Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Котдус җизни хатынының ризалыгын алып, икенчегә өйләнде

    Шакир бабам белән Минҗамал әбием җиде бала – өч кыз һәм дүрт малай үстерәләр. Бер кызы белән малае 1921 елгы ачлык вакытында җылы якларга китеп хәбәрсез югалалар. Төпчек кызлары Әсма апа Гаязов Котдус дигән егеткә кияүгә чыга. Котдус абый җиде җизниемнең берсе иде. 

    Реклама

    1930 елларда колхозлар төзелә, авылда башлангыч мәктәп ачыла, анда ликбез оештырып олы кешеләрне дә укыталар. Котдус җизни өч ел шунда йөреп белем ала. Аннары аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Гаязовлар дөньяга алты бала китерә, әмма аларның өчесе яшьли вафат була. Тигез тормыш белән яшәп ятканда 1939 елда җизнине фин сугышына алалар.
    Әтинең җизни белән сөйләшеп утырганын хәтерлим. “Безне, биш солдатны финнар ягына разведкага җибәрделәр. Кышкы кичтә ак халатлар киеп, карга яртылаш күмелеп куаклар арасында посып утырабыз. Яныбыздан выжлап чаңгылар кигән фин солдатлары үтеп китә тора. Берчак болар безне сизделәр һәм әсир итеп алдылар. Чишендереп тезеп бастырдылар да, сорау ала башладылар. Берсенең кулында бер метрлы кылычы да бар. Бернинди мәгълүмат ала алмагач, ул кылычы белән селтәнеп рус солдатының башын кыеп төшерде, икенчесен дә шулай итте. Хәзер чират миңа инде дигәндә, теге акырып кылычын күтәргән иде, шулчак арттан берәү аның кулын тотып алды да: “Син нишлисең, әсирләрне үтерергә ярамый! Без аларны алыштырабыз”,  – диде. Әнә шулай өчәү исән калдык. Бер сәгатьтә чәчем агарды. Өч айдан барлык тешләрем коелып төште”, - дип сөйләде җизни. 
    Сугыш тәмамлангач ул авылга кайта, аны кабат колхоз рәисе итеп куялар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле 1941 елгы сугышка алмыйлар үзен.
    Күпләр аны эшне оста оештыручы буларак истә калдырган. Безнең авыл уртасыннан Бизнә елгасы агып үтә. Шуның үзәнендә өч гектар җирне читән белән тотып алып яшелчә бакчасы ясатты җизни. Ул чакта Кузнечиха районы, Төгәлбәй авылында “Кызылармеец” колхозы бар иде. Әниләр яшелчәгә су сибә, без, мәктәп балалары, чүбен утыйбыз. Уңыш бик әйбәт була иде. Яшелчә бакчасындагы бригадирны ды яхшы хәтерлим – ире сугышта үлгән, бер кызы белән генә яшәүче Миңсылу апа иде ул. Җизни аның белән гел аралаша иде, дуслашып киттеләр. Берсендә җизни әти янына килгән: “Идият абый, безгә никах укы әле, Миңсылу белән балабыз булачак, никахсыз тууын теләмим”, - ди. Җизнинең хатыны Әсма апа ризалыгын биргәч, Миңсылу апа икенче хатын булып килде. Аларның өч балалары туды. 
    1946-47 нче елларда корылык вакытында халык бик азапланды, үлән белән тукланды. Игеннәр дә уңмый ул елларда. Халык хәлсезләнә, терлекләр үлә. Авылда җиде яшьлек бер баланың да ачлыктан шешенеп үлгәнен сөйлиләр иде. Июль урталарында, арышның балавыз сыман өлгерә башлаган чагында, Котдус җизни хатыннарны өч гектар җирне урак белән урырга алып чыга. Көлтәләр бәйләп, киптереп, суктырып йорт саен алтышар кило икмәк өләшә. Шулай күп кеше исән кала. Тик авылдагы бер куштан бу хәлне райкомга җиткерә. Җизнине чакыртып алалар. Дәүләткә дигән икмәкне таратасың, дип шелтә белдерәләр. Ничек төрмәгә утыртмый калалар инде! Намус белән эшләвен исәпкә алып, эшне зурга җибәрмиләр. Безнең Төгәлбәйдән ике чакрым ераклыкта куе урман бар иде, шунда завод оештырдылар. Директор итеп җизнине куйдылар. Җиде ел эшләде завод, ахыр чиктә урманның кырые гына күренеп калды. 
    1950 елларда бер ай эчендә Котдус җизни дә, Әсма апа да вафат булдылар. Балалары да исән түгел инде. Миңсылу ападан туган Руфия генә яшәп ята бүген. Оныклары бар. Җизни турында ишетеп белгән кешеләр аны яхшы яктан гына искә ала. Игелекләре үзенә дога булып барсын. 
    Сөләйман Шакиров,
    Казан шәһәре.  

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: