Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нуриәхмәт абыйның соңгы хаты

    Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануына инде 75 ел вакыт узса да, анда һәлак булганнарның туганнары, балалары, оныклары һаман әтиләре, бабаларының кайда, ничек һәлак булулары турында кызыксыналар, төрле җирләргә язалар, эзлиләр.

    Кайбер очракларда ачыклана да бит. 70 елдан артык элек хәбәрсез югалганнарның да эзтабарлар тарафыннан табылуы һәм җәсәдләрен туган җирләренә алып кайтып җирләгән очраклар да булды  Татарстанда.

    Безнең Әлки (элек Кузнечиха) районы Төгәлбәй авылыннан да сугышка 189 кеше китеп, шуларның 130 ы яу кырында һәлак була. 59 ы туган якларына исән кайта. Һәлак булганнар арасында минем туганнан туган ике абыем да бар. Болар Мингалиев Нуриәхмәт (1923 елгы)   һәм Мингалиев Сәйдерәүф (1925 елгы). Аларның әнисе Минзада апа минем әти Идиятулланың сеңелесе була. Әтиләре Мингали җизни сугышка бармады, чөнки бер күзе күрми иде.

    Мин ул абыйларның язмышы белән кызыксынып, эзләнә башладым. Аларның кызлары Рәйсә (1927 елгы) һәм Әминә (1929 елгы) исемле сеңелләре дә бар иде. Гаиләләренә 1942 елны Нуриәхмәт абыйдан соңгы хаты килә. Аннары  туганнары Кузнечиха хәрби комиссариатыннан хәбәрсез югалган дигән язу алалар. Ә Сәйдерәүф абый турында  “Украинаның Житомир  өлкәсе Владково авылында барган сугышларда һәлак булды, шул авылда җирләнде”, дигән хәбәр килә.

    Мин абыйларым турында кайбер мәгълүматларны Михаил Черепанов оештырган “Хәтер” нәшриятенә кереп ачыкладым.

    Нуриәхмәт абый, үзебезнең авылда 4 класс бетергәч, Йорткүл авылында укып 7 сыйныф тәмамлый. Аннан соң ул авылда башлангыч мәктәптә берничә ел укыта да әле. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда фронтка алына. Аның сугыштан соңгы хаты сеңелесе Рәйсә апада сакланган була. Мин ул хатны сораган да идем, ул аны таба алмады. Тапкач, Базарлы Матакта яшәүче сеңелесе Әминәнең кызы Гөлсинәгә биреп җибәрә. Ул хат латин хәрефләре белән язылган була. Аны Әминә апаның Казанда яшәүче  икенче кызы Гөлгенә кириллицага әйләндереп, күчермәләрен миңа җибәрде.

    Нуриәхмәт абыйның соңгы хатында мондый юллар бар:

    “Сезки авылда яшәүче әти белән әнигә улыгыздан сагынычлы сәлам. Һәм дә Рәйсә сеңелем белән Әминә сеңелемә сагынычлы сәлам. Һәм дә дәү әтиләрнең һәрбарчасына аермаенча сәлам. Һәм дә апаларга аермаенча сәлам. Һәм калган туганнарга, тирә-күршеләргә сәлам диярсез.

    Үзебез Тушинога кайттык. Әлегә исән-сау. Әле ашаулар, занятиеләр элеккечә. Сугышка керү турында бернәрсә дә ишеткәнебез юк. Тагын дүрт көннән чыгып китәбез дип ишеттек. Шулай да озак торырга туры килмәс инде. Озакламыйча төнлә сикерәбез диләр.

    Әле безне кинога төшерделәр. Ул рәсем “Кызыл Татарстан” газетасында килгәндер. Май аенда я июнь аендагы газетада булыр ул. Анда минометчиклар дип язылган булыр. Мин шулар арасында булырмын. Үзебезне кинода да күрдек инде.

    Яңа хәбәрләр юк, хәзергә исән-сау булыгыз. 28 июль, 1942 ел.

    Болыт астында улыгыз,

    Исән булсак, бер кайтырбыз,

    Үлсәк, бәхил булыгыз.

    Нуриәхмәт Мингалиев”.

    Абыйның хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр 1942 елның декабрендә килә.

    Ә “Кызыл Татарстан” газетасының 1942 ел 11 июнь санында  сугышчылар сурәтләнгән фоторәсем астында болай язылган:

    “Хәрәкәттәге армия (Көнбатыш фронт). Сержант И.С.Кочергинның гвардияче минометчиклары үзләренең авыр минометларыннан атып 200 гитлерчыны, танкка каршы ата торган ике орудияне, биш пулемет точкасын һәм ике блендажны юк иттеләр. Рәсемдә: миномет расчеты дошманга ут яудыра.  

    Сөләйман Шакиров,

    Казан шәһәре.

     

     

     

    Төгәлбәйдән Советлар Союзы Герое да чыккан бит әле. Шаһвәлиев Галимҗан – безнең авылдашыбыз. Аларның гаиләсе 1930 нчы елларда кулак дип авылдан Себергә сөрелгән. Галимҗан шуннан сугышка алынган. Батырлык күрсәткәч, кулак малае дип тормаганнар, Герой исеме биргәннәр.

    Авылда хәзер сугышта катнашкан бер генә  ветеран калды –Хисмәтов Нургазиз абый. Аңа быел 100 яшь тула.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: