Фронтта күргән михнәт- мәхшәрләр аның төшләренә кереп интектерә
74 ел буе җаным кебек саклап торган, инде шактый саргайган бу хатны кабат-кабат кулыма алам. Яшьлек дустым Фатыйхымның 1944 елда Киевны азат иткәндә яраланып, госпитальгә озатканда юлдан язган хаты ул.
“…Без илне азат итү, дошманны җиңеп кайту өчен көрәштек… Гөлсем! Синнән яшереп торуны кирәк түгел дип санадым – мин каты яраландым. Хәзер минем йөрәктән чыккан сөю хисләре бәлки сине кызыксындырмаслар да. Әмма, ничек кенә булмасын, сиңа булган дуслык, якынлык мәңге сүрелмәс…”– бу юлларны бүген дә әле дулкынланусыз, күз яшьләрсез укый алмыйм.
Фатыйх белән без Куйбышев педагогика училищесында укыганда танышып, дуслашып киттек. Без диплом алган көннәрдә, матур яшьлек хыялларыбызны чәлпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башланды. Яңа Салман мәктәбендә бер ел тарих укытучысы булып эшләгәч, Фатыйхны фронтка алдылар. Без хатлар аша аралашып тордык. Фатыйх танкка каршы орудие командиры булып Кавказдагы күп шәһәрләрне дошманнан саклауда һәм азат итүдә катнаша. 1 нче Украина фронты составында бик авыр шартларда Днепр елгасын кичеп, Киев өчен барган сугышларда, Польша территориясендәге фа- шистларга каршы бәрелешләрдә булып, ике тапкыр яралана. Соңгысында башы һәм биле каты җәрәхәтләнеп, гомере кыл өстендә була.
Минем бәхеткә, фронттан исән кайтты ул. “Горькийда госпитальдә биш ай буе коры тактада ятканда (умырткалыгы зарарлану аркасында) синең хатларыңны укып көч алдым”,– дип сөйли иде бәгырь. Туган авылына Фатыйх беренче группа инвалид булып, култык таяк- лары белән кайта. Мөстәкыйль кайтырлыгы да булмый, госпитальдән озата киләләр.
Сугыш тәмамланган елны без Фатыйх белән язмышларыбызны бергә бәйләдек. 1946 елны Чуаш Кичүе мәктәбенә укытырга кайттык. Анда 1974 елга кадәр эшләдек. Фатыйх күп еллар мәктәп коллективы белән җитәкчелек итте.
Фронтта күргән михнәт- мәхшәрләр аның төшләренә кереп интектерә, төн уртасында шабыр тиргә батып уяна иде. Җиңү языннан соң 25 ел үткәч, башы бик нык авыртканга, Казан белгечләренә мөрәҗәгать итте. Галина Кнерик дигән хирург бик авырлык белән аның башындагы пуля кыйпылчыкларын ала.
– Син дөньяда иң бәхетле кеше, ярчык ми пәрдәсен ертмаган. Ә бит кибернетик исәпләүләр белән атсаң да, ядрә үзенең мәкерле эшен эшләргә мөмкин иде. Умыртка баганасындагы ярчык та, вакытында тукталып, арка миен өзмәгән. Аны алу өчен аягыңны сузгач кил, шунда алырбыз. Аркаңдагы ярчык сиңа җәннәт ачкычы булып калсын,–дип шаяртып озатып кала атаклы хирург Фатыйх- ны.
Ирем гомер буе “сугыш истәлеге” ярчыкны тәнендә йөртте. Бик сызланган чаклары булса да, сиздермәскә тырышты, оптимист иде, бер көн дә эшсез тормады. Үз гомерендә тугыз көндәлек (һәрберсе икешәр калын дәфтәр) язды, биш китабы дөнья күрде, газета-журналларга туктаусыз хәбәрләр язып торды, туган як тарихын өйрәнде. Ул 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, бик күп сугышчан медальләр, шул исәптән ике “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән иде. Фатыйх Бари улы Вәлиев турында Яр Чаллы шәһәре һәм Буа районы (ул шул районда туып үскән) энциклопедияләрендә язылган.
Фатыйхым белән 66 ел бергә бәхетле гомер кичердек. Ул җиде ел элек 89 нчы яшендә Яр Чаллыда вафат булды. Үзем хәзер шул шәһәрдә балаларым тәрбиясендә гомер итәм.
Бу язмам картымның рухына дога булып барса иде.
Барлык райондашларым – әлкилеләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, уңышлар телим.
Гөлсем Шәйдуллина- Вәлиева.
Күбрәк фотолар безнең сайтта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев