Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Чәчәк дип алдап, кура җиләге саттылар

Базар гөрли, берәү алдый, берәү алдана, дип язган шагыйрь.

Нишлисең, базарның да үз кануннары. Тик менә  күбрәк алданучы ролендә калырга туры килә. Уйлап-уйлап карыйм да, монда үзебезнең ачыкавызлык, ваемсызлык та гаепле бугай. 
Базарга йөрү, сатып алулар күбесенчә яз айларына туры килә. Бу вакытта кош-корт, орлыклар, үсентеләр аласың. Күпмедер еллар элек булды бу. Урамыбызга тавык-чебеш сатучылар килгән. Без, хатын-кызлар, тиз арада җыелыштык. “Каблук” дип йөртелүче машинаның арты тулы ак чебиләр. Сатучысы әйтүенчә, болар бер-ике атнадан йомырканы коя башлаячаклар икән. Тик менә кикрикләре бик зур, әтәчкә охшап торалар. “Йомырка сала торган шундый яңа токым бу”,–дип аңлатты  сатучы хатын. Бик мактагач та, унны алырга булдым. Күз ачып йомганчы картон әрҗәгә тутырып та бирделәр. Өйгә алып кереп бушата башласам, тугыз гына. Ялгышканнардыр инде, дип йөгереп чыксам, машинадан җилләр искән.  Ярар, хәерле булсын, дип, тегеләрне йорттагы тавык-чебешләр янына җибәрдем. Көн артыннан көн үтә, әмма яңа чебиләрем үсәргә уйламыйлар да, кикрикләре генә шәбәя. Усаллыкларына, әрсезлекләренә чама юк. Бройлер чебиләрне чукый-талыйлар, тавыкларга да  көн күрсәтмиләр, бакчага очып керәләр. Йомырка салу турында әйткән дә юк. Кыскасы, болар үзләре бәләкәй, әмма яман усал әтәчләр булып чыктылар. Бөтен кетәклеккә хуҗа булып алдылар. Бер-бер артлы пычак астына кертеп, көчкә котылдык үзләреннән. Түшкәләре дә йодрык кадәр генә, шулпага ярады инде.
Быел яз чәчәк утыртып мәш киләбез. Кәлшәләрне өйдә дә үстерәбез инде. Әмма базарда да берсеннән-берсе матур чәчкә үсентеләре яныннан алмыйча узып булмый. Беркөнне бер хезмәттәшебез кибеткә чыккан җиреннән урам сатучыларыннан әллә никадәр чәчәк үсентесе  алган. Бәләкәй генә пакет эчендә бөреләр чыгарып маташучы чыбыкчалар бу. Шулардан искитмәле чәчәкләр үсәчәк икән. Рәсемнәре дә ябыштырылган – шау гөлгә күмелгән камелия, эустома, гортензия, климатис… Рәсемдәге матурлыкка биһуш булып, без дә йөгереп чыктык, берсен-берсен 150 шәр сумга әллә ничәшәрне сатып алдык. Без генә түгел, халык чират торып алды. Берничә көннән соң күзләребез ачылды ачылуын. Бернинди чәчәк түгел, әрсез кура җиләге чыбыкчалары булып чыкты теге үсентеләр. Бакча белән бик яратып шөгыльләнүче, бөтен чәчәк-үсемлекләрне белүче хезмәттәшебез аптырый, “теге чәчәкләр үсентесе мондый булмавын белә торып сатып алдым бит, гипнозладылар бугай”, ди.  Бик мөмкин, сатучыларының төс-кыяфәте чегәннәргә охшаган иде. Үзәктә ике көн сату иткәч, бүтән күренмәделәр. 
Башкаларга сабак булсын дип яздым боларны. Күргән бер нәрсәгә матур дип ябырылмаска, уйлап, карабрак алырга кирәк шул әйберне. Алдангач, соң була. Терсәк якын да, тешләп булмый.

Л.Яруллина,
Базарлы Матак авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев