Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мәңге онытасым юк

.

1938 елның 20 нче июнендә без Түбән Әлки авылында VII классны тәмамладык. Директорыбыз Әхмәтов абый хатыны Мәүлия апа белән институт бетереп кенә килгән яшьләр иде. Безгә классыбыз белән кечкенә генә булса да мәҗлес ясап (авыр еллар иде), саубуллашу кичәсе оештырдылар. Ул көннәр һич онытылмый күңелдә сакланалар. Стенада “Кайларга укырга барырга”, дигән белдерүләр эленгән иде.

Мин үзем укытучы һөнәрен сайларга булдым, чөнки бу вакытта укытучы кеше авылның йолдызы, авторитетлы, иң яхшы тормыш итүче иде. Мәктәпне барлык фәннәрдән “5”легә тәмамлаганга, мине Спас педучилищесына сынаусыз алдылар. Апам Миңнегөл бу вакытта анда 3 нче курста укый  иде.

Менә минем яраткан апам укый торган, кызыл кирпечтән төзелгән 3 катлы зур бина. Безне директор Гата абый Насыйров җыйнап: “Укулар җиңел булмас, зур тырышлык, ныклы тәртип сорала. Шунда гына “укытучы” дигән исемне алып чыгарсыз”,–дип сөйләде. Аның бу сүзләре мәңге онытылмас булып йөрәкләргә кереп урнашты, гел искә төшеп тордылар.

Авыр да, күңелле дә  3 ел бик тиз үтеп тә китте. Укулар башланганда 30 лап укучы булса, 22 укучы гына училищены тәмамлап диплом ала алдылар. Чөнки, бердән, укуларны түләүле итсәләр, икенчедән, сынаулар якынлашыр алдыннан гына кемнәрдер килеп, Бурят-Монголиягә китәргә димли башладылар. Берничә укучы шунда китте, имеш, монголлар белемсез кала. Әйтерсең, үзебездә укытучылар артык. Китсәләр дә уңмадылар, кире кайтып диплом ала алучылар да булды, билгеле.

22 укучы диплом алып, өйгә кайтып  шатланып кына торганда, Бөек Ватан сугышы башланды. Егетләребез турыдан-туры сугышка китте, ә кызлар авыр тормышлы авыл балаларын укытырга керештек. Авыл халкының тормышын язып кына аңлатып та булмас. Халык белән бергә-бергә ярдәмләшеп яшәп, әкренләп җиңүне дә каршы алдык.

Өч ел бер-беребезне яратып, туганнарча ярдәмләшеп яшәгән егетем дә сугышка китеп, өч ел буе дошманга каршы көрәшеп, Украинада Киев шәһәрендә каты яраланып, озак кына госпитальдә дәвалангач, I группа инвалид булып кайтты. Башында ярчык, умырткасында ярчык. Исәнсезлеген белсәм дә, вәгъдәләрне онытмыйча, тормышка чыктым. Үкенмәдем дә, аның өчен үз җанымны бирердәй булып, ничек тә терелтү ягын гына уйлап яшәдем. Операцияләр кичереп, ныклы дәвалану үткәнгә, ирем аякка басты. Шәһәр тормышы белән яши башладык, 3 бала үстердек. Нинди авыр эштән дә читләшмәде, укытты да, директор да булды. “Мин коммунист” дип, кая чакырсалар да, каршы килмәде. Газеталарга язды. Сугыш һәм тормыш турында берничә китап язып та өлгерә алды. Бергә-бергә күңелле гомер кичердек, бик бәхетле идем. Ирем инфаркт, инсульт кичерде, 66 ел бергә гомер иткәч, 2011 елны мәңгелеккә китеп барды. Мин хәзер үзем дә бик олы яшьтә. Ялгыз түгел, шөкер, балаларым, күз нурларым өчесе дә югары белем алды. Хәзерге көндә бик рәхәт, бәхетле тормышта яшәп ятам. Хөкүмәтебезгә дә рәхмәт, картымны онытмадылар. Чаллы, Әлки, Буа (туган ягы) энциклопедияләренә керттеләр, мин бик рәхмәтле. Шулай ук  балаларымнан да бик канәгать, карыйлар, тәрбиялиләр. Олыгайган көннәрендә үзләрен дә шулай карап тәрбияләсәләр иде дип телим

 

Гөлсем Шәйдуллина,

Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев