Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Актай” футбол мәйданчыгында мини-футбол буенча турнир үткәрелде.

30 августта “Актай” футбол мәйданчыгында мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Ул Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. 

 
Иртәнге сәгать 9 да башланып, кичке 7 гә кадәр дәвам итте ярыш. Тамашачылар да бик күп иде, алар бер-бер артлы алышынып та торды. Ә карар нәрсәләр күп булды турнирда. Уеннарда район үзәгеннән биш команда, Түбән Әлки, Апак һәм Иске Матактан яшьләр футбол командалары көч сынашты. 
Баштан ук барлык уенчыларны да әзерлеге югары булуны билгеләп үтәргә кирәк. Футбол кырына туп белән оста эш итүче иң өлгер егетләр чыкты. Шуңа да һәр уен чын тамашага әйләнде. Бу көнне җанатарлар мини-футболның барлык өстенлекләрен күрә алдылар. Уенчылар кызыклы комбинацияләр, бер-берсен аңлап эш итә белүләрен, шәхси осталыкларын күрсәттеләр. Әйтик, Түбән Әлкидән Марат Сәгыйровның капкага керткән тубы гына ни тора! Әйтерсең, тупны Зидан үзе капкага әйләндереп торып юнәлтте. Футбол белән якыннан таныш булмаучыларга аңлатып үтим: бу – көндәшеңне 360 градуска әйләнү ярдәмендә җиңү мөмкинлеге бирә торган алым. 
Иң яхшы һөҗүмче һәм бомбардир даны капкага 6 туп керткән “Актай” командасы уенчысы Риназ Хәбибуллинга эләкте. Үз командасы капкасын ышанычлы саклаган Роман Туманов (“Альтат” командасыннан) үзенең көчле голкипер булуын раслады. 
Иң яхшы сакчы итеп “Актай” командасыннан Алмаз Игъламовны таныдылар. Ул көндәшләренең һөҗүмен оста җимереп кенә калмады, мәйдандагы уенчылар белән дә бик белеп җитәкчелек итте. Финалда  “Актай” үзенең күпьеллык көчле көндәшен – “Альтат” командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Өченче урын хакына барган уенда “Әлки” командасы Иске Матак футболчыларын җиңүгә иреште. 
Шунысы да сөендерде: милли көрәш тренерлары Рәмзис Сәлахов белән Алмаз Абдуллин, үз укучыларын бер командага туплап, егетләрне мини-футбол турнирына бик яхшы итеп әзерләгән иделәр. Спортчылар көчле рухлы, җиңүгә омтылучан икәнлекләрен футбол кырында күрсәттеләр. Үләндә уйнау алымнарын һәм үзләренең осталыкларын күрсәтә белгән футболчыларның – район үзәгенең биш футбол командасында шөгыльләнүче егетләрнең тренерлары Рифкать Сәгъдиев.
Форсаттан файдаланып, әлеге педагогның балалар белән зур эшчәнлек алып баруын тагын бер кат билгеләп үтәсе килә. Ул җитәкләгән секциядә катнашучы балалар тренировкаларның берсен дә калдырмыйлар, уенга җаваплы карыйлар. Алар бөтен республиканы әйләнеп чыгалар. Моны мин улым Камил футбол белән шөгыльләнгәнлектән яхшы беләм. Ул һәм аның иптәш малайлары мини-футбол буенча республика чемпионнары да булдылар, бөтен Татарстанга районыбызны данладылар. Менә чирек гасыр инде Әлки районы Татарстанның авыл районнары һәм кече шәһәрләре арасында спортның бу төре буенча иң көчле командалар бишлегендә санала.  Бу исә Рифкать Сәгъдиевның тырышлыгы нәтиҗәсе, чөнки балаларның һәм яшьләрнең уңышлары артында әйбәт остаз тора бит.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев