Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүгенге матур тормышны бүләк иткән әби-бабаларыбызны истә тотыйк

    Менә тагын җиргә язлар килде, җәйләр җитте. Бар дөнья яшеллеккә, сафлыкка, кошлар сайравына күмелде.

      Рамазан ае тәмамланды. Күңелләр дә нечкәрде. Тиздән сугыш башланган көн дә җитә, 80 ел була. Күңелдә әйтеп бетергесез сагыш, хис-тойгылар. Туган җиребез бит әниләребезнең, сугыш чоры балаларының тозлы күз яшьләре белән сугарылган.
    Балачакларыбыз сугыш чорына туры килгән авылдашларымны аеруча хөрмәт белән искә алам. Бергә эшләдек, бергә картайдык, әмма хәзер әзәйдек шул. Без бит сугышның тере шаһитләре, әтисез үскән ятимнәр, якты көн буена колхоз эшендә җигелгән әниләрнең назын күрми тилмергән сабыйлар, 12-14 яшьлек үсмерләр. Бик авыр еллар иде: ашарга беркайчан җитмәде, кияргә кырык ямаулы кием, сугыштан үлем хәбәрләре килеп тора. Ләкин яшәргә кирәк иде. Тырышып хезмәт иткән әниләргә бик олы рәхмәтле без.
    Сугыш башланганда миңа 5 яшь иде, әти киткәнне әзрәк хәтерлим әле. Сугыш бик куркыныч сүз, тормышның ямен алды, нужага салды. 
    Әтием гармунчы иде. Әйләнеп-әйләнеп гармун уйный, “Әти, ник әйләнәсең?”–дим. “Алай тавышы матур ишетелә”,–ди дә мине дә күтәреп алып әйләндерә.
    1941 елның 7 июлендә 7 ир-ат – әтиләребез – сугышка китте. Авыл советы янында халык җыелган. “Иптәшләр, кузгалдык!”–дигән тавыш яңгырады. Бөтен кеше елый – әни дә, әти дә, әби-бабайлар да. Мин дә елыйм, беренче кат кайгыны шунда аңлаганмындыр. “Әти, китмә!”- дим.
    –Кызым, син зур инде, Саматны кара, елатма, сиңа, кызым, ефәк күлмәк, алма алып кайтырмын,–ди әти.
    Менә ике җигүле ат белән әтиләр кузгалды. Ирләрен озатучы хатыннар балаларын җитәкләп рус урамыннан бардык та, аннан калдык... Без икәү, Зөбәрҗәт апа биш бала белән, Минсабир абый – Миннегалимнең әтисе, руслар да бар иде. “Без китәбез сугышларга утырып арбаларга, безне сагынганда, җанкайлар, карагыз балаларга. Я кайтырбыз, я кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар”,–дип җырлап киттеләр. 
    Җиде кешенең берсе – Касыйм абый исән-сау кайтты. Ике як күрше әтиләре дә кайттылар. Безгә әтине күрергә насыйп булмады. Хәбәрсез югалган, дигән язуга ышанмадык та... Әни 98 дә үлде, без дә гомеребез буе көттек. Әти юк та юк. Әтинең җиде хаты килде. Берсендә “Ленинградка юлыбыз” дигән иде. Өчпочмаклы җиде хатны һаман саклыйбыз.
    Ай-һай каһәр төшкән бу сугыш. Балачак бәхетеннән мәхрүм итте, көч җитмәстәй авыр хезмәткә җикте, гомер буе ятимлек әчесендә яшәтте. Вакыт күп узса да, ялкыннары сүрелмәде, хәтер исән, үлемсез. Күңелләрдә яшәр, онытылмас яу кырында ятып калганнар. Ватанны сөю иманнан, дигән пәйгамбәребез дә. Исәннәр өчен дә шатландык. Әтинең гармунын сатарга туры килде – укырга кирәк иде. Якташыбыз Шамил Маннаповның “Гармун моңы булып” шигыре безнең хакта кебек, һәрбер сүзен йөрәгем аша үткәреп укыйм, елыйм, сөйләшәм: 
    ...Сузып-сузып кемдер гармун уйный,
    Тыныч кичләр моңга күмелә. 
    Ничә еллар гармун моңы булып
    Син яшисең, әтием, күңелдә!
    Бүгенге матур тормышны бүләк итү өчен барысын да эшләгән әби-бабаларыбызны истә тотыйк. Илебез тыныч булсын. Вирус афәтен дә җир өстеннән юкка чыгарсаң иде, бер Аллаһым. Без, сугыш чоры балалары, әле матур тормышны күрдек, яшибез. Рәхмәт хөкүмәтебезгә, балаларыбызга. Дөнья матур, дөнья киң, Раббыбызга олы рәхмәтләребез ирешсен.
    Талия Насыйбуллина, 
    Чиябаш авылы.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: