Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” хоккей командасы сезонны җиңелүдән башлады

Иржи Секач, элекке командасы капкасына 2 алка кертеп, “ЦСКА”га җиңү китерде.

Бүген Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Мәскәүдә “ЦСКА”га җиңелде. “Ак Барс” өчен 2019-2020 еллар сезонындагы беренче уенынның исәбе – 3:2.

Бу уенда соңгы ике елны Гагарин кубогын откан командалар үзара көч сынашты (“Ак Барс” – 2018 елда, “ЦСКА” – 2019да). Яңа сезонда “Ак Барс” өчен барысы да яңа, тренерлары да, күп уенчылары алмашынган составы да. “Ак Барс”та өч сезон уйнаган Иржи Секач хәзер “ЦСКА” командасы һөҗүмчесе. “Ак Барс”ның капитаны да хәзер Александр Свитов түгел, ә Данис Зарипов.

“Ак Барс”ның яңа тренеры – Дмитрий Квартальнов. Зиннәтулла Билалетдинов та әлеге матчка килгән, тамашачылар арасында ул да бар иде. Бер якта ул унике сезон дәвамында җитәкләгән команда, ә икенче якта аның оныгы, “ЦСКА” сакчысы Александр Романов. Узган сезонда Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын Александр Романов бабасы командасы капкасына керткән иде.

Сезонның беренче уенында ук юбилей булды, “Ак Барс” һөҗүмчесе Джастин Азеведо өчен Континенталь хоккей лигасында үткәрелгән уеннар саны 400гә җитте.

Беренче период. Уенның тугызынчы минутында “Ак Барс” өчен бу сезонның беренче алкасын Владимир Ткачёв кертте (0:1).

Икенче период. Унтугызынчы минутта “ЦСКА” күпчелектә уйнаганда исәпне тигезләштерә алды, ә алканы Иржи Секач кертте. Период ахырына 31 секунд кала, Владимир Ткачёв, икенче алкасын кертеп, дубль ясады (2:1).

Өченче период. Сигезенче минутта “ЦСКА” һөҗүменнән соң “Ак Барс” капкасында голны белдерүче утлар янды, тик бу ялгышлык булып чыкты, Адам Рейдеборн алканы тотып кала алды. “Ак Барс” азчылыкта калды, һәм унынчы минутта, бишкә-өч форматында уйнаганда, “ЦСКА” һөҗүмчесе Линден Вей алка кертте (2:2). Унтугызынчы минутта Иржи Секач, үзенең икенче алкасын кертеп, “ЦСКА”ны алга чыгарды (3:2).

Командалар составы:

“ЦСКА”
Юханссон (Сорокин);
Капризов – Вей – Григоренко, Дальбек – Робинсон;
Мамин – Шалунов – Окулов, Киселевич – Марченко;
Секач – Светлаков – Телегин, Блажиевский – Нестеров;
Калинин – Андронов – Толчинский (Ртищев), Романов.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Ожиганов – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Фазылҗанов – Лямкин;
Глухов – Основин – Лукоянов, Хенкель – Журавлёв;
Петров – А. Галимов – Э. Галимов (Фисенко), Педан.

Киләсе уенны “Ак Барс” Финляндиядә “Йокерит” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 5 сентябрь 19:00 сәгатьтә башлана. 

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев