27 апрельдә Салман авылында гомер итүче әтиебез Вәлиулла Вәлимөхәммәт улы һәм әниебез Хөллия Шәмсигали кызы Мифтеевларның бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел була.
Әти-әниебез сугыш чоры балалары. Алар авырлыкларны да, җитешмәүчәнлекне дә күп күргән. Шуңа да кечкенәдән эшкә өйрәнеп, түземле булып үсәләр. Сугыштан соң да тормышлар җиңел булмый. Әти-әниебез көнне-төнгә ялгап колхозда эшлиләр. Тормышыбыз җитеш булсын өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Без әти-әни мәхәббәтен, йөрәк җылысын, кайгыртуын тоеп үстек. Инде барыбыз да үзебез балалар үстердек, оныклар сөябез. Ә әти-әни өчен без һаман бала әле. Кадерлеләребез, без сезнең янга ашкынып киләбез, кайтабыз. Олы йөрәкле, сабыр, игелекле булганыгыз өчен зур рәхмәт әйтәбез сезгә. Нинди авыр еллар аша узып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, тигез картаюыгызга без бик сөенәбез. Калган гомерегезне дә нык исәнлек белән бәхетле үтүегезне телибез.
60 ел гомер узган,
Бриллиант туегызга кердегез.
Күпме шатлык, сагыш-сөенечләр,
Барысын да уртак бүлдегез.
Балаларым диеп тырыштыгыз,
Туры юлны безгә күрсәтеп.
Тагын озак еллар яшәгезче
Мул тормышта бергә гөрләшеп.
Ихтирам белән балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз һәм туганнарыгыз.
Нет комментариев