Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районында “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале узды

Район үзәк хастаханәсендә “Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах” фестивале узды.

 Профориентация юнәлешендәге әлеге фестиваль республика күләмендә быел тугызынчы тапкыр үткәрелде. Аның төп максаты – өлкән сыйныфлар укучыларын медицина профессияләре белән таныштыру, аларны бу җаваплы һәм игелекле хезмәткә җәлеп итү.

 

 

Медицина хезмәткәрләре гомер-гомергә хөрмәтле, мактаулы һөнәр ияләре булды. Коронавирус пандемиясе чорында җәмгыятьтә бу профессия кешеләренең абруе, кадере тагын да артты. Докторлар, шәфкать туташлары, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр халыкның олы рәхмәтен, ихтирамын казанды.

Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, кешеләр табиб профессиясен иң дәрәҗәлеләрнең берсе дип саный. Медицина вузларына керергә теләүчеләрнең дә кимегәне юк. Әмма дәвалау учреждениеләрендә табиблар, шәфкать туташлары җитешми әле.

Медицина хезмәткәрләре белән очрашуга Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең һәм Базарлы Матак урта мәктәбенең тугызынчы, унберенче сыйныфлар укучылары килгән иде. Алар алдында Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Заһидуллина чыгыш ясады.

–Безгә  медицина хезмәткәрләре һәрчак кирәк, белемле яшь кадрларны  кочак җәеп каршы алабыз,–диде ул, чыгарылыш укучыларын табиб, шәфкать туташы профессияләрен сайларга өндәп.

Медицина уку йортларына керергә теләүчеләр максатчан юлламалардан файдалана алалар. Гүзәл Заһидуллина әйтүенчә, узган ел район мәктәпләрен тәмамлаган егетләр-кызлар белән максатчан белем алу турында (о целевом обучении) 11 килешү төзелгән. Ике чыгарылыш укучысы Казан дәүләт медицина университетына, дүртесе  Казан федераль университетының медицина факультетына, биш кеше Казан һәм Чистай медицина көллиятләренә укырга кергән. Бүген максатчан юлламалар буенча КГМУда – алты, ә КФУда җиде әлкиле белем ала.

Хастаханәнең (ЦРБ) кадрлар буенча баш белгече “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программалары хакында да сөйләп үтте. Алар нигезендә авыл җиренә эшкә кайткан яшь табибларга – миллион сум, ә фельдшерларга 700 мең сум бер тапкырлы түләү бирелә. Әлеге проект гамәлгә кергән 2012 елдан бирле районга эшкә кайткан 19 табиб (шул исәптән былтыр 3 белгеч) бу мөмкинлектән файдаланган.

Быел медицина уку йортларын тәмамлаучы өч яшь кеше үзебезнең районга эшкә кайтырга җыена.  Аларның берсе – Әхмәт авылы кызы, КГМУның алтынчы курс студенты Эльвина Хәйруллина очрашуга да килгән иде.

–Мин участок педиатры булып эшләячәкмен. Табиб профессиясен яратып сайладым. Хезмәт юлымны туган районыбызда башларга теләгем зур. Вузда алган белемнәремне файдаланып тырышып эшләрмен, якташларымның ышанычын яулармын дип өметләнәм,–диде Эльвина фестивальдә чыгыш ясаганда. 

Яшь белгеч, балалар табибы Эльмира Нәбиуллина сүзләре дә үтемле һәм ышандырырлык яңгырады.

–Һәр профессия үзенчә мөһим һәм кирәкле, билгеле. Ә табиб хезмәте аерым бер урын алып тора. Чөнки ул теләсә кайсы җәмгыятьнең иң зур байлыгы – кешеләр саулыгы һәм гомере сагында тора. Бөтен дөньяны хафага салган пандемия сәламәтлектән дә кадерлерәк берни булмавын, табиб профессиясенең батырлыкка тиң фидакарьлеген тагын бер кат раслады. Сүз дә юк, әйбәт табиб булу өчен зур тырышлык, күпкырлы белем, профессияңә тулаем бирелгәнлек сорала,–дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.

Аннан соң поликлиниканың өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Вафина укучылар белән экскурсия үткәрде. Малайлар-кызлар медицина кабинетларын, лабораторияне, процедура бүлмәсен карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Иң мөһиме, бүген мәктәп эскәмиясендә булган яшьләр арасында үзенең киләчәген медицина өлкәсендә күрүче, кешеләрне әрнү-сызланулардан, авырулардан коткару турында хыялланучылар бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев