Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Базарлы Матактан Марат һәм Роза Нотфуллиннар гаиләсе махсус хәрби операция зонасына ике улын озаткан

Базарлы Матакта яшәүче Марат һәм Роза Нотфуллиннар гаиләсе махсус хәрби операция зонасына ике улын озаткан.

Билгеле, бик нык борчылсалар да, алар балалары гамәлен хуплаган. “Шулай кирәк, Ватан безнең улларыбыз яклавына мохтаҗ”, – ди алар. Тик менә хәрби хәрәкәтләр барган урынга ике улын да озаткан ана гына күңеленә тынычлык таба алмый. Алар ире белән икәү көн саен фронт яңалыкларын карап бара. 

–     Гомерем кайгысыз гына үтте, дип әйтә алмыйм. Тормыш мине иртә балачактан аерды, мөстәкыйль булырга өйрәтте. Әти гаиләдән китте, әни дүрт баланы ялгыз аякка бастырды. Авыр булды. Мул тормышта яшәмәдек, әмма зарланмадык та. Фермада да эшләргә туры килде, йортта хуҗалыгыбыз да зур иде. Безгә һәр икмәк телемен үз хезмәтебез белән юнәтергә туры килде, – дип сөйли Роза апа. 
Тормыш авырлыклары аңа 8 нче сыйныфны тәмамлауга ук районның “Сельхозтехника” берләшмәсенә урнашырга мәҗбүр итә һәм ул зурлар белән бер дәрәҗәдә эшли башлый. 

Роза 21 яшендә шулай ук хезмәт белән яшәүче һәм күпбалалы гаиләдән булган Марат исемле егеткә кияүгә чыга. Шуннан бирле ярты гасырга якын вакыт үткән. Быел аларның бергә яшәүләренә 48 ел булачак. Нәкъ менә шулкадәр еллар элек Югары Әлки авылы кызы һәм Татар Шәпкәсендә туып үскән егет язмышларын бергә бәйләтеп, мөнәсәбәтләрен теркәгән. 
Яшь гаилә Маратның әти-әнисе белән 13 ел бергә яшәгән.

–     Иремнең әти-әнисе, 5 абый-сеңеле, дәү әнисе белән бер түбә астында шактый вакыт яшәдек. Авырлыклардан без курыкмадык, чөнки балачактан эшкә өйрәнеп үстек, – ди Роза апа.

Нотфуллиннар XXII партсъезд исемендәге колхозның алдынгы эшчеләре була.  Роза апага сыер саварга да, бозаулар карарга да туры килә. Ул бу авыр хезмәтне яратып башкара, анда уңышларга ирешә. Хезмәт сөючәнлеге аркасында ул берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп тә сайлана. 

–     Эшләдек, тырыштык. Хезмәтне намуслы башкаруым өчен, миңа Болгариягә туристлык юлламасы да бирделәр. Балаларыбыз  – өч улыбыз һәм кызыбыз да туды. Ул вакытта декрет ялында утыру юк иде, балаларны үстерергә каенанам һәм каенатам булышты, – дип, рәхмәт сүзләре белән искә алды ул яшьлек елларын. 

Марат колхозда башта йөртүче булып эшли, аннары фермада көтүче була. Гадәтләнгән эше бит – әти-әнисенең хуҗалыгында һәрвакыт сыеры да,  үгез-бозаулары да, кош-корты да була. Балачактан ул аларны ашата, асларын җыештыра, хайваннарны ярата. 
1988 елда гаилә район үзәгенә күченергә карар итә. Биредә алар “Актай” совхозына урнашалар, җитәкчелек аларга тораклы булырга ярдәм итә. 

–     Сыер савучыларны да эшкә йөрттем, савым җайланмаларын да төзәттем, берничә ел сөт тә ташыдым. Еракка эшсәфәргә барырга да туры килде, – дип сөйли Марат абый, хезмәт елларын искә алып.


Малайлар әтисенең уң кулыны әйләнеп, бар эштә дә терәк булалар. Ә кызлары исә әниләре янында кайнаша. Тора-бара хуҗалык эшләренең күпчелеге кул арасына кергән балаларга йөкләнә. 

–     Алар печән дә чапты, бәрәңге утыртты да, алды да, терлекләрне дә карадылар.  Без һәрвакыт күп мал-туар, каз-үрдәк асрадык. Гаилә белән иртәдән кичкә кадәр эшли идек, – дип сөйли Нотфуллиннар. 

Менә шундый эшкә батыр булып үсеп, хәзер махсус хәрби операциягә алынган  Радик өчен ата-ана бу көннәрдә аеруча борчыла. Чөнки ул яраланып, Мәскәү госпиталенә китерелгән. Җәрәхәтләр ике аягында һәм башында да була. 

–     Госпитальдә табиблар аңа тиешле ярдәмне күрсәтә. Улыбыз зарланмый, “Миннән дә авыррак хәлдәгеләр бар”, – дип, безне тынычландырырга тырыша, – ди алар. 

Икенче уллары Әмир дә алдынгы сызыкта. Ул бик сирәк элемтәгә чыга. “Без ул сирәк кенә язган хәбәрне көтеп алабыз, исән-сау булуына шатланабыз, – ди Марат абый. – Бу безнең өчен җиңел булмаган көннәрдә дуслар, танышлар һәм хәтта чит кешеләр дә гаиләбезгә ярдәм күрсәтә, улларыбызның сәламәтлеге белән кызыксына. Роза сыйныфташлары, авылдашлар белән дә сөйләшеп тора. Алар шалтыраталар да, хәл белергә кереп чыгарга да мөмкиннәр. Игътибар, билгеле, ярдәм итә, күңелне тынычландыра”.
Күптән түгел алар оныкларын – кызларының улын армиягә озатканнар. 

–     Безнең балалар кыю рәвештә Ватанны саклый. Без улларыбызның да, оныгыбызның да исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез. Һәрбер ата-ана баласын шатланып көтеп алсын. Сугыш тизрәк бетсен иде инде. Без Аллаһыдан һәр көнне шуны сорыйбыз, балаларыбыз өчен догалар кылабыз”, – диләр Нотфуллиннар.


Мондый гаиләләргә ярдәм бик кирәк. Кешеләр борчуларына күмелеп, ялгыз калырга тиеш түгелләр.  Нотфуллиннар район җитәкчелегенең дә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре хакында онытмавы турында әйтәләр.

–     Үз йортыңда эш бетми, мәшәкатьләр кимеми. Барысын да эшләп бетердең генә, ял итәргә дә була кебек. Юк, шунда абзарның түбәсеннән су үтә башлый. Анысын алмаштырасың, коймалар авышуын күрәсең. Димәк, аны яңадан тотарга. Койманы тәртипкә генә китердең, ишегалды корылмасының берәр җирен төзәтергә кирәк була. Менә шулай бертуктамый дәвам итә, – дип сөйли гаилә башлыгы. – Район җитәкчелеге безнең мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмалды һәм йорт түбәсенең бер өлешен алмаштыруда ярдәмен күрсәтте. 

Нотфуллиннар яннарында булган, аларга сүзе һәм гамәле белән ярдәм күрсәткән һәркемгә җылы теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерергә тели.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев