Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Олег Мурзин: Балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдашларны хөрмәт белән искә алам

    Балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдашларны мин аеруча бер хөрмәт һәм олылау белән искә алам.

      Алар белән булган очрашулар, Өлкәннәр көннәрендә бергә сөйләшеп-җырлашып утырулар әле бүген дә кадерле истәлек булып хәтердә саклана. 
    Өлкән буын өлешенә туры килгән авырлык-михнәтләр турында бүген, сугыш башланып 80 ел үткәннән соң укыйсың да, күңелне әйтеп-аңлатып бетергесез тойгылар биләп ала. Ә инде ветераннарның үзләре белән аралашкач туган хисләр бигрәк тә дулкынландыра. Алар, билгеле, сугышта катнашмаган, әмма алардан башка Җиңү тулы булмас иде. Сугыш чоры балалары үз тормышларын гына түгел, безнең киләчәгебезне дә саклый алганнар. Әйе, ул елларда туган җиребез хатын-кызларның тозлы күз яшьләре белән сугарылган. Картлар 1941 елның кышында зәмһәрир суыклар, искиткеч күп кар булуын искә алалар иде. Бер башлангач туктауны белмәгән бураннар хатын-кызларга һәм өлкәннәргә сулыш алырга да ирек бирмәгән. Терлекчелек биналарын кар көртләреннән арындырырга еш кына мәктәп укучыларын да җәлеп иткәннәр. Ә фронттан хәвефле хәбәрләр килеп торган: кемгә тол һәм ятим калырга язганын беркем белмәгән. Фашистлар бит янәшәдә генә булган: 1942 елның кышында немец самолетлары Ульяновскига кадәр очып килгән һәм техника, солдатлар, яралылар һәм эвакуацияләнгән кешеләр төялгән күпме эшелоннарны бомбага тоткан. 
    Балачактагы вакыйгаларны ветераннарның һәркайсы соңгы көннәренә кадәр яхшы хәтерләде. 
    –Тамагыбыз бер дә туймады, кием-салым сәләмә иде. Партада янәшә утырган малайның дәрес вакытында ачлыктан аңын җуеп егылуы әле дә күз алдымда. Кайчагында гаиләдә берничә кешегә бер аяк киеме яисә өс киеме була иде. Язын басуларда черегән бәрәңге җыябыз, әниләр шуннан кабартма пешерәләр. Алабутадан, бәрәңге сабагыннан пешергән аш ашавыбыз да онытырлык түгел,– дип ул чакларны искә ала иде күптән түгел арабыздан киткән алдынгы шофер, орденлы Володя ага Новиков. 
    Аннан ветеран болай дәвам итә:
    –Ә фронтка икмәк, снарядлар кирәк. Һәркем – олысы да, кечесе дә “Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!” дигән шигарь белән эшләде. Ачлыкка, салкынга карамастан, кышкы каникул көннәрендә дә эшли идек. Ә класста өс киемен салмыйча утырдык. Газеталардан тегелгән “дәфтәрләргә” юл араларына яза идек. Буяу карасын исә корымнан ясадык. 
    Күптән түгел әлеге данлы буынның тагын бер вәкиле – гомергә терлекче булып эшләгән Рая апа Краснова арабыздан мәңгегә китеп барды. Намуслы хезмәте өчен хөкүмәт бүләкләренә ия булган фидакарь зат иде ул. Владимир Алексеевич кебек үк, ул да яшьлегендә сугыш чоры газапларын татыган һәм инде шул чакта ук олыларча фикер йөртергә, тормышның кадерен белергә, гаиләсен яратырга өйрәнгән. Раиса Васильевна берүзе җиде баласын аякка бастырган, алар барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Ә олы улы Владимир Татарстан Республикасының атказанган механизаторы булды. 
    Сугыш чоры малайлары һәм кызлары әтиләре яклап көрәшкән тормышның күп канун-хакыйкатьләрен аңларлык хәлдә һәм яшьтә булмый әле. Әмма әниләре һәм мәктәп тәрбиясе аларга кешенең үз кече Ватаны  булганда гына бәхетле булуын аңларга ярдәм итә. Шунысы игътибарга лаек,  кече яшьтән авыл балалары романтикалы профессияләргә түгел, ә туган авылларына файдалы булырга – терлекче, механизатор, укытучы һөнәрләрен үзләштерергә омтылган. Безнең өлкән педагогларыбыз аларның чын гражданнар, патриотлар булып формалашуы өчен күп көч куйган, туган якка мәхәббәт тәрбияләгән. 
    Әйе, сугыш чоры балалары тылда михнәтне җитәрлек күрә. Алар фронтка киткән әтиләрен һәм абыйларын алыштыра. Җирне эшкәртергә: сөрергә, чәчәргә, икмәкне җыеп алырга кирәк була.  Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр баш күтәрми хезмәт итә алар. Төшкә кадәр мәктәптә укыйлар, ә аннан соң төнгәчә олыларга булышалар. Сугыштан соң кызыктырып шәһәргә күчәргә өндәүчеләр дә була. Әмма алар үз тамырларына хыянәт итми. Кече Ватан алар өчен яшәү урыны гына түгел, рухи бердәмлек үзәге дә була. Авылдашлар бит бер-берсен беләләр, авырулары, шатлык-сөенечләре һәм хәсрәтләре дә бер-беренә мәгълүм була. Болар барысы да кешеләрне берләштерә. Раиса Васильевна да, Владимир Алексеевич та үзләренә йөкләнгән вазыйфаларга гаҗәеп зур җаваплылык һәм намус белән карыйлар иде. Күңел матурлыгы, гадилек, ихласлык – бу шәхесләрнең үзләренә җәлеп итү көче әнә шунда. 
    Сугыш чоры балаларын онытмыйк!

    Реклама

    Олег Мурзин,
    П.Хузангай музее директоры.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: