Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлки районы: якташлар иҗаты

.

И Хатын –кыз!

Матур җәйнең кояшы син – и Хатын – кыз

Кышкы кичнең ае да син – и Хатын –кыз.

Ир – егетнең терәге син – и Хатын – кыз

Мәрхәмәтле булсаң иде син дә Язмыш

 

Тугаемның тургае син – и Хатын – кыз

Кырларымның башагы син  – и Хатын – кыз

Туган як урманының сылуы син – и Хатын – кыз

Игътибарлы булсаң иде син дә Язмыш.

 

Үргә агар елгаларның балыгы син  – и Хатын – кыз

Сусаганда эчәр өчен чишмә дә син – и Хатын – кыз

Горур үскән имәнемнең сердәше син – и Хатын – кыз

Ярат,  якла, какма аны и син Язмыш.

 

Урман – кырның чәчәге син – и Хатын – кыз

Туган җирнең бизәге син – и Хатын – кыз

Зәңгәр күкнең йолдызы син – и Хатын – кыз

Ялгышлардан сакла аны и син Язмыш.

 

Гаиләнең учагы син – и Хатын – кыз

Күңелләрнең көзгесе син – и Хатын – кыз

Сабырлыкның үрнәге син – и Хатын – кыз

Чәчәк атып, җимеш бирсен һәр Хатын – кыз!


Гүзәл Ситдыйкова, Базарлы Матак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев