Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Гомере буе авыл халкына белем тараткан Шәһидә апабыз тиешенчә бәяләнмәде дип уйлыйм

Күптән түгел авылыбызның бик тә хөрмәтле, кадерле кешесен – Шәһидә апа Мөхәммәтҗанованы мәңгелеккә озаттык, урыны җәннәттә булсын.

  Аңа 92 яшь иде.
Шәһидә апабыз Әҗмәр авылында 10 балалы гаиләдә туып үскән. Спаста укып белем алган, шуннан соң безгә укытучы булып килде ул. Бик яшь, ябык кына кыз иде. Ата-аналар: “Ничек укытыр икән, үзе дә бала гына бит!” – дип аптырашканнар.

Шәһидә апа беренче сыйныфларны укыта башлады. Ул вакытта бит сабыйларны мәктәпкә әзерләргә ни бакчасы, ни телевизоры, радиосы
юк иде. Урамнан кайтып кермәгән надан балалар идек без, мәктәпкә сарык көтүе кебек килеп керә идек. Авылда бала-чага күп. Класс саен 32 шәр
укучы. Әле “А” классы, “Б”сы да бар. Шушы бер әзерлексез балаларга җанын, күңелен багышлап, бик тырышып белем бирде мөгаллимәбез. Ата-аналар да, ул яхшы укыта дип, балаларын Шәһидә апага бирергә тырыштылар.
Аннары яшь укытучыбыз сугыштан яраланып кайткан Нурислам абыйга кияүгә чыкты. Кызганыч, озын гомерле булмады аның тормыш иптәше.
Шәһидә апа 7 баласы белән тол калды. Тырышты ул, барысын да үстереп җиткерде, белем бирде, кеше ясады. Бер улы Әнәс юрист булды. Чүпрәле
янында эшләде, инде вафат. Укытучыбызның бер оныгы Казанда, җитәкче урында хезмәт куя.

Ә улларының берсе төп йортта яшәп калды, өйләнде. Дүрт балалары булгач, хатынын югалтты ул. Бу сабыйлар да Шәһидә апа кулына калдылар. Ул аларны да укытты, үстереп, олы тормышка фатиха бирде.
Сөйләргә генә ансат, шушы кадәр баланы аякка бастырулары бигрәк авыр эш бит! Әле үз хезмәтен дә башкарырга кирәк. Ул вакытта уку елы алдыннан район үзәгенә конференциягә җыела иде укытучылар. Ерак юл, киңәшмә кайчак атнага сузыла... Сайлау комиссияләрендә дә клубта куна-куна
эшләде Шәһидә апабыз, урак вакытында кырга я ындыр табагына барып политукулар да үткәрә иде. Белүемчә, ике-өч медале дә бар иде бугай,
ниндилекләрен белмим. Бәлки, район мәгариф идарәсе архивында бу турыда мәгълүматлар табып буладыр.
Менә шулай бөтен барлыгын биреп балалар укыткан, гомере буе авыл халкына белем тараткан Шәһидә апабыз тиешенчә бәяләнмәде дип уй-
лыйм. Әйе, вафатыннан соң авыл мәктәбе коллективы кайгы уртаклашып газетага язган, рәхмәт аларга. Әмма бу гына аз кебек, 45 ел балаларга бе-
лем биргән укытучыбыз зуррак ихтирам-хөрмәткә лаек иде бит.
Бу хөрмәтне мөгаллимәбезне җирләгәндә сиздек анысы: авылның олысы-кечесе җыелды аны озатырга, ә җирлек башлыгы Шәһидә апабыз турын-
да бик җылы итеп сөйләде. Рәхмәт барысына да. Сүземнең асылы шунда: гомерен намуслы хезмәт белән үткәргән фидакарьләребезне халык, як-
ташлары гына түгел, алар эшләгән оешмалар җитәкчеләре дә зурласын, онытмасын иде. Исән чакларында гына түгел, якты дөньядан киткәч тә...
Мөгаллимәбезне яратып, укучысы Мөнирә, Татар Борнае авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев