Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Шәҗәрәләр төзү остасы

    .

       Узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, җәмгыятебез үсеше яңа юнә -леш алды – халкыбыз үз асылына кайту юлына борылды: республикабыздагы шәһәр бистәләрендә, авылларда зур омтылыш белән Аллаһ йортлары төзел –де (шөкер бу изге эшләр әле дә дәвам итә). Иң мөһиме билгеле, бу юлда яшь -ләр дә нык активлык күрсәтә; намазга баса, ураза тота, шәригать канунна -рыннан тайпылмаска тырышып, тормыш алыа барырга омтыла.

       Тагын бер күркәм күренеш: соңгы вакытларда кешеләр үзләренең нәсел ага -чын – кимендә җиде буын ата-бабаларын барлауга игътибарларын арттыра -лар. Бу мәсьәләгә алдынгы карашлы укытучыларның да битараф булмыйча, укучыларында шәҗәрә төзүгә  кызыксыну уятырга тырышулары күңелгә бик хуш килә. Әмма үзеңнең кимендә җиде буын бабаңны ачыклап,нәсел агачың -ны торгызу җиңел эш түгел. Чөнки монда ата-бабаларыңның исемнәрен бе -лү генә җитеп бетми, аларның кайсы елларда дөньяга килеп, кайчан бакый -лыкка күчүләреннән тыш, үзләреннән соң нинди тамырлар, ботаклар буенча кемнәрне калдыруларын да ачыкларга кирәк. Ә моны белү өчен архивларда казынмый торып, берничек ирешеп булмый. Димәк, чын мәгънәсендәге шә -җәрә агачын теләсә-кем җиңел генә торгызып бастыра алмый!

        Әле ярый бу четерекле эшнең бөтен нечкәлеген белеп, теләсә-кем күңеле –нә хуш килерлек шәҗәрә төзү осталарыбыз бар һәм андыйлар төрле төбәк –ләрдә ачылып тора. Әлки районы, мәсьәлән үзенең атаклы шәҗәрә төзү оста –сы Мансур Корбангали улы Ганиевы белән лаеклы төстә горурлана һәм мак -тана ала! Әйтергә генә җиңел, ул үзенең 13 нче буын бабасына тикле ачыкла -ган! Кечкенә генә Абдул Салманыннан чыккан Мансур Ганиев Әлки районы -ның Шәрәфле гражданы, “Туган төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте” әгъзасы, Тү -бән Кама шәһәренең Аксакаллар Шурасы әгъзасы булып тора.

       Ул 1946 елда Абдул (Морза) Салманында дөньяга килеп, туган авылында башлангыч, күрше Иске Салманда 8 еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, якын-тирәдә татарча белем бирүче урта мәктәпләр булмагач, Базарлы Матак урта мәктәбендә укып чыга. Татарча урта белем ала алган очракта бәлки без тагын бер күренекле язучыга ия булыр идек. Чөнки Мансур абыебыз 3нче сыйныфтан ук әнисеннән күреп шигырьләр яза башлый.

        1969 елда Казан финанс-экономика институтын тәмамлап, бухгалтер-эконо -мист белгечлеге алганнан соң, Түбән Кама шәһәренә килә. Тик шул ук елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта офицер дәрәҗәсендә хезмәт итеп өлгерә. Армия хезмәтен ул дивизиянең финанс бүлеге башлыгы вазыйфасында тә -мамлый. Армиядән соң яңадан Түбән Камага кайтып, 21 ел буена “Татэнерго -строй” берләшмәсендә хезмәт куя. 1990 елда районда салым инспекциясе -нең Түбән Кама бүлеген оештырып, лаеклы ялга чыкканчы шуны җитәкли.

       Мансур абый пенсиягә чыккач та актив рәвештә җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Ул ныклап торып авылыбыз тарихын өйрәнергә керешә. Моңа аны Аксу -бай районының Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры, тарих фәннә -ре кандидаты Р.Г.Насыйров та рухландырып җибәрә. “... Туган төбәкне өйрә нүемдә, авылыбыз халкы – олы нәселебезнең шәҗәрәсен барлауда мине өй -рәтүче, юл күрсәтүче һәм бик күп мәгълүмат табып бирүче Насыйров Рафик Гомәр улына рәхмәтем чиксез..,”- дип белдерә бу турыда ул үзе дә.

        Мансур Корбангалиевич авыл тарихын өйрәнүен 2008 елда башлап, 3 ел ча -масы вакыт үткәч, Абдул Салманда Татарстанда беренче булып(!) 2011 елда зурлап уздырылган шәҗәрә бәйрәмендә якташларына - һәр гаиләгә А-3 фор -матында аерым атап төзегән шәҗәрәләрне бүләк итеп таратканда, кешеләр нең күзләре яшьләнде. Анда бик күп якташлар кайткан иде һәм шунда танта -на барышында : “И-их, Абдул (Морза) Салманының тарихын да язып чыгар -саң иде” ,- дип мөрәҗәгать иткәннәр иде Мансур агага.

       Ниһаять, авылыбыз халкының ошбу теләге дә кабул булды, шушы елның гыйнвар ахырында Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге милли китап -ханәсендә, күренекле якташыбызның “Абдул Салман морзалары” исеме ас -тында чыккан саллы гына китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әйтергә кирәк, тантанада катнашкан абдул салманлылар китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхеразый кызы Гыйбадуллинаның Мансур абыебыз хезмәт җимешен уңай бәяләп, аны басмага әзерләүдә зур булышлык күрсәтүенә тирән канә –гатьләнү хисләре кичереп, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

        Дөрестән дә, 22. 55 табак күләмен тәшкил иткән китап, авылыбыз халкы өчен генә түгел, бөтен районыбыз өчен бәһаләп бетергесез фәнни хезмәт бу -лып тора. Чөнки анда Абдул Салманының 220 еллык тарихын барлау белән генә чикләнелмичә, анда туып-үскән  абдул салманлыларның барысының да тәфсилле шәҗәрәсе бирелә. Алай гынамы, аннан Әлки районындагы байтак кына татар авыллары кешеләре турында мәгълүмат табып була. Болардан тыш тирә-күрше районнарның авыллары кешеләре дә шактый еш телгә алы -на. Гомумән алганда, Мансур ага 4 авыл халкының тулы шәҗәрәсен төзеп би -рә! Алар арасында Спас районының Татар Такталасы шәҗәрәсе дә бар. Шу -ны гына әйтү дә җитә: кечкенә генә Абдул Салман авылы шәҗәрәсе 2,5 квад -рат метрдан артык мәйдан били!

       Мансур абый тел-әдәбият белгече булмаса да, китабында чагылыш тапкан вакыйгаларны мавыгып укырлык рәвештә искиткеч күркәм тасвирлый. Шу –ның нәтиҗәсендә 400 биттән диярлек торган китапны аерыла алмыйча көн ярымда укып чыктым. Ни әйтсәң дә “Абдул Салман морзалары!”нда урын ал -ган табигать почмаклары: аерым атамалар белән йөртелгән урман аланлык -лары, елга-күлләр, болыннар –үзәннәр,  тарихи урыннар – барысы да без ба -лачакта уйнап үскән гүзәл җирләр бит!

        Китап белән танышкан һәр абдул салманлы хәзер үзенең Тимкәй Чепкене –ев һәм башка морзалар нәселеннән чыгуын аңлый. Заманында залим Петр I тарафыннан тартып алынган морза титулын һәм җирләрен кире кайтару өчен Морза Салманының Давыт улы Габделваһап 1794 елда Әби патшага (Екатери -на II) хәтта гариза (челобитная) язган. Гомумән, морзалар тарихын тирәнрәк белер өчен китапның “Авылыбыз морзалары шәҗәрәсе” дигән өлешендә ки -ңерәк танышырга мөмкин. Анда шундый гыйбрәтле 7 шәҗәрә тәкъдим ите -лә.

        Тулаем алганда, китап “Авылым тарихы” һәм “Авылыбыз морзалары шәҗә -рәсе” дип аталган ике зур өлештән тора. “Авылым тарихы” өлеше исә түбән -дәге бүлекләрне эченә ала: “Үзебезнең Чепкенеевләр турында”, “1762 елда Иске Салманда гомер иткән нәселдәшләребез”, “Мәчетләр язмышы”, “Әби патшаның үзгәреш кертү гамәлләре”, “Җир – тормыш итү һәм яшәү чыгана -гы”,  “Урманнар”, “Авылым хәтирәләре”, “Күперләр”, “Мәчетләр”, “Мулла -лар”, “Укытучылар”, “Ачлык еллары һәм афәте”, “Әлки районы авыллары”, “Спас районы авыллары”, “Колхозлашу, җитәкчеләр”, “Совхоз чоры, җитәкче -ләр”, “Сугыш михнәтләре”, “1939 елгы Фин сугышы”, “Бөек Ватан сугышы”, “Бөек Ватан сугышы корбаннары”, “Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына исән кайткан авылдашлар”, “Окоплар казу михнәтләре”, “Авылы -бызда качаклар”.

        “Авылыбыз морзалары шәҗәрәсе”ндә мондый шәҗәрәләр урын алган: “Хө сәен Кадыйр улы (1689-1754)”, “Давыт бабабыз шәҗәрәсе”, “Габдерәшит шә -җәрәсе”, “Җәгъфәр шәҗәрәсе”, “Габделваһап (1743-1822) шәҗәрәсе”, “Төх -вәтулла нәселе”, “Рәхмәтулла нәселе”, Бикбау улы Габделҗаббар нәселе (Рәх -мәтулла нәселе дәвамы)”. Китап шулай ук истәлекле һәм авыл өчен тарихи фоторәсемнәр белән дә баетылган. Төрле рәвештә төзеп күрсәтелгән шәҗә -рәләр дә үз нәселе шәҗәрәсен барлау белән кызыксынган кешеләр өчен ма -тур үрнәк булып тора алалар.         

        Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75, районыбыз оешуга 90, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны тантаналы төстә зурлап уздырасы 2020 елда “Абдул Салман морзалары” шикелле тарихи вакыйгаларга бай китап чыгуы үзенә бер әһәми -яткә ия булып тора. Чөнки әлеге китапта югырада телгә алган вакыйгалар -ның барысына карата да автор мөнәсәбәтен билгеләргә була. Аеруча анда Бө -ек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәшкән тыл батырларына күп урын бирелә. Кыскасы, “Абдул Салман морзалары” әл -киле бик күп гаиләләр өчен, менә дигән өстәл китабы булып хезмәт итәрлек рәвештә, бик тә шәп килеп чыккан! Мансур агага фәкать афәрин диясе генә кала!!!

                                                                      Зөфәр Шәрипов, пенсионер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: