Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлки районы: Яңа Салманда утызлап йорт буш, дип борчыла Фердинанд Мәхмүтов

Җәй аеның беренче көннәре иде. Табигатьнең һәр тарафында матурлык, агачлардан, чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Шифалы яңгырлар җирнең битен күптән юып, яшел бәрхет белән төргән. Авылның үз яме, үз күркәмлеге шул.

Авылыбыз Яңа Салманда бер агайның лаеклы ялга чыгуын билгеләп үтәр өчен барлык балалары һәм читтә яшәүче бер апасы, өч абыйсы җыелган. Арада Себердә яшәүче 83 яшьлек иң олы туганы да бар. Юбилей кичәсендә гаиләдә төпчек булып  туган энекәшләренә теләкләр теләнде, туган нигезне саклап, ныгытып торган өчен күп рәхмәтләр әйтелде.

Икенче көнне биш бертуган авылны, уйнап үскән урамнарын, елга-болыннарын күрү теләге белән “сәяхәткә” кузгалды. “Менә монда без үскәндә ызбач (китапханә), клуб, элемтә бүлеге, кибет, ә монда мәктәп иде”, – дия-дия салмак кына атлыйлар. Бүген инде аларның урыннары бушап калган. Кыз туганнары сүзгә кушылып: “Менә бу йортта минем сыйныфташым яшәде, без гел бергә идек, әй бер күрәсе иде үзен”, – дип уфтанып алды.

Авылның югары очындагы йортны күреп олырагы: “Бу Заһидуллиннар гаиләсендә биш ир бала үсте, һәрберсе гармун-баянда уйнап, күп еллар буе җәйге кичләрдә авыл урамнарын моңга күмеп, яшьләрне клубта биеттеләр. Икесе – Наил һәм Ришат авылда яшиләр. Ә менә бу урында язын җир кардан арынгач лапта, кыекбаш, чижик һәм башка туп уеннары уйный идек”, – дип хатирәләрен яңартты.

Алда күлләр тезмәсе – әнә Рәки, Кечкенә, Кыр, Төпсез һәм без коенып үскән Якты күл. Шуннан юллары урам буйлап түбән очка юнәлде. Арадан берсе, бу аслы-өсле өйдә минем якын дустым яшәде, клубка бергә йөри идек, язын армиягә дә бергә киттек, мин солдат хезмәтендә өч ел булсам, ул диңгез флотында дүрт ел моряк булды, дип искә алып сөйләде.

Шулай бара торгач, кунакларның олысы тәрәзәләренә такта сугылган өй каршында туктап калды, аяклары атламас булды. Чөнки бу йорт, бу капка төбе аның өчен бик якын, кадерле. Биредә аның беренче мәхәббәте бөреләнде. Инде 60 елдан артык вакыт узса да, күңеленең иң тирән чоңгылында сөю чаткысының яшәвен тойды. Язмыш-тәкъдир аларның юлларын бер итмәде, кавыштырмады. Бүген аның үзеннән ерак бер шәһәрдә яшәгәнен дә белә, әмма күңелдә бер сорау – тормышта бәхетле булдымы икән?

Алар бүген барысын да күрделәр – нигезләре таралган уннан артык йорт урынын, совхоз үз эшчеләренә төзегән өйләрне һәм, иң аянычы, авылыбызда бушап калган утызлап йортны да. Киләчәктә әлеге санга бүген ялгыз яшәүче унлап әби-апайларның йортлары кушыласын да исәпкә алсак, уйланырлык, әлбәттә. Бу инде авыл картая дигән сүз. Әнә авыл уртасындагы күлнең дә суы корып, яшәүдән туктаган.

Туган авыл, туган йорт һәркем өчен якын, кадерле. Сагындырып төшкә керер өчен туган ягы кирәк кешегә. Бөек Тукаебыз сүзләре белән әйтсәк, “Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”. Картаймасын, бетмәсен, урамнарында бала-чага тавышы тынмасын, гөрләп яшәсен иде әле туган авылыбыз!

Сагынышып кайткан туганнарның аерылышыр көннәре дә җитә. Исәнлектә күрешергә язсын, диешеп, юлга кузгалалар. Биредә калганнар машина күздән югалганчы кул болгап озата, “безнең күңелебез тыныч, яшәгән туган йортыбыз гөлбакча”, диеп, авылның бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләренә чумалар.

Фердинанд Мәхмүтов, Яңа Салман авылы.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев