйтик, Инстаграм, Одноклассники.ру, ВКонтакте.ру битләрендә иҗтимагый әһәмияткә ия тикшерелмәгән мәгълүмат бастырып чыгару тыела. Законга шул хактагы үзгәрешләр кертелде.

Моннан соң халык игътибарына сәяси яңалыклармы, аерым кешеләрнең шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләреме, хезмәтләрдән файдаланучыларның фикерләреме, шулай ук җәмгыять тормышындагы мөһим вакыйгалар турында үз карашларыңмы – нинди дә булса мәгълүмат җиткергәндә һәр “блогер”, зарурлык булганда, әлеге мәгълүматларның дөреслеген һәм чыганагын расларга тиеш була.

Массакүләм мәгьлүмат чараларында, шулай ук мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә дөрес хәбәр дип күрәләтә хакыйкатькә туры килмәгән, кешеләрнең тормышына һәм (яисә) сәламәтлегенә, мөлкәтенә куркыныч тудыручы, җәмәгать тәртибен һәм (яисә) иҗтимагый хәвефсезлекне бозу белән янаучы яисә тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче, транспорт яисә социаль инфраструктура, кредит оешмалары, энергетика объектлары, сәнәгать яисә элемтә объектлары эшенә зыян салу яки аларның эшен туктату  хәвефе тудыручы  иҗтимагый әһәмияткә ия мәгьлүмат тарату РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 13.15 маддәсе 9 бүлегендә каралган административ хокук бозу булып санала. Моның өчен гражданнарга – 100 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Административ хокук бозу предметы конфискацияләнергә дә мөмкин.

Әнвәр Шакиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев