3 февральдә Чиябаш авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Сәмигуллин Илфат Зәйнулла улына 50 яшь тула.
Тынгысыз, үз-үзенә искиткеч таләпчән кеше ул безнең әтиебез. Аның турында бик күп мактау сүзләре әйтеп була. Ул безнең зур гаиләбезнең ышанычлы, ныклы терәге, саклаучыбыз, яклаучыбыз. Бөтен яратуын, игътибарын биреп, без балаларын тәрбияле, яхшы кешеләр итеп үз үрнәгендә үстерде.
Рәхмәт сиңа, кадерлебез, олы йөрәгең, киң күңелең, һәрчак безне кайгыртып яшәгәнең өчен. Гаиләдә генә түгел, эштә дә әтиебез үрнәк кеше. Ул гомере буе җаваплы вазыйфаларда хезмәт куя, гадилеге һәм гаделлеге белән күпләрнең ихтирамын яулаган кеше. Тырышып эшләү, кешеләргә ярдәм итү - аның тормыш максаты.
Кадерлебез! Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа иң изге теләкләребез: сәламәтлегең нык булып, гомерең бәхетле, озын, күңелең тыныч, эшләрең уңышлы булсын иде.
Син бит, әти, яшәешнең яме,
Безнең өчен олы бер терәк.
Тыныч яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит һәрчак безгә бик кирәк.
Изге теләкләр юллап әниебез, тормыш иптәшең
Энҗе, кызың Динә, улың Рөстәм.
Нет комментариев