Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Катлаулы, авыр заманнар иде

Күңелгә тирән уелып калган бер хатирәне газета укучыларга җиткерәсем килде. Авылларыбыз тарихы бит, бүгенге яшьләргә дә кызыклы булыр бәлки.

Колхозлашуның башлангыч чорлары иде. Безнең Түбән Әлки авылында коллективлашуны тизләтү, йөз процентка җиткерү өчен бик тырышлык күрсәтсәләр дә, алга бару күренмәде. Шул вакытта авылыбызга колхоз рәисе итеп Хәнифә исемле хатынны билгеләделәр. Бу ачык күңелле, бик уңган-булган хатын-кыз иде. Чәче кыска итеп киселгән, ир-атларча күн курткадан йөри иде. Безгә дә килеп киткәнен, әни белән озак сөйләшеп утырганын хәтерлим.

Ул чакта әле колхозга керүчеләр аз, халык икеләнә иде. Авыл кешесе шактый авыр тормышта яши, ачлык колач җәйгән иде.

Беренче эш итеп Хәнифә апа, бар булган икмәкне түкми-чәчми бер урынга тупларга дип, авылда зур гына иген амбары салдырды. Аны Чуваш Кичүе урманыннан калын-калын нарат агачлары ташып, хәзерге МТС янында төзеделәр. Бу наратлар без балалар өчен үзе бер шатлык, без аның чәеренә рәхәтләндек. Нарат сагызын без ак чүпрәкләргә төенләп, кызу мич алдына агачлар белән элеп куеп кайната да идек. Шулай итсәң, әчесе бетә.

Амбарны биек, ике катлы итеп салдылар, югары катына атлар менәр өчен күперчекләр дә төзеп куйдылар. Асты иген белән тулгач, югарыга менгезеп сала башладылар.

Кояшлы матур бер көн иде. Урамга күз салсак, анда төркем-төркем халык. Барысы да сәнәкләр күтәргәннәр, нәрсәдер кычкыралар, тик аңлап булмый. Болар теге амбар ягына таба баралар. Без куркып кына капка ярыкларыннан карап торабыз. Әни мескен: “Бу сугыштыр”, дип намазга ук утырды. Соңрак барысы да билгеле булды. Безнең колхоз рәисе Хәнифә апаны кулга алып, амбардагы бөтен игенне төяп алып китәргә уйлаганнар икән. Ләкин Хәнифә апаны тота алмаганнар, аны бер танышы үзләрендә саклап калган. Шундый сүзләр дә йөрде – имеш, Хәнифә апа Ата суына сикергән дә буага хәтле йөзеп барып, урманга кереп калган. Ә теге сәнәкле кешеләр авылга ничек килеп кергән булсалар, шулай әкрен-әкрен, тыныч кына таралыштылар да.

Авылыбыздагы әлеге хәл сәнәкчеләр күтәрелеше булган инде (вилочное восстание – бунт). Бу хакта тарих китапларында дөреслеккә туры килмәгән сүзләрне дә күп яздылар.  Ә чынлыкта сәнәкчеләр күтәрелеше крестьяннарның авыр тормышка түзә алмыйча баш күтәрүе булган. Азык-төлек отрядлары авылларга килеп крестьяннарның соңгы икмәкләрен, хәтта орлыклык бөртеккә кадәр җыеп алганнар, шул рәвешле авыл кешесен ач үлемгә дучар иткәннәр. Билгеле, сәнәкчеләр күтәрелеше кораллы отрядлар тарафыннан бастырылган, корбаннар, кулга алулар күп булган. Ул катлаулы, болганчык чорларның фаҗигале бер сәхифәсе инде бу.

Гөлсем Шәйдуллина-Вәлиева,

Яр Чаллы шәһәре.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев