Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сафа Гыйният улы Гафиятуллин Бөек Ватан сугышында танкист булып катнашкан

Сафа Гыйният улы Гафиятуллин минем җизнәм иде. Мин белгәндә акыллы, гайрәтле ир-ат булып, район хуҗалыкларында җитәкчелек итә иде ул.

 Еш кына безгә кунакка килә, минем белән шашка, шахмат уйный, шунда үзенең башыннан үткәннәрне сөйли иде. Ә сөйләр сүзе күп иде җизнинең, чөнки ул Бөек Ватан сугышында танкист булып катнашкан, фашист илбасарларына каршы дәһшәтле бәрелешләрдә булган кеше иде бит.

Сафа абыйның истәлекләрен язып алдым мин. Хәзер инде, ярый әле моны эшләгәнмен, дим, чөнки 1923 елда Карга авылында туган, шунда үскән, сугышка кадәр тракторчы бел- гечлеге алып, совхозда иген иккән ту­ганыбыз 1992 елда вафат булды. Аның үзе сөйләп калдырган истәлекләрен район газетасын алдыручыларга да җиткезәсем килә. Хикәямне Сафа Га­фиятуллин исеменнән бәян итәм.

“Сугыш башлангач, мине танк гаскәрләренә алдылар, дүрт ай укытып, кече лейтенант званиесе бирделәр. Хәрби әзерлек отличнигы булуымны истә тоттылар, беренче көннәрдән үк ул чорына иң яхшы тан­кы Т-34 не ышанып тапшырдылар.

Мин бронялы танк гаскәрләре маршалы Павел Ротмистров җитәкчелегендә хезмәт иттем, сугыш ахырынача өч танк алыштырдым. 1943 елның 12 июлендә Прохоровка авылы тирәсендә зур бәрелеш бул­ды. Каршыбызга ташкындай дошман танклары килә. Безнең 29 нчы һәм 18 нче корпуслар эшелоннары, барган шәпкә ата-ата, фашистларның танк рәтләренә китереп бәрделәр.

Фашистларның калын бронялы “Тигр”ларын безнең 76 миллиметрлы пушкалар атып җимерә алмый. Әмма якын килеп төбәп атсак, “Тигр”ның бронясын тишәбез. Әмма үзебез дә ут астында калабыз. Монда инде танк эчендәгеләрнең осталыгы хәлиткеч роль уйный. Ата-ата алга ыргылдык. Әмма безгә дә бер снаряд тиде. Шу­лай да без әле сафта. Тирә-якта утлы тузан, берни күренми. Безнең йөртүче механигыбыз дошман ниятен алдан сиземли белә иде, ул укчыбызга бик нык ярдәм итә. Ике сәгатьләп сугыш­тык без һәм ике “Тигр”ны яндырдык. Ә бәрелеш дәвам итә: танкыбызның уң чылбырын өзделәр, каток, траклар очып чыкты һәм машинабыз бер урында әйләнә башлады. Снарядлары­быз да бетте. Машинаны ташлап кал­дырырга туры килә, дип, танктан чыга башладык. Шулчак тагын бер снаряд тиде безгә.

Мин госпитальдә генә аңыма кил­дем. Табиблар гомеремне саклап кала алдылар. Бөтен экипаждан берүзем исән калганмын. Әлеге бәрелештә күрсәткән батырлыгым өчен мине икенче дәрәҗә Дан ордены һәм исе­мем язылган “ТТ” пистолеты белән бүләкләделәр.

Күп санлы бәрелеш-сугышларның тагын берсе истә калган. Инде фа­шистлар Германиясе җиңелгән, безгә ике атна ял бирделәр, ә анна­ры Япониягә каршы сугышу өчен Кытайга җибәрделәр. Яңа үрнәктәге куәтлерәк танкка утырдым. Экипажым тәҗрибәле танкистлардан тупланган.

…Елганы кичеп, каршы ярдан дзот һәм дотларны юкка чыгарырга дигән боерык алдык. Елга комлы, танклар­ны комга суыра, бөтен өмет күпергә. Каршы ярны утка тота-тота, дүрт тан­кыбыз күперне үтте. Әмма бишенчесе күпергә керүгә, аңа снаряд тиеп, яна башлады. Танктан беркем чыкмый. Төзәп атучы иптәшем, миннән рөхсәт алып, күпердәге танкны үзебезнекенә трос белән эләктерергә дип ут эченә сикерде. Һәм һәлак булды. Аның ар­тыннан чыккан механикны да япон дзотыннан чәчелгән ут аяктан екты. Мин дә танктан сикереп төшеп, җиргә сеңдем. Соңгы көчемне җыеп алга ыр­гылдым. Танкка тросны эләктердем. Кире үз танкыма кайттым, тегене күпердән тарттырып чыгардым да, күпер аша “очып” чыгып, япон дзотын, тагын ике пушканы юк иттем. Тирә- якта мәхшәр, туплар шартлый, безнең танклар барысы да “яралы”. Үзем генә калгандай булдым. Шулчак көчле шар­тлау ишетелде, танкым туктап калды, сүнде. Ничек исән калдым да, ничек танктан чыктым?! Төнне танк астында үткәрдем, әмма командование белән элемтәне өзмәдем. Бу бәрелештән соң мине өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр.”

… Сафа Гафиятуллин сугыштан “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, Ватан сугышы орде­ны белән бүләкләнеп кайта. Ул район колхоз-совхозларында җитәкче булып эшли. Бронялы танклар гаскәре өлкән лейтенанты Сафа Гафиятуллинның якты истәлеген якташлар кадерләп сакласын иде.

Алмаз Вафин,

Сихтермә-Хузангай мәктәбенең татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев