Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Чуаш Кичүе авылында Дормидонтовлар гаиләсеннән өч ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша

Өлешчә мобилизация кысасында меңәрләгән гаиләдән ир-егетләр хәрби хәрәкәтләргә озатылды. Алар, кулларына корал тотып, илебез иминлеген саклый.

Әмма бу хәрби хезмәткәрләрнең һәркайсы өчен ут йотып яшәүче, тынычлыгын югалтучы, даими борчылып-кайгыртып торучы якыннары бар.

Дормидонтовлар гаиләсендә бу йөрәк өзгәләнүе өч тапкыр артыграк, чөнки биредәге анага – Наталья Петровнага ике улын да, ирен дә махсус хәрби хәрәкәтләргә озатырга туры килә.

Беренче булып килешү төзүче – олы уллары

Гаиләдә беренче булып килешү төзүче – олы уллары Лев. Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә укып, янгынчы, коткаручы һөнәрен үзләштерә ул. Коткаручы, яклаучы буларак, илгә файдалы булырга теләп, ул Ульяновск хәрби комиссариатына юнәлә.

Анда, ил мәнфәгатьтләре өчен кулга корал тотарга кирәклеген дә аңлап, килешүгә кул куя. 2021 ел була ул. Һәм, билгеле, өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, ул беренче көннәрдә үк хәрби хәрәкәтләр барган урынга озатыла. Тик ана улының анда нинди вазыйфага билгеләнүен дә, егетнең нинди куркынычларны күрүен дә белми. Чөнки ул хакта сораштыра башлагач: “Әни, ул сиңа кирәкми. Мин исән-сау, башкасы өчен борчылма”, – дигән сүздән артыгын сөйләтә алмый ул. Якыннарына ул медальләрен генә күрсәтә. Алар арасында: “Батырлык өчен” һәм сугышчан дусларын коткарган өчен Георгий тәресе була... Бер хәрби биремне үтәгәндә, егет яралана, госпитальдә ята, аннары Ульяновск хастаханәсенә озатыла. Бүгенге көндә ул әлеге шәһәрнең хәрби бүлегендә йөртүче вазыйфасын үти икән. Ата-ана исә: “Улыбыз бурычын намус белән үтәде, бүгенге көндә исән-имин”, – дип, аның өчен сөенә.

Йомшак күңелле, әмма нык холыклы 

Беренче уллары өчен күңел күпмедер тынычланса да, хәзер икенчесе һаман да уйда. Добрыня исемле ул. Абыйсы аның өчен һәрвакыт үрнәк булган әлеге егет тә, авыл мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Тәтештә ул укыган белем йортына барачагын әйтә.

 “Янгынчы булырга телим”, – ди ул. Ә аннары, укуын төгәлләгәч: “Мин дә хәрби буларак килешү төзиячәкмен”, – дип белдерә. Исеме Добрыня булып, күңеле бик тә йомшак булуга карамастан, әйткән сүзеннән кире кайта торган түгел шул ул. Әти-әни күпме генә үгетләсә дә, сүзендә тора ул. “Диңгезче булачакмын”, – ди. Карт дәү әтисенең, диңгезче булып, корабларда йөзүен тыңлап үсә шул ул. Интернеттан Севастополь шәһәрендәге Кара диңгез флотындагы диңгез кораб берләшмәсенә диңгезче кирәклеген укый да шунда юнәлә. Һәм бүгенге көндә хәрби диңгез пехотачысы буларак махсус хәрби операциядә катнаша ул.

Абыйсы кебек ул да зур батырлыклар кыла. Әти-әни, якыннар бу хакта белмичә дә калыр иде.  Яңалыкларны ут йотып күзәтеп барганга, дошман очкычсыз самолетының бер корабны батыруын ишетеп ала шул алар. Шул мизгелдә йөрәге өзелеп төшәрдәй булган ана тизрәк кулга телефонын ала. Улының: “Без исән-сау”, – дип әйтүен ишеткәч кенә тынычлана. Абыйсы кебек үзенең хәрби хезмәте турында сөйләргә яратмаган Добрыняга да ачылырга туры килә. 

–     Шартлау булганнан соң, карыйм: янда бер иптәшем, ерактарак тагын берсе яраланган. Тизрәк аларга беренче ярдәм күрсәтергә ташландым. Корабның бата башлавын аңлап, яралыларны коткару шлюпкаларына күчердек. Аннары исән-саулар суга сикердек, – дип сөйли ул.

Кораб диңгез төбенә китә. Ярга таба йөзәм, дип уйлыйсы да юк, күренми дә ул. Шуңа хәрби хезмәткәрләргә суда арлы-бирле йөзәргә туры килә. Өстәвенә, февраль ае бит. Су да салкын.  Шунда диңгезче: “Егетләр, ярдәм итегез”, – дип кычкыруларын ишетә. Командирлары була ул. Егет озак уйламый, беренче булып ярдәмгә ташлана. Тельняшкасын ертып, хәрбинең ярасын бәйли... Су салкынлыгы тәнне куырганда, бәхеткә, ярдәм судносының килүе күренә...

Добрыня Дормидонтов кыю, тәвәккәл булганга, каушап калмыйча, тиз арада ярдәм дә күрсәтә алганга, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 

“Улларым артына кача алмыйм”

2023 елның ноябрендә гаилә башлыгы – Андрей Александрович та, махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдереп, Ульяновск хәрби комиссариатында килешүгә кул куя. Гаилә өчен бу көтелмәгән хәл була, аяз көнне яшен суккандай кабул итә алар моны.

Ир-ат мондый җитди карарны кабул итәр алдыннан, күрәсең, озак уйланып йөргән. Ә аннары, барысы да хәл ителгәч, килешүгә кул куелып, юлга чыгып китәргә әзер булгач кына, якыннарын җыеп, дөресен әйткән. “Шулай хәл иттем. Барам. Уллары артына яшеренгән дип әйтмәсеннәр”, – дип, ныклы карарны җиткергән.   

Газетага язу өчен редакциядән хезмәткәр җибәреләчәген ишетеп, Наталья Петровна өенә килгән каенанасы Валентина Владимировна да сүзгә кушылды:

–     Улым саубуллашканда гына яныма керде. Авыр кабул итмәсен, аңлап та җиткермәсен дип, шулай эшләгәндер, – диде ул, тыярга мөмкинлек бирмичә, бит буйлап тәгәрәгән яшьләрен сөртеп. – Оныклар өчен кайгыра идем, хәзер йокысыз төннәрдә улым да уемнан чыкмый....

Андрей Дормидонтов бер тапкыр җитди сәбәп – әтисен мәңгелеккә озатканда гына кайткан. Ә ул, мәрхүм, улының махсус хәрби операциядә булуын белми дә калган. Авыруы сәбәпле, аны борчымас өчен, якыннары үзенә әйтмәгәннәр дә. “Андрей, акча эшләү өчен, еракка китте, тиз генә кайтмый әле ул”, – дип аңлатканнар. 

 Ә гаиләне матди яктан тәэмин итү өчен, ул, чыннан да, хәленнән килгәннең барысын да эшләгән. Тырышмый да булмый. Махсус хәрби операциядә катнашучы ике улдан тыш, бер-бер артлы туган тагын дүрт бала да бар бит. Аларның берсе – Аэлита Казан көллиятендә укыса, калганнары әле мәктәп яшендәгеләр генә...

Ир-атның тырыш булуын, авыл башына кергәч, ерактан ук күренгән зур мәһабәт өенә атлап керүгә үк аңлыйсың. Бу яңа йортка 2012 елда чыккан алар. 

–     Улым йөк аты кебек эшләде, тормышны алып барды. Кая эшче кулы таләп ителә, ул шунда китә. Без ирем белән өч ул үстердек. Кечкенәдән  кул арасына керделәр. “Берегез – идән, икенчегез савыт-саба юа, өченчегез малларны карый дип, эшләрне бүлә идем. Өзелгән сәдәфне дә алар үзләре кадый торган”, – дип сөйләде Валентина Дормидонтова.  

–    Әйе, ирем төзүче бит. Аның барысына да: агач эшенә дә кулы ятты, тимер-томырны да белде ул. Кирәк икән, тәрәзәсен куйды, ватылган машинаны, мотоциклны төзәтте, – дип сүзгә кушылды хатыны Наталья Петровна да. 

Андрей Александрович та якыннары белән элемтәгә чыккан кыска вакытта, уллары кебек, үзе турында сөйләми, алар хәлен белешә икән.

–     Ул: “Хәлләрегез ничек? Балалар исән-саумы?” – дип сораша да аннары: “Мине түгел, үзегезне кайгыртыгыз”, – дип, сүзне кыска тота, – дип куйды Наталья.

Ә әнисен исә ул: “Борчылма, догаларыңны укы һәм көт, ә мин кайтырмын”, – дип тынычландыра икән. Солдат, сүзләрең чынга ашсын, һәркайсыгыз Җиңү белән гаиләләрегезгә исән-имин әйләнеп кайтыгыз, дибез без дә.
Җиңү армиясенә кушыл! Контракт төзүчеләргә 2 000000 сумга кадәр түләнә. Әлки хәрби комиссариаты телефоны: 8(84346) 2-01-06.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев