Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Яңа Салман авылыннан Денис Саттаров бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша

“Без укыган мәктәпнең идәннәре тактадан, саргылт-көрән төстә, баскычлары исә кызгылт-көрән, аның урта өлешендәге буявы күп йөрүдән ашалган, ә өстәл-парталары катлы-катлы итеп буялган иде”, – дип, сагынып искә алды Денис туган мәктәбен. Күңелендә белем йорты турындагы хатирәләре яңарганда, аның йөзендәге якынлык, ярату, рәхәтлек хисләренең балкуын күрү бер дә кыен түгел иде.

Мәктәп бусагасын атлап чыкканга, инде шактый еллар үткән.  Денисыбыз –матур гаилә башлыгы, ике акыллы малай әтисе. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ялга кайткан чакларында, элекке укучыбыз – мәктәбебездә кадерле кунак. Менә бу юлы да Денис Саттаров онытылмаслык очрашумизгелләре бүләк итте. 

Денис мәктәптә укыган вакытта ук, матур, бай сөйләм теле булуы белән аерылып тора иде, хәзер дә талгын гына, эзлекле сөйләве белән һәммәбезне үзенә каратып торды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга мавыктыргыч итеп, һәр әйтелгән фикеренә, бөтен очракка дәлилле җавап биреп, әңгәмәне кызыклы итте. 

Укучыларга белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим, кирәкле булуын әйтте. Һәрбер фәннең үзенчәлекләренә, тормышта кайсы очракларда, ни дәрәҗәдә кирәге чыкканны, коры сүз белән генә түгел, үз тәҗрибәсеннән чыгып, һәммәсен аерым – аерым мисаллар ярдәмендә аңлатты, ышандырды.

Денис – чын ватанпәрвәр. Чөнки ул туган илебезне, туган җиребезне ихлас ярата. Башка яшьләребез читкә, шәһәр җирлегенә китеп яшәүне отышлы дип санаган вакытта, гаиләсе белән туган авылыбызда яшәргә хәл итүен дә шуның белән аңлатты. “Чөнки монда һәр урам, һәр йорт, һәр кеше таныш, кадерле, якын. Авылдашлар бер – берсен яхшы белә, авыр чакларда - ярдәмгә, шатлык килгәндә уртаклашырга һәрвакыт әзер”, –ди ул. Үзен йотлыгып тыңлаган укучыларга туган җирнең, бигрәк тә читтә яшәгәндә, ничек газиз булуын, күз алларына килеп, төшләргә кереп сагындыруын әйтте. Шуңа күрә аны сакларга, якларга кирәклеген, Ватаныбызга тугры ул – кызлар булып, горур яшәүнең мөһимлеген искәртте. 

Авылдашыбызның туган җирен ихлас сөйгән ир-егет булуы анда яшәгән халыкларга, төрле милләт вәкилләренә хөрмәт белән каравында да ачык чагыла. Үзе рус милләтеннән булуына карамастан, элекке укучыбыз татар телен дә камил белә. Мәктәп укучыларына телләр белүнең өстен якларын да сөйләп күрсәтте. 

Хәрбинең киеме, шәхси әйберләре, кушаматы, аның ничек бирелүе, яшәү шартлары, ашау – эчү мөмкинлекләре, юыну, ял итү җайланмалары – һәммәсе укучыларны кызыксындырды. Кадерле кунагыбызның төгәл җаваплары, матур, мавыктыргыч сөйләме һәр күңелгә барып иреште. Чираттагы очрашу мизгелләре укучыларыбызга патриотик тәрбия бирүдә, көчле, батыр ир – егетләргә хас сыйфатлар тәрбияләү юнәлешендә һәм белем алуга җитди караш, кызыксыну уятуда әһәмиятле урын алып тора.

Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов Денис Данис улының олы йөрәге, батыр рухы, төрле өлкәдә чагылган ныклы белеме, бай сөйләме белән соклануын җиткерде. Махсус хәрби операция төгәлләнгәч, мәктәбебезгә укытучы булып кайтуын теләде. Денис бит мәртәбәле укытучылар нәселеннән! Ул үзе дә шаярып: “Нәселебездә мин – “ак карга”, чөнки әти-әнием, әбием – укытучылар, ә мин медицина юнәлешен сайладым”, – диде.  
Очрашу вакыты чыккач та, беркем дә таралырга ашыкмады. Аерым сөйләшүләр, истәлеккә фотога төшүләр һәм җылы теләкләр әйтелде.
Газиз туган авылыбызда кабат шатлыклы очрашу мизгелләре озак көттермәсен, сау-сәламәт күрешүләр, күк йөзләребез аяз булып, бәхетле яшәүләр насыйп булсын иде.

Гүзәлия Рәхмәтуллина, Яңа Салман. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев