Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

“Һәр көн көтеп яшим” – үз гаиләсе турында Лилия Тарынчева шулай сөйли

“Һәр көн көтеп яшим” – үз гаиләсе турында Лилия Тарынчева шулай сөйли.

Аның тормыш иптәше Николай махсус хәрби операция зонасында. “Мин һәрвакыт көтәм һәм яхшыга гына ышанам”, – ди ул.
Аларның танышуы бик кызыклы язмышлы. Әхмәт кызы Лилия Смоленск өлкәсендәге аграр колледжда укый. Түбән Кәчи авылы егете армия хезмәтен шунда үтә. Николай контракт буенча солдат хезмәтен дәвам итәргә карар кылгач, аларның юллары аерыла. Берничә елдан соң егет үзенең беренче мәхәббәтен эзләп таба һәм аңа бергә яшәргә тәкъдим ясый. 2019 елдан алар бергә. Никахта ул һәм кыз тәрбиялиләр.

тарынчев

“Тугандаш халыкны яклый”

Махсус хәрби операция башлану белән Николай тугандаш халыкны якларга барырга теләве турында әйтә. “Мин һәркемнең тынычлыкта яшәвен телим”, – дип белдергән ул. Аның карары белән гаиләсе озак ризалашмаган.  “Бәхәсләр дә,  үпкәләүләр дә булды”, – ди Лилия. – Мин моның  белән озак килешә алмадым. Ләкин барыбер аның теләге белән ризалаштым. Ул сугышчы, гаделлеккә ышана”. Узган елның маенда Николай Тарынчев контракт буенча хезмәт итәргә китә.  

“Андага халык Россия солдатларын көтә”

Контракт тәмамлангач, узган елның октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Николай махсус хәрби операция зонасына китә. “Украинада кешеләр рус солдатларын көтәләр, аларны якларга килгәннәрен яхшы аңлыйлар.  Кемгә начаррак, шуны якларга кирәк”, – дип аңлата Николай үз адымын. 

Лилия чын ир - егетләрнең шулай эшләгәнен аңлый һәм ире кырыйда калмаганлыгы, хаклылык өчен көрәшүе, илебезнең киләчәге, балаларыбызның тормышы һәм иминлеге, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган бабаларыбызның идеалларын саклау өчен көрәшүе белән горурлана.

тарынчев

“Мин балаларымның әтиләре белән горурлануларын телим”, – ди ул Лилиягә сирәк, ләкин озак көтелгән шалтыратуларда. “Минем әтием – герой”, – бер-берсен бүлдереп, балалар әтиләренең фото сүрәтенә бармак белән күрсәтәләр.

Николайның әнисе Раиса Николаевна 9 баланы ялгыз тәрбияли. Аларга дөрес тормыш кыйммәтләре сеңдергән. “Тиздән балалар өйләренә исән-сау һәм, әлбәттә, җиңү белән кайтачакларына ышанам. Ә без горурланабыз, яратабыз һәм көтәбез,” – ди Раиса Тарынчева.

Әти-әниләр, хатыннар, балалар…

Әлбәттә, бүген аларга иң авыры – туганнарыннан һәм яратканнарыннан аерылудан, билгесезлектән, көтүдән. Аларга бары тик ышану, көтү һәм дога кылу гына кала. Һәм бу искиткеч нык кешеләрнең батырлыгына һәм сабырлыгына сокланып кына була!
Николай Тарынчев Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Хәрби батырлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы”  медальләре белән бүләкләнә.
Контракт буенча хезмәт итү – Ватанны сакларга теләүчеләр өчен иң яхшы карар. Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә килешү буенча хезмәт итү,     ташламалар һәм түләүләр турында  heroes-tatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз. 

 

Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев