Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Игелекнең чиге бармы?

    Игелек кылганны барыбыз да яратабыз, ә үзебез игелек кылабызмы?

    Безне кечкенәдән  гаиләдә дә, мәктәптә дә олыларга, хәлсезләргә, авыруларга ярдәм итәргә, игелекле булырга  өйрәтеп килделәр. Урамда тирә-күршеләргә, карт-корыга ярдәм итү булса, мәктәп Тимур командалары  оештырып, актив эшчәнлек алып бара иде. Бу бер яктан хезмәт тәрбиясе булса, икенчедән кешелекле, игелекле булырга өйрәтә.  Билгеле, бу мәсәләдә беренче  чиратта, гаилә тәрбиясе дә зур урын алып тора.
    Соңгы вакытларда, мин фәкыйрегезгә, бу мәсьәлә белән шактый еш очрашырга туры килде. Шуларның кайберләрен барлап, үрнәк йөзеннән, укучылар игътибарына да тәкъдим итәргә булдым...

    Авылыбыз уртасында меңләгән авылдашларыбызны үзенә сыйдырган мәңгелек йортыбыз – татар зираты бар. Карт зират.  Каберләр өстенә утыртылган агачлары да карт. Аларның тамырлары да, кәүсәләре дә кабер казыганда комачаулый иде инде. Шул сәбәпле, мәчет картлары киңәшеп, авылдашлар белән берничә тапкыр өмә үткәреп, агачларны кисеп, зиратны чистарттылар. Кем тракторы белән, кем моторлы пычкысы, кем балта белән изге һәм саваплы эшкә үзенең  өлешен кертергә тырышты. Читтән кран чакыртырга да туры килде. Зират иркенәеп, чистарып калды. Зиратны әйләндереп алган сетка-койма да искергән иде. Аларны алыштыруда  халыктан матди ярдәм сорарга туры килде. Бу эшне миңа тапшырдылар. Авылдашлар,читтәге якташлар моны хуплап кабул иттеләр. Ил төкерсә, күл була, ди. Пәйгамбәребез бер хәдисендә “Юмарт кеше Аллаһыга, кешеләргә вә Җәннәткә якын, Җәһәннәмнән ерак булыр”,- дигән. Ике елга якын вакыт эчендә халык ярдәме белән җыелган 300 мең сум тирәсе акчага тимер рәшәткәләр сатып алынды. Аларны Казаннан алып кайтарырга авылдашлар Фәсахов Айдар һәм  бертуган Гатауллиннарның ярдәме күп тиде. Бу эшне, өлкән яшьтә булуына карамастан, Гайнетдинов Минзакир абый башлап, оештырып йөрде. Авыл ирләре белән берлектә өмә ясап, күп хезмәт башкарылды.  Зират эшләрендә аеруча  Минһаҗев Илназ, Гафуров Әнвәр, Камалов Альмир, Хәмидуллин Мәүлетгәрәй, Сәлахов Фоат, Хисмәтуллин Радик, Низамов Әнәс  һ.б авылдашлар, тракторларда Низамов Илһам, Хәбибуллин Ринас актив эшләделәр. Иганәче буларак Нуруллин Ришат кирәк-ярак  белән тәэмин итеп торды. Аллаһы Тәгалә аларның кылган игелекләренә разый булсын. Бу эшләр әле хәзер дә дәвам итә. Гомүмән, авылдагы ир-атлар язын һәм көзен зиратны җыештыру буенча өмәдә катнашалар.      
    Чирмешән елгасының аргы ягындагы тау битендә Изгеләр өсте чишмәсе бар. Чишмәнең  алачыгын төзүдә Фоат Сәлаховның өлеше зур. Яр өстендә Изге кызлар җирләнгән зират та бар. Аны бабаларыбыз элек җил койма белән, тора-бара такта белән тотып алганнар. Берничә ел элек  Питрәчтә яшәүче авылдашыбыз Хатыйпов Зөфәр  Изгеләр өстен тимер сетка белән уратып тоткан иде инде. Быел ул яңа сеткалар алып кайтып, авылдагы сыйныфташ дуслары, авылдашлары да ярдәмгә килеп, ныклап тимер баганалар утыртып, бик матур итеп тотып куйдылар.  Һәр елны  мәктәп укучылары язын һәм көзен Изгеләр өстен  чүп-чардан җыештыралар. Мәктәп укучылары ел саен авыл урамнарын җыештыруда да нәтиҗәле эшлиләр.
        Безнең авылыбыз бай тарихлы. Авыл читендә ялгыз кабер шул тарихның бер бите. Революция корбаны, кулак тарафыннан балта белән чабылып гомере өзелгән коммунист Вәгыйз Вайсалов кабере ул. Кабер өстендә элекечә калайдан эшләнгән обелиск. Социализм чорында авыл халкы мәктәп укучылары һәм укытучылары белән бергә 7нче ноябрь көнне  Октябрь демонстрациясенә чыгалар иде. Урамнар буйлап быргы кычкыртып, барабан кагып, җырлар җырлап, өндәмәләр әйтеп,  шул  Вайсалов каберенә барып чәчәклэр куялар иде,  митинг була иде. Үзе бер матур истәлек, хәтирә. Бу бит патриотик тәрбия дә булган. Кызганыч ки, яңа система вакытында бу традиция дә онытылды, каберлекне чүп басты... Быел җәй көне шул Вайсалов каберенең өстенә авылдашыбыз Гайфуллин Минзакир бу шәһитнең исемен, туган һәм үлгән елларын яздырып яңа обелиск ясатып куйды. Кабер өстен чистартып, обелискны урнаштырырга Гайнетдинов Минзакир абый булышты. Революция  шәһитенең рухы шат булсын, аларга савабы булсын илаһи. Игелекле гамәлләр...
    Мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар аңа һәрдаим  матди ярдәм итәләр. Ел саен очрашуга кайткан укучылар мәктәпкә  бүләкләр белән кайталар. Шулардан Мусин Алмаз Шәүкәт улын әйтмичә булмый.  Мәктәпне матур итеп әйләндереп алынган коймаларда аның өлеше зур.
    Авылдашларыбыз бертуган Гыйматдиновлар күлне казытып зурайттылар. Бертуган Гатауллиннар Авыл көнен үткәрделәр... Авылыбыз кибетчеләре Нуруллиннар, Сәгыйровлар һәрдаим иганәчелектә катнашалар.
    Авылдашларыбыз арасында игелекле кешеләр күп әле.  Мин бүгенге язмамда  атаган  исемнәр ярдәмчел авылдашларымның бер өлеше генә.  Аларның барысын да язып бетерү мөмкин булмас иде, үпкәләштән булмасын. Аллага шөкер!  Кемдер авыруга ярдәм кулы суза, кемдер картларга ярдәм итә, күршесен зурлый, кемдер ятимнәргә үз җылысын бирә, тәрбиягә ала. Игелеккә үрнәкләрнең  чиге юк.  Шундый урнәкләрдә яңа буын тәрбияләнсен иде. Изгелек җирдә ятмый. Бу бәндәләргә Аллаһының олы рәхмәте булып, игелекләре үзләренә күбәеп кайтсын, амин!
     
    Румия  Сингатуллина,
    Чуаш Кичүе.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: