Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнең Түбән Әлки авылы халкы Сабан туена  зур бәйрәмдәй  әзерләнә

    Халкыбызның  иң күңелле бәйрәме – Сабантуйлар җитә.

    Безнең балачакларда да  шау-шулы, матур үтә иде бу бәйрәм. Аннан соң инде бик күп еллар узса да, аның истәлекләре кадерле хатирәләр булып күңел түрендә саклана. 
    Узган гасырның 30 нчы еллары, миңа 10 яшь тирәсе иде. Безнең Түбән Әлки авылы халкы Сабан туена  зур бәйрәмдәй  әзерләнә. Бригадир Сабир абый эшкә әйткәндә үк Сабан туеның кайчан буласын, ничек барасын искәртеп куя. Шуннан халык бәйрәмгә җыена башлый. Иң элек йорт-җирләрен җыештыра, урамнарга хәтле ялт иттереп себереп куя. Бу вакыт ераклардан кунаклар да кайта. Ә хуҗабикәләр өйдә пешеренәләр.
    Без район Сабан туена апам Миңнегөл белән икәү барырга җыендык. Олы апам Бәрия безгә баргач ашарга дип кичтән көлчәләр дә пешереп куйган, хәтта кесәгә  берничә тиендер инде акча да салды. Менә урамда Сабан туена баручы җигүле ат та күренде. Ләкин арбаның яртысыннан артыгы бала-чага белән тулы. Безгә урын булмас дип курыксак та, сыйдык, арба тирәли тезелештек. 
    Урта Әлки, Биктимер авылларын да үтеп, Матакка Сабантуй җиренә килеп җиттек. Халык судагы балык кебек, карап бетергесез, гөр киләләр. Кайсы бии, кайсы җырлый, кемдер кычкырып сөйли. Без базар тирәсен күзәтәбез. Тозлы кыяр, помидор, стаканлап квас, сыра саталар. Апам тозлы кыяр алды, мин квас эчтем. Ерак та түгел татарча җырлый-җырлый гармунда уйнаучыны күреп алдым. Бу Алпар артисты, безгә дә килеп концерт куйган иде. Ә менә чуаш кызлары балалайкага кушылып русча да, үзләренчә дә җырлыйлар. Төрле төсләрдәге чуклы-чуклы киемнәре шулкадәр матур, исем китеп карап торам, аерылып китеп булмый. Һәр нәрсәгә сокланып, хозурланып озак карап йөрдем. Апа гына: “Киттек, халык кайту юлына борылган”,–дип әйдәде. Зур гына машина күренде, “Әлкигә” диделәр. Без дә абына-сөртенә шунда йөгердек. Этә-төртә булса да машина әрҗәсенә югарыга үрмәләп, кайту юлына борылдык. Күңел күтәренке, җырлыйсы, көләсе килә. Шунда безнең урамның гаҗәеп моңлы тавышлы җырчысы – Садыйк абый кызы Мәкъшия җыр башлады.  Дәррәү күтәреп тә алдык, апам да матур җырлый иде, ул да кушылды. Кайткач, өйдәгеләргә Сабан туенда күргәннәрне берәмтекләп сөйләп бирдек. 
    Хәзерге Сабантуйлар бөтенләй башка инде. Ул вакытта бик гади генә үтә иде. Алай да шулкадәр күтәренке күңел белән, дөнья рәхәтен күргәндәй сөенеп кайттык. Без ул елларда авыр тормышта көн күрсәк тә, аралашып, күңелле итеп яши идек. Күрше авыл Сабантуйларыннан да калмадык. Бигрәк тә Чуаш Кичүе Сабан туена барулар бик истә. Анысын икенче язармын инде. 

    Гөлсем Шәйдуллина,
    Яр-Чаллы шәһәре.  

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: