Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әтием турында сөйләргә телим

    Түбән Әлки авылында яшәүче әтием - Рөстәм Әбрар улы Билалов турында сөйләргә телим. Әтием 1962 елның 19 июлендә күп балалы гаиләдә туган. Аңардан тыш, гаиләдә тагын дүрт малай үскән. Алар барлыгы биш бертуган.  Әтием гомер буе мактаганны, үзен аерып сөйләгәнне яратмады һәм ул хәзер дә шундый ук фикердә. Әмма, әтием, бүген түзәргә туры килер. 

    10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1979 елда әти Казанның педагогика институтының биология һәм химия белгечлегенә укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлагач, 1985 елда Кошки мәктәбенә химия һәм биология укытучысы булып эшкә урнаша. Дүрт елдан аны Әхмәт мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Минемчә, нәкъ менә шуннан соң иң кызыгы башлана да. Чөнки биредә ул әнием белән таныша. 1989 елда әнием Мусина Гөлфияне – яшь белгечне дә шул ук мәктәпкә юллыйлар. Яңа директор билгеләнәчәк дигәч, ул өлкән яшьтәге күзлекле бер ир-ат килер дип уйлый. Ә монда зәңгәр күзле 27 яшьлек бер егет эшкә алына. Гашыйк булмый кара әле син...
    1993 елда алар өйләнешә, ә тагын бер елдан мин туганмын. Әтием Әхмәт мәктәбендә эшләү дәверендә гадел булып, акыл белән җитәкчелек итә. Мәктәптә һәрвакыт тәртип була, кагыйдәләр катгый рәвештә үтәлә. Коридор буенча барып, иң соңгы ишек әтием  бүлмәсе булуын үзем дә яхшы хәтерлим. Кечкенә генә бүлмә иде ул, аның каравы, барысы да күз алдында. Әтием булуга карамастан, мин аңардан бераз шүрли идем. Урамнан йөгереп кергән укучылар да, директорның үз бүлмәсендә булуын күреп, акрын адымнарга күчә, ә аннары тыныч кына үз бүлмәләренә узалар. Әтием эшенә иртәнге сәгать җидедә үк бара иде, ул соңга калуларны  яратмый торган һәм бик тә пөхтә кеше. Аның һәрвакыт бар әйбере дә үз урынында, һәр кәгазе кәгазьгә, папкасы папка өстенә куелган. Аның каядыр соңга калуын яисә кемгә дә булса әйткән эшен эшләми калуын, гомумән, хәтерләмим. Мин дә балачактан ук, тәмле йокымнан аерылып, мәктәпкә иртүк бара идем. Бүгенге һәркем каядыр ашыккан көндә билгеләнгән урынга вакытында килә һәм берәүне дә үзеңне көтәргә мәҗбүр итмәү, минемчә, бик мөһим сыйфат. 
    Әтиемне һәркем: укытучылар да, укучылар да, авылдашлар да, башка мәктәптәге хезмәттәшләре дә хөрмәт итте. Бүгенге көнгә кадәр аның элекке укучылары – хәзер инде үзләре дә олыгаеп килгән апа-абыйлар,  янына килеп, рәхмәтләрен әйтә. Миңа калса, ул күп нәрсә турында сөйли. Хәтта минем аша да аңа күпләр сәламен, рәхмәт сүзләрен җиткерә һәм аның шундый буйга җиткән кызы бармыни, дип гаҗәпләнә. 
    Әтиемне укытучы буларак мин бер елны гына белдем. 2008-2009 уку елы иде ул. Яңа фән керә башлаудан, яңа укытучыдан бик курыктым. Ул вакытта мин химияне ничектер аңлап җиткерә алмадым. Әти такта янына чыгаргач та, куркудан белгәнемне дә әйтә алмый тора идем. Ул елны 8 елга беренче тапкыр уку елын “бишле”гә тәмамлый алмадым, көндәлегемдә бердәнбер “дүртле” билгесе куелды һәм ул нәкъ менә химиядән иде. Бик үпкәләсәм дә, әтием: “Син химияне “бишлегә” белмисең”, - диде. Әйе, миңа карата да ул гадел, дөрес булды. 
    2009 елда Әхмәт мәктәбендә төп-төгәл 20 ел эшләп, әтием директор вазыйфасыннан китте. 2011 елда без гаиләбез белән әтиемнең туган авылы Түбән Әлкигә күченеп кайттык. 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ул Гомумроссия мәгариф профсоюзының Әлки бүлеге оешмасында рәис булып эшли. Бу эшендә дә әтиемне хөрмәт итәләр һәм быел ул, профсоюз турында уңай фикер тудыруда актив эш алып барганы өчен, Гомумроссия мәгариф профсоюзының мактау грамотасы белән бүләкләнде. 
    Әтием –  бүгенге көндә минем өчен үрнәк, аның фамилиясен йөртүем белән горурланам. Минем хәтта ирем дә Рөстәм исемле, ул – әтиемне хөрмәт итүем билгесе. Мин дә, үз чиратымда, балаларыма аңардан өйрәнгән мөһим сыйфатларны тапшырырга тырышырмын.
    Ләйсән Билалова,
    Казан шәһәре.  

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: