Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Газетага Каракүл авылыннан имзасыз хат ки­леп төште. Анда түбәндәгеләр язылган

Газетага Каракүл авылыннан имзасыз хат ки­леп төште.

  Исемен күрсәтергә теләмәгән автор безгә түбәндәгеләрне язып җибәргән:

“Район газетасының бер санында авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарованы мактап рәхмәт хаты басылган иде. Мөгаен, ул Апак авылында күп төрле эшләр башка­радыр. Ә менә Каракүлдә хәл бүтәнчә. Авыл җирлегенең үз тракторы булса да, бездә бар хезмәт акчага эшләнә. Тракторчы Йосыф Әхмәтҗанов бакчаларыбызны 1000-1500 сум­га сукалады, капка төбеннән карны 200-300 сумга чистартты. Авыл башындагы гараж, ферма биналарын ваттылар, ташын, метал­лын кая куйдылар икән?

Без үз исемебезне атарга тартынабыз, биредә яшисебез бар”.

Хатта язылганнарга аңлатма бирүен сорап без башта Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага мөрәҗәгать иттек. Ул болай ди:

–Апак һәм Каракүлне авыл җирлеге сове­ты бердәй кайгыртырга тырыша. Әйтик, быел Каракүл халкы соравы буенча авыл эчендәге күлне чистарттырдык. Зират тирәсен тотарга материаллар сатып алдык һәм, өмәләр ясап, бу эшне башкарып та куйдык.

Каракүлнең Киров урамы сазлыклы, йөрерлек түгел иде. Иске терлекчелек биналарын ватып, ташын шушы юлга түшәдек, өстенә ком җәя башладык. Хәзер ул юлдан теләсә нинди һава торышында йөреп була. Әле ул 500 метр озын­лыктагы урамда юл төзелешен дәвам иттерәбез.

Трактор белән быел бары ике бәрәңге бак­часын сукалаттык (сорау шулай булды). Берсен бушлай (мохтаҗ гаилә), икенчесеннән ягулыкка 500 сум алынды. Трактор белән капка төпләрен чистарткан юк. Ә менә юлларны һәрчак ачып торабыз. Җәй әйләнәсе авыл җирлеге тракторы Каракүл урамнарындагы үләнне чаптыра. Шу­лай ук трактор белән юлларны даими тигезләп торырга тырышабыз. Шуңа хатта язылганнар дөреслеккә туры килми дип саныйм.

Без Каракүл авылы кешеләренең фикере белән дә кызыксындык.

Беренче әңгәмәдәшләребез Виктор һәм Ан­тонина Карповлар булды:

–Хатта язылганнар белән без һич килешми­без. Авыл җирлеге советы Каракүл халкы турын­да гел кайгыртып тора. Зират тирәсен тотуда бик булышты, юл ясала башлады. Күп балалы ике гаиләне өйле итте. Илһамия Әбҗәббарова чабып йөрде ул эшләр артыннан. Шылтырат­сак, җирлек тракторы җыелган чүп-чарны төяп алып китә. Ә бәрәңге бакчасын без шәхси трак­тор тотучылардан сукалатабыз. Алар бер суты­ена 120 сум алды. Авыл җирлеге тракторы да бушка сукалый алмый дип исәплибез. Аңа да бит ягулык кирәк. Җирлек башлыгы Илһамия Әбҗәббаровага катлаулы эшендә уңышлар гына телибез.

Раиса Смирнова, пенсионер:

–Хатта язылганнар чеп-чи ялган. Мин авыл җыенында күлне чистарттыруны сораган идем. Быел җәй күлебез ләмнән арындырыл­ды. Зират тирәсен тотканда җирлек башлыгы үз кесәсеннән 5 мең сум чыгарып бирде, тракто­рын эшләтте, хезмәтне оештырды. Авылда мәет җирләгәндә җирлек тракторы шунда ук килеп җитә, юлларны кардан арындыра. Инде безгә зарлану гөнаһ булыр. Юлларыбыз бар, су кергән, газ, ут яна, пенсия килеп тора. Шатланып яшә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев