Минем укучылар бик сәләтле, – ди Виктор Захаров
Укытучы һәм остаз елында без мөгаллимлек хезмәте гомерлек һөнәренә һәм тормыш мәгънәсенә әйләнгән хезмәткәрләрне олылыйбыз.
Безнең авылда шундый кеше ул – Виктор Захаров.
Ул – үз һөнәренә тугрылыклы булган, аны тиешенчә белгән сәләтле укытучы. Виктор Леонидович – гомеренең күп өлешен балаларга багышлаган кеше. Сәләтле тренер һәм педагог, остаз күп елларга сузылган мөгаллимлек эшчәнлегендә берничә буын укучыларда спортка, физкультурага һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уятты.
Барысы да нәрсәдән башланган соң? Мәктәптә укыган елларында ул үз авыллары Борискинода эшләү мөмкин булган спорт төрләре: чаңгы шуу, волейбол, футбол белән актив шөгыльләнгән. Бар спорт чараларында, шул исәптән районныкында да катнашкан. Балачактан телевизордан спорт тапшыруларын карарга, чын спортчыларның ничек уйнауларын күзәтергә яраткан.
Борискино мәктәбен тәмамлагач, ул Әлмәтнең физкультура техникумына укырга кергән. Анда аны шундук беренче командага керткәннәр. Дүрт ел дәвамында, төрле чараларда катнашып, техникум данын яклаган. Шул ук вакытта гадәти көрәш белән шөгыльлләнеп, беренче разрядлы булган. Көрәш буенча Әлмәттә үткән ярышларда Виктор Леонидович үз үлчәмендәге авырлыкта берәүдән дә җиңдермәгән. Оста эш итеп, финалга чыккан һәм беренче урынны яулаган. Нәтиҗәдә, чемпион булган. Аннан соң Яр Чаллыда үткән ярышларда республика призеры булуга ирешкән.
Аннары ул Германиядә хезмәт иткән, анда да спорт белән мавыгуы җиңүләргә китергән. Ул хәрби бүлек, гарнизон беренчелеге буенча җиңүләр яулаган, армия штабы ярышларында уңышлы чыгышлар ясаган. “Ротадагы егетләр мине күтәреп алып, өскә чөйделәр, аннары командирыбыз миңа туган җирләргә кайтып килергә ял бирде”, – дип искә ала ул елларны Виктор Леонидович.
Армия хезмәтеннән соң, туган авылына кайтып, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Ул анда көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен секция оештыра. Билгеле, спорт белән шөгыльләнү өчен, шартлар да, спорт кирәк-яраклары да булмый. Ике йөзләп булган укытучы өчен бары тик футбол һәм волейбол туплары гына була. Укытучы мәктәп спорт залын җайланмалар белән тәэмин итүне үзенең бурычы итеп куя. Кирәкле материалларны эзли башлый. Бу эштә, билгеле, укучылары аның беренче ярдәмчеләре була. Кыш дәвамында балалар көрәш белән шөгыльләнер урынны ясый. Яшүсмерләр пычкы чүбен каплар өчен, кичләрен бер ай дәвамында капрон җепләр белән япма тегә, аннары штанга, турникны да үзләре ясыйлар.
Вакыт алга бара. Бүген заманча җайланмалар урнаштырылган, кирәк-ярак булган спорт залы бар. Дәресләрне мәктәп ишегалдындагы җайланмалар куелган спорт мәйданчыгында да үткәреп була. Борискино мәктәбенең спорт өлкәсендә тәҗрибәсе зур, аның командалары волейбол, ком волейболы, баскетбол һәм футбол кебек спорт төрләре буенча көчле саналалар.
– Минем укучылар бик сәләтле, – ди Виктор Леонидович. – Барысы да ярышларда катнашу, җиңүләр яулау теләге белән яна. Моның өчен шартлар тудырылган. Вакыт безгә үзе ярдәм итә.
Мавыгучан физкультура укытучысы укучыларын башкалада узучы футбол һәм хоккей матчларын карарга сәяхәтләр оештыра, балалар командасын республика ярышларында катнаштыра. Мисал өчен, Владимир Осипов сөңге ыргыту буенча 45 м 59 см нәтиҗәсе белән Татарстан Республикасы чемпионы исемен алды, ә Владислав Захаров, Артем Свежов, Данил Свежов, Вәсил Гобәйдуллин, Лиана Гобәйдуллина, Карина Сычева ком волейболы һәм чаңгы ярышы буенча республика призерлары булдылар.
Укытучы спортны гадәти яшәү рәвеше дип саный. Ул һәрвакыт үз өстендә эшли, үз алдына максат куеп, ныклы адымнар белән аңа ирешү өчен бара. Иң мөһиме, ул моны ялгыз эшләми, ә тирәсенә үзе кебек максатчан, яңа тәэсирләр алу белән янган кыз һәм малайларны берләштереп атлый.
Һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, районда спортны үстерүгә үз өлешен керткәне өчен, безнең Виктор Леонидович “РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” исемен ала һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Виктор Леонидович яраткан һөнәренә күп ел гомерен багышлый, һәм ул хәзер дә спорт һәм педагоглык эшчәнлеген дәвам итә. Физкультура дәресләренә кызыксынуны арттыру өчен, ул өйрәтүнең күп кенә техник чаралары, балалар яшенә туры килгән тренажерларны, гадәти булмаган җайланмалар куллана, иҗади һәм үзлектән эшләнүче биремнәр бирә. Виктор Леонидович күнекмәләргә өйрәтү сыйфатын проблемалы һәм программалаштырылган белем бирүне куллану нәтиҗәсендә ирешә.
Яхшы мөгаллимдә уку бәхетенә ирешкән элеккеге укучылары аны бик яратып искә ала. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки ул бүгенге көн укучыларына күңел җылысын ничек бирсә, алар белән дә шулай ук шөгыльләнгән. Әмма ул армия хезмәтендә булган укучыларыннан, бүгенге көндә Ватан кызыксынуын яклап, махсус хәрби операциядә катнашкан укучыларыннан ишеткән рәхмәт сүзләрен аеруча югары бәяли. Чөнки бу укучыларда ныклы рух, көчле ихтыяр көче тәрбияләүдә аның да өлеше бар бит.
– Физкультура дәресе сезнең өчен нәрсә ул? – дигән сорауга Виктор Леонидович болай дип җавап бирде:
– Минем өчен ул – балалар белән аралашуга бирелгән вакыт. Әмма аралашу гади генә түгел: ул яхшы тойгылар уяту аша яхшы нәтиҗәләргә китерүне максат итә. Спорт залына кергән балаларның күңел халәтендәге үзгәрешләрне күзәтүе рәхәт. Бар уңышсызлыклар турында онытыла. Сикерә, йөгерә, физик күнегүләр ясый алудан, спорт уеннары уйнаудан аларның күзләре очкынланып яна башлый. Беренче дәресләрдә куркып кына хәрәкәтләр ясаган балаларның акрынлап ныгый баруларын, үз-үзләренә көннән-көн ныграк ышануларын, үҗәтләнеп җиңүләр яуларга омтылуларын күрү рәхәтлек бирә. Бу яктан минем дәрес бик үзенчәлекле. Һәркемгә игътибар бирү, берәүнең дә күләгәдә калуына юк куймау, акыллы эш итеп, сак кына һәркайсының да сәләтен ачуына мөмкинлек тудыру, үз-үзләренә ышанычны булдыру, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итү һәм аның уңышлары белән шатлану – минем бурычым.
Виктор Леонидовичның күпчелек укучылары авырлыкларны җиңә белү, тормышта үзеңнеке генә түгел, башкалар уңышына да сөенү, күңел төшкән очракта да, өметсезлеккә бирелмәү күнекмәләрен кулланыр дип, уйлыйм.
Р. Сафин, Борискино мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев