Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әтием Идиятулланың сөйләгән кайбер мизгелләрне искә алып үтмәкче булам

    Былтыр Октябрь революциясенә йөз ел булды.

     
    Ул елларда Спас өязе Кузнечиха волостена кергән Төгәлбәй авылында туып гомер иткән әтиебез Идиятулланың (1895-1973) да әлеге вакыйгаларда катнашуы билгеле. Әти сөйләгән кайбер мизгелләрне генә искә алып үтмәкче булам.
    1916 елда  әтиебез һәм авылдашыбыз Хөснетдинов Сабир абый патша армиясенә солдатка алыналар һәм  Әстерхан губернасында хезмәт итәләр. Командирлары генерал Колчак була. 1917 елда революция башлана һәм патша власте бәреп төшерелә. 
    Кызыл гаскәрләр акларны кысрыклап Кавказга таба хәрәкәт итәләр һәм Кара диңгез буендагы хәзерге Новороссийск портына килеп җитеп, аклар армиясен чолгап алалар. Кызыллар аларга: “Әгәр бирелергә теләмәсәгез, әйдә без сезне баржага төяп Төркия иленә күчерәбез. Анда мөселманнарга бигрәк уңай булыр”,–диләр. Моңа ышанып, бик күп кеше баржага төялә. Шактые, шул исәптән әти белән Сабир абый да, баржага утырмыйча ярда калалар. Шуннан баржаны бер хәрби катер йөз метрлы трос белән сөйрәп диңгезгә кереп китә. Ярдан ике чакрымлап киткәч, катер туктап, баржаны ычкындыралар. Катерның борынындагы пушкадан баржаның трюмдагы бортына  ике мәртәбә аталар. Шуннан меңләгән кеше белән баржа диңгез төбенә китә. Бу хәлне күреп, ярдагы халык аһ итә. Аларның барысы да диярлек кызыллар армиясенә күчә. Әти белән Сабир абый да аларга иярә. Алар 1920 елга кадәр Кавказ һәм Урта Азия якларында совет власте тәртипләрен урнаштырып йөриләр. Командирлары Якуб Чанышев һәм Михаил Фрунзе була.  Шактый каты бәрелешләр дә булды, дип сөйли иде әти. Чөнки җирле халык ризасызлык белдерә, каршылык күрсәтә. Ике яктан да һәлак булучылар һәм яраланучылар да була. Әти дә яраланып өч атна госпитальдә дәвалана. 1921 елда гына тынычлык урнаша. Солдатларны өйләренә җибәрәләр.
    Ә Идел буенда корылык, ачлык хөкем сөрә. Әти белән Сабир абый үзләре хезмәт иткән  яклардан дүртәр пот төрле ризыклар: кипкән балык, кипкән җимеш, төрле ярмалар алып, пароход белән Идел буендагы пристаньга кайтып төшәләр. Аларны Шакир һәм Хөснетдин бабайлар атлар белән килеп каршы ала, чөнки кайчан кайтасыларын алдан хәбәр иткән булалар. 
    Шулай баеп кайткач, әтигә кыз димләп өйләренә яучылар килә башлый. Әмма әти: “Минем вәгъдәләшкән Тәҗелнисам бар, аңа гына өйләнәм”,–ди. Әниебез Тәҗелниса (1896-1989) патша Александр заманында унтер-офицер булып хезмәт иткән Җиһанша бабайның бердәнбер кызы була. Алар  1922 елда гаилә кора. Тату, матур гына яшиләр, җиде балалары була. Ике балалары кечкенә чакта үләләр, калган бишесе исән-сау үсә. 
    1930 елда  авылда колхозлар төзелә башлый. Өч мәчет һәм мәдрәсә ябыла, дин тыела. Советча укытыла торган мәктәпләр ачыла. Анда Апак авылында туган Сөнгәт Муллин дигән югары белемле партия әгъзасы укытучылык итә. Олыларны кичен ликбез оештырып укыталар. Ул чакта әле укулар латин графикасында була. Әти “Кызылармеец” колхозында ат белән Идел буендагы нефтебазадан ягулык ташый. Шулай тыныч кына яшәгәндә фин сугышы башлана, әтине анда алалар. Аннан кайтуы гына була, озакламый герман сугышы башлана. Төрле сугышларда катнашканнарны  беренчеләрдән алалар. Әти дә шул төркемгә эләгә. Ул 1944 ел ахырында яраланып, комиссовать ителә. Кайткач янә колхозда атлар абзарында өлкән конюх булып эшли. Аның карамагында 80 нән артык бахбай була. Чөнки авылда күп эшләр ат көче белән башкарыла. Эш атларын төнлә авыл янындагы болында чиратлап көтәләр. 1947 елда  янәдән корылык килә. Халыкның тормышы авырлаша. Шул елның җәендә бер төндә ат көтүенә өч бүре һөҗүм итә. Арада дүрт тай да була. Бүреләр аларны аерып алып китәргә маташа. Атлар да тайларын саклый, бүреләргә тибәләр. Ә әти бүреләрнең сыртына чукмарлы таягы белән кундыра. Шулай да берсе әтинең аягын каты гына тешләп яралый. Ерткычлар бернигә ирешә алмый чигенергә мәҗбүр була, атларга зыян килми. Ә әти бер ай өйдә дәваланып ята. Авыл фельдшеры һәр көн килеп аны дәвалый. Колхоз идарәсе әтинең кыюлыгын хуплап бер пот бодай һәм өч кило бал бирә. Бу бит әле халыкның такы-токы гына яшәгән еллары. Әлеге күчтәнәчләр гаиләбезгә  сизелерлек ярдәм булды. 
    Шулай еллар үтте. Тату, матур яшәп, балаларының рәхим-шәфкатен күреп, әти 78 дә, әниебез 93 тә бакыйлыкка күчтеләр. Инде дүрт балалары да бу дөньяда юк. Әлегә мин 82 яшькә җитеп, алар рухына догалар кылып исән-сау яшәп торам. Аларны искә алып язуым рухларына дога булып барып ирешсен иде. Барысы да тырыш, изге күңелле җаннар иде. Дөнья, яшәеш берәүне дә аямый шул. Исәннәргә сабырлык, тыныч тормыш насыйп итсен. 
    Сөләйман Шакиров,
    Казан шәһәре.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: