Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Хәзер Үзәк Усадьбага юл җиңеләйде

Ял көннәрендә әти-әни янына кайтып йөрибез

 . Һәм Базарлы Матакның гел үзгәреп, яңарып, матураеп торуына сөенәбез. Авылыбыз чистара, юллары яхшыра, җәяүлеләр өчен тротуарлар төзелә.

Без Үзәк Усадьба урамында үстек, шунда әниләр яши. Җәяү булсаң, олы юлдан безнең урамга барып җитү ансат түгел иде: сазлык аша салынган сукмакка аяк басу өчен башта текә юл кырыеннан исән-имин төшеп җитәргә кирәк. Коры вакытта ярый әле, ничек тә төшеп җитәсең. Әмма яңгыр явып үттеме, юл өзелә. Бигрәк тә балалы әниләр, картлар азаплана иде.

Мин аларның зарларын район башлыгы Александр Никошинга җиткердем. Ул гозеребезне игътибар белән тыңлады һәм мәсьәләне тиз арада хәл ителәсенә ышандырды. Чынлап та, 3-4 көн узуга олы юлдан Үзәк Усадьбага төшә торган җиргә бик уңайлы тимер баскыч урнаштырдылар. Хәзер Үзәк Усадьбага юл җиңеләйде. Шушы урамда яшәүчеләр исеменнән район җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар телибез.

Алия Хәмидуллина,

Базарлы Матак авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев